поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.05.2010 «Яшьти» әдәби сәхифә

ЯШЬТИ ФИРДҮС ГЫЙМАЛТДИНОВ

Фирдүс Гыймалтдинов – күпкырлы шәхес, “шуның белән бәхетлемен, – ди ул. – Шигырь сырлаудан бер төрле ләззәт алам, яңалыклар алып барудан – икенче, сәхнәдә – үзенә бер төрле рәхәт. Моннан тыш проза да язгалыйм”.

Бүгенге яшьтиебез үзен шагыйрь дип санамый, шагыйрь булырга да омтылмый:

 

– 1998 елда мәрхүм Илдар абый Юзеев, шигырьләремне күрсәткәч, синнән шагыйрь чыкмас, энем, син публицист дип әйткән иде. Мин күңел өчен язам, шул гына. Наилгә җырлар язгалыйм, ул темаларын әйтә дә рифма оештырып бирәм. Шуңа күрә төрмә турындагы шигырьгә исегез китмәсен, – ди Фирдүс Гыймалтдинов.

 

Туган ягы: Буа районы Югары Лашчы авылы.

 

Уку/эш: 2005 елда КДУның журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган.

 

1998 елдан - Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе, аннан Яңа гасыр, 2005 елда – "Татарстан яшьләре", янә "Татарстан" телерадиокомпаниясе, рус телендәге яңалыклар алып баручысы, бүгенгә кадәр шунда эшли, директор урынбасары – яңалыклар хезмәте җитәкчесе.

 

Беренче шигыре ни турыда иде: “Әни турында иде, хәтерләмим инде, әнинең сыер савучы булуына дан җырлап язган идем”.

 

Аны борчый: "Мине күп нәрсә борчый, барысын да санап бетереп булмас. Гомумән, мин битараф кеше түгел, һәр нәрсәгә мөнәсәбәтем, фикерем бар.

 

Аның өчен иҗат ул: “Иҗат – тормыш ул. Кеше бөтен нәрсәгә – эшкә, мавыгуларга, хәтта мәхәббәткә дә иҗатка караган төсле карарга тиеш, минемчә. Хәтта контактта язышу да иҗат ул...”.

 

 

Мажорик балалар

(Наил Табанаков көе)

 

Әти алган машинада, әни биргән акчага,

Калада тузан күтәреп мажор балалар чаба.

Киемнәре – бутиклардан, кулларда алтын сәгать,

Әти-әнинең байлыгын туздыру ай-һай рәхәт!

 

Эх, мажорик балалар, затлы шәраб салалар,

Дөньяның артына тибеп, гөрләп яшәп калалар.

Бетсә әтинең акчасы, ул тагын урлар әле,

Ташлап кына китмәсеннәр әти-әни бер мәлне...

 

Учлап биргән акчаларга барысын сатып аласыз,

Эш кешесен мыскыл итеп, тормыш тәмен табасыз.

Тирә-юньдә – хезмәтчеләр, ә сез – илнең тоткасы,

Бетеп кенә китмәсен тик әти-әни акчасы!

 

Тик бер көнне ялгыз калгач, яши алырсыз микән?

Байлык беркем кулына да төшми җиде кат күктән...

Миңа гына җитәр диеп әти-әни маллары,

Типтереп яшәп яталар байларның балалары...

 

* * *

 

Бергә булыр чаклар күптән үткән,

Безнең язмыш түгел янәшә.

Мине ятлар белән бергә күреп

Читтән генә, зинһар, көнләшмә.

Куллардагы бәхет ачкычларын

Икебез дә теләп җуйдык без,

Шашып сөю уты күптән сүнде,

Бергәлеккә нокта куйдык без.

 

Ялгышларны төзәтергә диеп,

Бүтән килмә минем яныма,

Башкаларны сөйгән куллар белән

Миңа, зинһар, бүтән кагылма.

Мәхәббәттә горур булу зыян,

Горурлыгың бик соң оныттың,

Синсез үткән салкын төннәр артта,

Башка берәү җанны җылытты...

 

 

Карганмыйм язмышка

(Наил Табанаков көе)

 

Ишекне син яптың, башканы син таптың,

Мин көтәрмен диеп уйладың.

Ялгызлык бик яман, тик мин ялгыз калмам,

Тормышымнан мин әле туймадым.

 

Карганып язмышка, буылып сагышка

Мәңге яшәр диеп ялгышма.

Мин синнән көчлерәк, янымда бар терәк,

Хисләремә бүтән ябышма.

 

Китүләр бик авыр, җаннарны өшетә,

Сулкылдый күңелдә үпкәләр.

Артыңа борылма, яныма ыргылма,

Хисләр ул дөрли дә үтәләр.

 

Ник кабат кайтасың, җанга ут саласың,

Йөрәгем ачкычы бүтәндә.

Яратмыйм сине, бел, мәхәббәт була бер,

Үткәннең тузанын күтәрмә.

 

Саубуллашмыйм, төрмә!

(Наил Табанаков көе)

 

Янә чыктым атлап бусагаңны,

Капкаларың шартлап ябылды.

Ирек дигән гамьсез бу дөньяда

Ялгызымны тагын калдырдың.

Беркем көтми, беркем каршыламый,

Синдә калды барлык дусларым,

Туганнарым миннән йөз чөерде,

Күптән ябык барыр юлларым.

 

Саубуллашмыйм синең белән, төрмә,

Мин ирекнең белмим кадерен,

Чыгам бары кайтып күрер өчен

Мәрхүм әнкәемнең каберен...

 

Мин төрмәдә булган чакта әнкәй

Китеп барган якты дөньядан,

Улым кайтып бәхилләшер диеп,

Соңгы сулышкача уйлаган.

