поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
30.04.2019 Шоу-бизнес

Салават Испаниядәге хәлләрдән соң постын алып аткан - аның урынына... үрдәкләр (ВИДЕО)

Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән Испаниядә күңелсез хәл булган - җырчыны Барселонада талаганнар дип хәбәр иткән идек.

Барселона полиция участогында утырганда ул: "Дусларым сезне түгел, ә дошманнарны сөендерәсем килә. Машиналарны ватып, барысын да алып киттеләр. Спорт киеменнән һәм бер телефон белән калдык. Белегез, иң шәбе - Казанда, Татарстанда яшәү икән", - дип уртаклашкан иде артист.

Күп тә үтмәде, Салават Зәкиевич ни сәбәпледер Испаниядәге хәлләр турындагы әлеге постын бетереп атты. Аның урынына җырчының шәхси аккаунтында кыр үрдәкләре белән видео калган.

"Җәмәгать, менә чыгып барам, әй Алла, кыр үрдәкләре асфальттан җәяү йөри! Менә шундый көннәргә килеп җиттек", - дип сөйли кадр артында Салават Фәтхетдинов. 

"Кая киттегез, әй?! Кая киттегез? Кояш баеп ята - ике кыр үрдәге җәяү китеп бара... Мин театрга барам - болар кая юл тотадыр. Давай, пока!...", - дип көлә Татарстанның халык артисты.

Тамашачыларга бу видеода иң ошаганы үрдәкләр дә түгел, Салаватның чын күңелдән яратып, кеткелдәп, ихлас көлүе булган. 

"Салават абый бигрәк тә йомшак күңелле инде. Берсе булса выжт итеп узып китәр иде куркытып. Ә безнең Салаватыбыз алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп бара кытыр-кытыр көлеп. Ничек яратмыйсың ди бу Салават абыйны".

"Әй рәхәтләнеп көләсез инде, тәмен табып".

"Салават концертына баралар".

"Салават абый, көлүеңне яратам!!!"

"Гомеремдә бер булса да, Салават абый мина шушылай дәшсен иде ул, "әй" дип булса да!"  - дип язалар тамашачылары.
 
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 30.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»