поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
09.05.2019 Ир белән хатын

"Ирең өйгә кайткач, ашатасың да шуның белән бетте димә"

Бердәмлек газетасының беренче хезмәткәрләре арасында булган Идеал Галәүтдинов һәм җефете Таисә апа 13 майда зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Редакция хезмәткәрләре аларны шушы юбилей белән котлап, бәхетле тормыш серләре белән уртаклашуларын сорады.

- Идеал абый, сез Таисә апа белән ничек таныштыгыз?
 
- Ленинградның хәрби академиясендә укып йөргән 1964 ел иде бу. 8 Март бәйрәме алдыннан татар егетләре-кызлары кич утырырга җыелдылар. Шунда күзем бер чибәркәйгә төште бит. Сирень төсендәге күлмәк кигән кара кашлы, кара чәчле, зифа буйлы кыздан күземне ала алмадым. Менә магнитофон тасмасыннан салмак бию көе яңгырады, һәм мин кызны биюгә чакырдым. Дулкыннарыбыз туры килгән ахыры, мине ниндидер шайтан котырта сыман – җырлап та күрсәтәм, биеп тә китәм, шаян сүзләр дә сиптерәм... Гашыйк уты шулдыр инде ул.
 
Кичә тәмамлангач, мин аны өенә кадәр озата киттем. Килеп җиткәндәрәк: “Бик ошадың, Таисә. Мин сиңа өйләнер идем”, - дигәнемне сизми дә калдым. Кыз аптырады кебек. Каш астыннан бераз карап торганнан соң: “Бар әле, кайтып йокла, соңрак сөйләшербез”, - дип куып җибәрде. Тик мин җебеп кала торганнардан түгел, әлбәттә, киткәндә тәмле генә иттереп бер үптем үзен.
 
 
8 Март көнне, өйләдән соң, Ленинградта яшәүче абыемны баш кода итеп алдым да кыз сорарга киттек. Риза булды бит, һәй! Язылышуны озакка сузмадык, 13 майда Язылышу Сараенда вәгъдәләр бирешкәннән, ә мулла абзый никах укыганнан соң бик күңелле генә туй ясадык. Күз ачып-йомарга да өлгермәдек, 55 ел гомер узган да киткән.
 
– Гаиләгездә кем хуҗа соң – полковникмы әллә өлкән сержантмы?
 
– Әйе, минем хатын өлкән сержант званиесендә шул. Устав нигезендә, әлбәттә, полковник өстен булырга тиеш. Ләкин гаилә тормышы - хезмәт итү түгел бит ул. Шуңа да карамастан, ир хуҗа булырга тиеш. Ул Коръәндә дә, башка дини китапларда да шулай язылган. Хуҗа булу – уңга-сулга приказлар биреп, хатыныңны буйсындырып, җәберләп яшәү түгел, әлбәттә. Бөтен җаваплылыкны үз өстеңә алу, гаиләңне җитешле итү, балаларны тәрбияләргә булышу, яклау һәм саклау ир эше, дип саныйм. Моны хатын да аңларга, “мин-минлеген” “кызыл сандыгында” тотарга тиеш. “Ир итүче дә - хатын, юк итүче дә - хатын”, - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Гаилә ныклыгында хатынның өлеше бик зур.

– Яшьлек мәхәббәте гомер буе сакландымы, әллә какшаган чаклары да булгаладымы?
 
– Мәхәббәт бит ул күпкырлы зөбәрҗәт ташы сыман. Йөрәктә кабынып киткән тиле хисләрне акыл җиңәргә тиеш. Гаилә ул бик күп вак-төякләрдән тора. Яшьлектә, башкалар белән мавыгып китеп, тормышыңның нигезен җимерә башласаң, мәхәббәт хисләрең юкка чыгарга да ихтимал. Ә гомер баскычыннан менгән саен акыл күбрәк өстенлек ала, гаиләдә ихтирам, җаваплылык арта. Гомумән, мәхәббәт хисләре йөрәктә какшамый саклана ул. Туган һәр таңыгыз кадерле икән - димәк, сез бәхетле, гомерегез заяга узмый.
 
– Таисә апа, офицер хатыны булу өчен нинди сыйфатлар кирәк?
 
– Хәрби хатыны булу җиңел түгел, әлбәттә. Ирең офицер икән, син аның приказга, хәрби присягага буйсынуын аңларга тиеш. Яшьлектә өлкән лейтенантка кияүгә чыкканда ул хәлне бик аңлап бетерми идем. Төрле гарнизоннарда хезмәт иткән чакларда, ирем командировкаларга киткәндә, дежур торганда авыррак булды шул. Ул бит 30 елдан артык вакытын хәрби хезмәттә булды. Куркыныч хәлләр дә урап узмады гаиләне. Хәрби хезмәттә ансыз мөмкин түгел.
 
Офицер хатыны исеме дәрәҗәле булса да, җаваплылыгы да зур. Ирең өйгә кайткач, ашатасың да шуның белән бетте димә. Йөрәгенә юл салу өчен якты йөз, ачык чырай күрсәтү, юри-мари гына булса да, мактап җибәрү дә артык түгел. Иреңнең хезмәтенә бәя бирә белү дә кирәк.
 
– Таисә апа, гаилә бәхете – балалар. Сезнең йөрәк җимешләрегез бүген ничек яши?
 
– Наиләбез – фәлсәфи фәннәр кандидаты, ә кече кызыбыз Лилия социаль яклау министрлыгында белгеч булып эшли. Аның кызы Әдилә “алтын” кыз булып чыкты: мәктәпне алтын медальгә, аэрокосмик университетын һәм экономика институты бакалавриятын Кызыл дипломнарга тәмамлады. Оныгыбыз Тимур – Казан федераль университеты студенты, 6нчы сыйныфта укучы Самира да гел бишлеләр күтәреп кайта. Барысы да музыкаль белем алдылар. Әтиләренең җыр-моң яратуы, гармунда уйнау сәләте балаларга да күчкән, күрәсең. Шулай итеп, без дә “гаилә институтын”ың 55 еллыгын бишлегә тәмамладык бугай.
 
– Идеал абый, Таисә апа! Сез икегез дә яшь, чибәр күренәсез. Моның сере нәрсәдә?
 
- Ходай биргән гомернең һәр мизгелен кадерли беләсең икән, яшьлектә корылган тормышның киләчәген кайгыртып яшисең икән, димәк, гомерең заяга узмаячак. Тик йөрәгеңдә хөсетлеккә һәм явызлыкка урын бирмә, якты хисләр булсын юлдашың.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 09.05.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»