поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
06.05.2019 Шоу-бизнес

Айсылу Габдинова: "Туй үткәрмәячәкбез"

ТНВ телеканалында «Кайнар хит» тапшыруының алып баручысы, «Алабута» җыры белән танылган җырчы Айсылу Габдиновага кияүгә чыга. Айсылу белән әңгәмә кордык.

—  Айсылу, ихластан котлыйбыз сине! Кем инде ул бәхет кошын тоткан егет?
 
—  Рәхмәт бик зур! Аның турында сөйлисем килми. Әле үзем дә ышанып бетә алмыйм кебек. Бәхетемә күзләр тимәсен. Егет белән бер ел чамасы бары тик дуслар булып кына йөрдек. Ә менә 2018 елның декабрь аенда йөреп киттек.
 
—  Кайчан аны яратуыңны аңладың?
 
—  Беләсеңме, элек, руслар әйтмешли, «промелькнула искра» дигән сүзне аңламый идем, ә бу мөнәсәбәтләрдә, гомумән, башкача. Хәтерлим: гастрольләр белән башка шәһәргә китәргә кирәк иде. Димәк, аның белән сау буллашырга кирәк. Ә минем аның белән бер дә хушлашасым килми иде.
 
—  Нишләп бер ел чамасы дуслар гына булдыгыз?
 
—  Без төрле шәһәрләрдә яшибез, шуңа күрә очрашып йөри алмадык. Ләкин бүген инде әлеге мәсьәлә хәл ителеп килә. Миңа аның белән тыныч. Һәм ул татар! Бу минем өчен бик мөһим, мин рус егетләре белән, гомумән, аралашып та тормый идем.
 
—  Туйны кайчанга планнаштырасыз?
 
—  Туй үткәрмәячәкбез. Никах туен җәй көнне үткәрергә планнаштырабыз.
 
—  Никах күлмәкләрен караштырасыңмы?
 
—  Мин күлмәкне сатып алдым инде. Әлегә аны күрсәтмим, никах көнне социаль челтәрләргә куярмын.
 
- Димәк, син көне буе яулыкта йөричәксең?
 
—  Никахның мәчеттә үтә торган өлеше беткәч, бәлки салырмын да. Тик чәчем матур булмыйячак. Кызык сорау, уйланып карарга кирәк.
 
—  Җырчылар арасыннан кемнәрне чакырырга уйлыйсыз?
 
—  Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Илнар Миранов, ТНВ телеканалыннан берничә кешене чакырырмын бәлки. Әлегә төгәл исемлек юк. Әйтергә онытканмын: әтием Айдар Габдиновны да чакырмыйча булмас (көлә).
 
—  Туй чыгымнар таләп итә. Матди яктан хәлләр ничек?
 
—  Әлеге сорауны әти-әниләр хәл итә. Акча кирәген аңлыйбыз инде. Ләкин, Аллага шөкер, без эшлибез. Бар да яхшы булыр!
 
—  Айсылу Габдинова гаилә дип сәхнәдән китә алырмы?
 
—  Юк, сәхнәдән бер дә китәсем килми. Гаиләдә яхшы хатын, сәхнәдә уңышлы җырчы була алырмын дип ышанам. Бары тик тырышырга кирәк.

—  Булачак ирең сәхнәгә якын кешеме?
 
—  Ул җырларга ярата, җырны аңлый белә, ләкин сәхнә кешесе түгел. Булачак иремнең җырлавыма бер дә каршы булганы юк. Киләчәктә ул минем продюсерым булырга хыяллана.

—  Син сораган мәһәр хакы күпме?
 
—  Бергә сайларбыз дип уйлыйм. Гадәттә алтын бүләк итәләр дип беләм. Һәрбер кеше үзе хәл итә инде, егет кешенең матди яктан нинди хәлдә булуыннан тора.

---
ТНВ
№ --- | 05.05.2019
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»