Таш диварлар мине җибәрмәде,

Кичер, әнкәй, юньсез улыңны,

Күзләреңә карап елар идем,

Күкрәгемә кысып кулыңны...

 

Балачактан төрмә булды минем

Яшәр, ашар, йоклар почмагым,

Артык иртә ташлап киттем, әнкәй,

Синең назлы, җылы кочагың.

Ә төрмәнең салкын куенында

Җаным күптән үлде, корыды.

Кабереңә, әнкәй, баш иям дә,

Кире кайтам, кайтам туп-туры.

 

Иреклеләр законнары белән

Яши алмыйм, ни хәл итәргә?

Сез чыгарган кануннарга төкереп

Туры килә кире китәргә.

Күпме язмыш инде ботарланган

Сезнең “гадел” УКа кулыннан,

Күпме кеше минем кебек йөри

Арлы-бирле төрмә юлыннан.

 

Мин иректә гаделлек күрмәдем,

Артык булдым сезнең дөньяга...

...Әйдә, атла, диеп, киерелеп

Әнә, ментлар кага аркага.

Сатлык адвокатлар басып калды,

Судья тиз-тиз кереп югалды,

Ә мин киттем янә этап буйлап,

Сау бул, әнкәй, поезд кузгалды...

 

Саумы, төрмә, янә кайттым сиңа,

Мин иректә урын тапмадым,

Инде бүтән җибәрмәслек итеп

Биклә тизрәк тимер капкаңны...

 

* * *

 

Кылычны тыктык без кыныга,

Башыбызны иеп бирештек,

Мәңгелек коллыка күндек без,

Мәңгелек коллыкка килештек.

Йөз еллар, гасырлар үтсә дә,

Күз яшьләре күптән кипсә дә,

Барыбер йөрәкләр Азатлык дип тибә,

Тынычланмыйсың күңел нигә?!

 

Тарихны сөйлимен балама,

Тарихыбыз – ачы хакыйкать,

Белеп үс син, балам,

син дә тыныч булма,

Без бөек, без милләт, мәмләкәт!

Йөз еллар, гасырлар үтсә дә,

Күз яшьләре күптән кипсә дә,

Буыннан-буынга

Азатлык дип сөйләп

Тапшырыла изге амәнәт.

 

Азатлык – искелек калдыгы,

Диеп бутамагыз башларны,

Үз вакыты җитеп,

аңыбызыга килеп,

Җыярбыз сибелгән ташларны.

Йөз еллар, гасырлар үтсә дә,

Күз яшьләре күптән кипсә дә,

Ышана бит күңел,

Күңел – үле түгел,

Әҗәлебез, бәлки, җитсә дә.

 

Ирекне сатуы бик ансат,

Чат саен торадыр сәүдәгәр,

Түземлекне генә сатып алып булмый,

Тырышмагыз, зинһар, бу кадәр!

Йөз еллар, гасырлар үтте дип,

Күзегездә яшьләр кипте дип,

Ышанычларыгыз,

Куанычларыгыз,

Белегез – иртәрәк, иртәрәк!

 

Кылычны тыктык без кыныга,

Башыбызны иеп бирештек,

Мәңгелек коллыкка ләкин бирешмәдек,

Мәңгелек көрәшкә ирештек...

 

Кичерү юк

 

Елга суы тып-тын ага,

Әйтерсең берни күрми,

Әйтерсең лә ярларының

Аерылганын белми.

Битараф салкын суларның

Ике ярда юк эше,

Салкын елга суларыдай,

Ник бәгырьсез бу Кеше!

 

Сулар ага, ярга кага,

Ярлар бүленеп кала,

Кичерү юк, кичерү юк,

Парлар аерганнарга!

 

Ике ярны бүлгән елга,

Очраштырмый мәңгегә,

Ярларның сүзсез сыкравы,

Кадаладыр бәгырьгә.

Битараф салкын сулардай

Кешеләр була җансыз,

Ник керәләр араларга,

Парны калдырып парсыз.

 

Елга суы кибәр диеп,

Өметләнә ике яр,

Яңадан кавышырбыз дип,

Көтә җирдә күпме пар.

Битараф салкын суларның

Кибүләре икеле,

Сулар аша сагышланган

Без ике яр шикелле.

 

Группадашларыма багышлап

 

Еллар уза, Азат әмериктә,

Гөлгенә дә океан артында,

акыл инде кереп бетә дибез,

тик күңелләр һаман тартыла.

Рәсимә дә килә мыгырданып,

Эльмираның – шәхси шоферы,

Ә Данилның хәзер үз сайты бар,

Әнә – Илнур, төркем батыры!

Мәскәү халкын очсыз джинсыга

Кинәндерә Арслан дустыбыз,

Әйдәгезче, янә җыелышыйк,

Гөрләп торсын горур группабыз!

Зөлфиябез - "Город" йолдызы,

Пенсияне чутлый Рамилә,

Тик һәрберсе, сүз куешкан көнне

Очрашабыз дип, шашынып килә.

Нәфис әйтер мишәрчәне кушып,

Балтачныкын өстәр Сәрия,

Бер төрттереп, көлеп алыр өчен

Яшьлек очрашуына Мин киләм.

Гөлнараның да эшләре тыгыз,

Тик онытмый, тота хәтердә,

Гөлшат, әнә, безнең кыланмышны

Исенә төшереп көлә дә көлә.

13 72 диеп горурланып

Җыелабыз табын артына,

Бер-беребезне мактап тостлар әйткәч,

Күңел үсә, күңел талпына.

Очрашыйкчы, дуслар, күрешикче,

Төркем булып яшәү күңелле,

Искә алыйк җүләр яшьлекләрне,

Җилкендерик гел яшь күңелне.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»