|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанның бер мәктәбеннән мең кешене эвакуацияләгәннәрКазанның Әмирхан урамындагы мәктәптән кыска ялганыш барлыкка килү аркасында бер мең кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Бүген 112 бердәм номерына 132нче мәктәптә спорт залындагы яктырткычта кыска ялганыш хасил булуы хакында хәбәр килде. Урынга янгын сүндерүчеләр юл тотты», - дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Әле янгын килүчеләр килгәнче үк бинадан бер мең кеше урамга чыккан, шуларның 899ы – укучылар, дип яза агентлык.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|