поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
03.05.2019 Шоу-бизнес

Мөнир Рахмаев: “Илсөяргә кадәр булган мөнәсәбәтләрдә хыянәт иткәнем булды”

«Кайчан өйләнәсең?», — дигән сораулар белән җырчы Мөнир Рахмаевка еш мөрәҗәгать итә идек. Бүген исә ул буйдаклар арасында юк. Апрель башында Мөнир үзенең «Instagram» битендә сөйгән яры белән никахлашуы турында хәбәр итте. Күпләр өчен әлеге мәгълүмат көтелмәгән булды Бүген исә ул курыкмыйча: «Мин өйләнгән», — ди. ТНВ хәбәрчесе аның белән аралашып алды.

«Атналап өйгә кайтмаган чакларым була»

— Мөнир, беренчедән, өйләнүең белән тәбрик итәм. Булачак хатының белән нинди шартарда таныштыгыз?
 
— Рәхмәт! Без бер дә көтелмәгәндә таныштык. Ул минем электрон почтама ялгыш язды, мин аңа җавап итеп ялгышуын язып җибәрдем. Шулай итеп әкрен-әкрен генә аралашып киттек. Соңыннан мин аңа очрашырга тәкъдим иттем. Беренче очрашуга барганда ук, Илсөярнең (Илсөяр — Мөнир Рахмаевның хатыны — автор) минем хатын булачагын белгән идем инде. Үз кешем икәнен тойдым.
 
— Тиз арада гашыйк булдың, димәк?
 
— Барысы да ничек кирәк, шулай булды. Тиз дә түгел, озак та түгел. Әле хәтерлим: башта аралашып алдык та, соңыннан, минем гастрольләргә китүем сәбәпле, аралашуны туктатып тордык. Ләкин әйләнеп кайткач, янәдән аралаша башладык, һәм үзеннән-үзе йөреп кителде шунда.

— Ул сине җырчы буларак белә идеме?
 
— Юк, ул, гомумән, татар эстрадасын тыңламый. Хәзер минем берничә җырымны гына белә. Һәм иң мөһиме: аның өчен мин җырчы түгел. Ул мине ир-ат буларак күрә.

— Еш талашасызмы?
 
— Юк, талашуларсыз яшәргә кирәк. Мин безнең мөнәсәбәтләрдә баш, шуңа күрә соңгы сүзне гел мин әйтәм, барлыкка килгән мәсьәләләрне үзем чишәм. Аллага шөкер без бер-беребезне аңлыйбыз, яратабыз.
 
— Арагызда көнләшү бармы?
 
— Без бер-беребезгә ышанабыз. Минем атналап өйгә кайтмаган чакларым була. Ул мине ашарга пешереп каршы ала, елмаеп, озата. Бер-береңә ышанырга кирәк — бары шул.
 
— Камыт комаучаламыймы?
 
— Юк, бер дә комаучаламый. Яшь чак инде күптән артта калды. Йөрмәдем, күңел ачмадым түгел, төрле хәлләр булды. Хәзер минем өчен гаилә иң беренче урында!
 
— Төрле хәлләр булды, дисең. Әллә хыянәт иткәнең дә бар иде?
 
— Әйе, хыянәт иткән чаклар булды. Ләкин Илсөяр белән башкача, минем аңа хыянәт итәсем килми. Миңа тынычлык кирәк. Һәм әлеге тынычлыкны мин хатыным янында тоям. Калганнарга карыйсым да килми!
 
— Илсөяр синең хыялыңдагы хатын параметрларына туры киләме?
 
— Әйе! Эчке дөньясы да, хыяллары да, ул үзе дә миңа туры килә. Белеме бар, үзе эшли. Холкы минем әниемнекенә охшаган: әни әти янында тыныч, ләкин безгә әни буларак ул беркайчан да үзен көчсез итеп күрсәтмәде. Хатын-кыз ирен тыңларга тиеш. Өйдә яткан хатын-кызларны өнәп бетермим. Һәр кешенең шөгыле булырга тиеш.
 
