поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.05.2019 Бәйрәм

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән тәбрикләде.

"Хөрмәтле татарстанлылар!
 
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
 
Сезне гомумхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
 
Сугыш уты көйдергән җиребездә Бөек Җиңү турында хәбәр алынган шатлыклы көннән бик күп дистә еллар узды. Әмма фаҗигале һәм героик бу чор вакыйгалары буыннар арасында рухи-патриотик бәйләнеш чылбырының какшамас бер өлеше булып хәтеребездә мәңге сакланыр.
 
Дошман явы безнең ил буйлап дәһшәтле давыл кебек узды, үз юлындагы меңнәрчә шәһәрне, ун меңнәрчә авылны җир белән тигезләде, егерме алты миллионнан артык кеше гомерен өзде. Кешелек тарихындагы иң коточкыч, канкойгыч бу орыш берәүгә дә – балаларга да, хатын-кызларга да, картларга да мәрхәмәт күрсәтмәде, күпмиллионлы халыкның һәм һәркемнең йөрәгенә төзәлмәслек тирән яра салды.
 
Бөтен ил бер булып фашизмга каршы изге көрәшкә күтәрелде. Фронтта, рәхимсез ачлык буып алган Ленинград камалышында, тылда – көн-төн тынып тормый торган станоклар артында, колхоз кырларында һәм конструкторлык бюроларында – һәркайда совет кешеләре мәмләкәтебез азатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәште, шул рәвешчә Җиңү Көнен якынайтуга өлеш кертте.
 
Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән артык кеше фронтка китте, шуларның яртысы диярлек туган нигезенә әйләнеп кайта алмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов һәм язмышлары каһарманлык, хәрби бурычка тугрылык үрнәге булып торган шундый тагын бик күпләрнең исеме мәңгелек данга күмелде. Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган шигъри юлларын моңа мисал итеп китерергә була: «Батыр үлә, үлмәс ат алып, батырлыкларбелән макталып. Исмең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык»!
 
Бүген без һәлак булган каһарман сугышчыларның якты истәлегенә баш иябез, арабызда яшәүче фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешенчә олылау һәм зурлау күрсәтәбез. Хөрмәтле ветераннар, батыр, хезмәт сөючән, зирәк булганыгыз, республикабыз тормышында актив катнашуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт! Озын гомерле булыгыз!
 
Безнең туган җиребез башка беркайчан да сугыш афәтен күрмәсен, хатыннар һәм әниләрнең, балаларның кайгы-хәсрәттән күңеле сызмасын! Ватаныбыз,геройлар васыять иткәнчә, хөрлектә һәм тынычлыкта яшәсен!
 
Сезгә чын йөрәктән бәхет, игелек һәм иминлек телим! Бөек Җиңү бәйрәме мөбарәк булсын!", - диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавында.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.05.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»