поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
01.05.2019 Җәмгыять

Казанда аквапарк ябыла?

«Балама, бәйгедә җиңгән өчен, бүләккә аквапаркка бушлай билетлар бүләк иттеләр. Тиздән кызымның туган көне. Мәҗит Гафури урамындагы аквапаркта океанариумны күрергә, кызыклы уеннарда күңел ачарга да була.

Туган көнне шунда гына уздырырбыз дигән идек тә, аквапаркка шалтыраткач, телефонны алмадылар. Барып карасак, ул бөтенләй эшләми икән. Ни өчен аквапаркны япканнар? Ул кайчан ачылачак соң?» - дип яза Казаннан Әлфия Һадиева.
 
Мәҗит Гафури урамындагы күңел ачу комплексы чынлап та әлегә ябык. Татарстанның Югары суды карары белән, күңел ачу үзәгенең эшен вакытлыча туктатырга булганнар. Сәбәбе – бинада шәһәр төзү законнары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән тәртип бозулар күзәтелгән. Дөрес, үзәкнең администрациясе моның белән килешеп бетә алмый. «Барионикс» аквапаркының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бинада янгын куркынычсызлыгы белән бәйле 120 җитешсезлекнең күбесен төзәткәннәр, бары документларны рәсмиләштерүгә кагылышлы хаталарны рәткә китерәсе генә калган. Моны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре дә раслады, диелә сайттагы хәбәрдә. Әмма әлегә күңел ачу үзәге барыбер ябык. Үзәк администрациясе тиешле органнардан рәсми җавап көтә.
 
Чынлыкта үзәктә кешегә бернинди дә куркыныч янамый, диелә сайттагы хәбәрдә. 2015 елда да аквапаркны ябу турында сүзләр йөргән иде, ул чакта бар җитешсезлекләрне төзәттеләр. 2015 елдан алып 2018 ел аралыгында янгын куркынычсызлыгы буенча күп нәрсә эшләнгән, заманча сигнализацияләр куелган, ялкынны автомат рәвештә су белән сүндерү җайланмасы көйләнгән, ул-бу була калса, кешеләрне эвакуацияләү, төтенне суырту, порошок ярдәмендә янгын сүндерү – барысы да яңартылган. Бу эшләр өчен барлыгы 150 миллион сум акча сарыф ителгән.
 
Күңел ачу үзәгенең ябылуы турында хәбәр анда эшләүче хезмәткәрләрне дә борчый. Үзәк ябылса, 500дән артык хезмәткәр эшсез калачак дигән сүз. Казанда күңел ачу үзәкләре күп булса да, туристлар, халык бу урынны якын итеп өлгергән иде инде. Бер билет белән бөтен уеннарда күңел ачу мөмкинлеге биргән уникаль парк та Казанда бердәнбер иде.
 
Администрация хәбәр иткәнчә, аквапаркта елына кимендә 70 мең турист ял иткән. Аеруча гаилә белән су коену өчен уңайлы урын булып саналган ул. Океанариумда диңгезгә бармыйча да ташбакаларны, крокодил, чын акулаларны күрергә мөмкин булган. Үзәк ябылган очракта ул хайваннарны кая куярга дип тә борчылалар. 3 меңнән артык су хайваны, акула, сирәк очрый торган балыклар, пингвиннар – барысы да зыян күрергә мөмкин.
 
Дөрес, борчылырга әле иртәрәк. Үзәк вакытлыча ябылган. Ничек кенә булмасын, хәзер кеше йөрмәгәч, акча да керми. Димәк, үзәк бушка эшли. Коммуналь хезмәтләр өчен генә дә бу зур бинага аена ике миллион сумнан артыграк акча түләргә кирәклеген исәпкә алсаң, мондый шартларда үзәк күпмегә түзәр, билгесез.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 24.04.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»