«Кесәдә өч йөз сум акча булган чагым бар иде»

— Сезнең гаиләләрегезнең матди ягы туры киләме?
 
— Туры килә дип әйтә алам. Хатыным үзен-үзе акча белән тәэмин итә ала. Әти-әниләре дә акчасыз утырмыйлар. Барысы да Аллага шөкер.
 
— Сез хәзер текә машинада йөрисез, фатирыгыз да берәү генә түгел. Ләкин бер ун ел элек сез тулай торакта торган идегез. Акча кайдан аласыз?
 
— Әйе, өем дә, ике фатирым да бар. Яшермим: кесәдә өч йөз сум акча булган чак та бар иде. Акча булмаганлыктан укудан тулай торакка җәяүләп кайта идем. Бүген бар булган әйберем үземнеке. Мин эшсөючән. Мине белүчеләр көне-төне эшләргә әзер булуымны беләләр. Мин акчам булмаган вакытларга рәхмәтле. Алар акчанын кадерен белергә кирәген аңлаттылар.
 
— Җырлап кына баеп китеп була әллә?
 
— Башка өлкәләрдә дә шәхси бизнесым бар. Мәсәлән, матурлык салоны, машина юу салоны һәм башкалар.
 
— Әлеге бизнесларны ничек ача алдыгыз?
 
— Мин беркайчан да хыялланудан курыкмадым. Бары тик алга бардым, тырыштым. Әлеге тормыш сөрәннәрем миңа ярдәм итә. Берничә киңәш бирә алам. Мәсәлән, күзләрегезне йомыгыз да, кем булырга теләвегезне күз алдыгызга китерегез. Тагын бер әйбер: белмәү наданлык түгел, белергә теләмәү наданлык. Һәм, әлбәттә, уңыш күктән төшми. Үзеңне «супер герой» итеп күз алдына китерергә дә, эшләргә, тырышырга кирәк. Һәм иң мөһиме: курыкмаска! Җаваплылыкны тоеп, эш итәргә кирәк.
 
«Хәзер эте дә, бете дә җырлый»

— Сезнең өчен сөенүчеләр күбрәкме, көнләшүчеләрме?
 
— Сөенүчеләр бик аз, дип әйтә алам. Кайберләре сөенгәннәрен күрсәтәләр, ләкин аларның шатлануы ялган. Начар яшәмим, Аллаһка шөкер, барысы да бар. Ә кеше көнләшә…
 
— Бәлки бәхетле мизгелләрдән фотолар кую кирәкмидер?
 
— Бәлки, кирәкмидер дә. Күз тияргә мөмкин. Башта никах фотосын куймам дип уйлаган идем, соңыннан кәефем яхшы булгач, фото белән бүлешергә булдым.
 
— Нигә сез татар эстрадасыннан читләштегез?
 
— Татар шоу-бизнесы хәзер бик үзгәрде. Барысы да акчадан тора. Син дә, безнең янда утырган ханым да җырчы була аласыз, бары тик акча гына булу — шарт. Хәзер эте дә, бете дә җырлый. Йөзләгән җырчылар арасыннан берничә җырчыны гына аерып алып була. Җырчы кешенең үз образы, үз җыры булырга тиеш.
 
— Туйны кайчанга планнаштырасыз?
 
— Әлегә төгәл белмим. Уйлыйбыз: кирәк микән ул туй, юк микән? Без рәсми рәвештә ир белән хатын инде. Бары тик туй дигән тантананы үткәрергәме яисә үткәрмәскәме дпп уйлыйбыз. Илсөярнең дә туй дип исе китми, минем дә. Ләкин әгәр дә туй үткәрсәк, гөрләтәчәкбез, Аллаһ боерса.

— Ширбәт аен планнаштырасызмы?
 
— Әйе, уйланабыз. Кайсы якка очарга икәнен төгәл белмибез.
 
— Алга таба Казанда яшәргә уйлыйсызмы?
 
— Әлегә Казанда яшибез, ләкин алга таба башка илгә күчеп китәргә планнаштырабыз. Барысы да Ходай кулында.

---
ТНВ
№ --- | 03.05.2019
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»