поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.04.2019 Мәдәният

Театр – күңелләргә юл салучы сәнгать

Похвистнево районының Гали авылында 11нче мәртәбә Расих Латыйпов исемендәге “Халкым минем” иҗат фестивале уздырылды. Ул Самара өлкәсе татарлары өчен генә түгел, тирә-як регионнар өчен дә әһәмиятле мәдәни вакыйгага әверелде. Быел ул Театр елына багышланган иде.

Театрны кеше күңеленә юл салучы сәнгать дип атыйлар. Чөнки театр - халыктан, ә халык үз тормышын тасвирлап күрсәтүче театрдан башка яши алмый. Гомумән, татарлар - театр сөючән милләт. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да: “Театр - безнең киләчәк, көнкүрешебез өчен файдалы һәм өмидле бер нәрсә”, - дип язган бит.

 
Иҗади фестивальдә Похвистнево һәм Камышлы районнарының татар авылларыннан килгән театр коллективлары чыгыш ясадылар. Сәхнә башта балаларга бирелде. Галилеләр Гүзәлия Тарханованың “Өч теләк” әкиятен сәхнәләштергән булсалар, яңамансурлылар “Алтын балык” әкиятен күрсәттеләр.
 
Өлкәннәр бәйгесен Гали авылының театр коллективы башлап җибәрде. Алар Туфан Миңнуллинның “Бәхетле кияү” әсәрен сайлап алганнар. Комедия геройлары ачыктан-ачык дошманлык күрсәтмиләр, каршылык тик аңла-шылмаучанлыктан килеп чыга. Беренче мәртәбә кунакка кайткан кияүләрен һәм күптән күрмәгән кызларын Харис ага белән Нәфыйга апа бик салкын каршылыйлар. Татар милләтенә бу һич тә хас булмаган нәрсәдән кияүләре Нури да, кызлары Мөнирә дә нишләргә һәм нәрсә әйтергә белми торалар. Аңлашылмаучанлык икенче көнне, төнлә явып үткән яңгырдан соң гына ачыклана. Эш менә нәрсәдә икән: күптән яңгыр яумаганлыктан, игеннәрнең кибү куркынычы туган. Шушы кайгы Харис ага белән Нәфыйга апаның кияү кайту шатлыгын да томалаган, әлбәттә. Ә төнлә явып үткән яңгырны авыл халкы, кияү алып кайткан дип, яхшыга юрыйлар. Шулай итеп, иртән уянган халык әллә яңгырга, әллә Харис аганың киявенә бик тә сөенәләр.
 
Яңа Мансур үзешчәннәренең - “Кич утыру”, ә Мәчәләй авылының “Шатлык” театр коллективының “Шифаханәдә булган вакыйга” күренешләреннән соң, Камышлы районының Балыклы авылы артистлары Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ыннан өзек күрсәттеләр. Ләкин шул кыска гына өзек тә Вәли ролен башкаручы Ленар Абсаттаровның талантын тулысынча ачып күрсәтте. Тамашачылар аның уенын югары бәяләделәр һәм озак итеп кул чаптылар.
 
Камышлы авылының Халык театры да талантларга бай. Илгиз Зәйниевнең “Әрем исе” мелодрамасында Гөлнара Шәфигуллина Нурзилә образын бик табигый һәм тормышчан итеп җиткерә алды һәм шуның белән тамашачыларда пьеса герое Сәфәргә карата кызгану хисләре уятты. Тамашачылар, сәхнәдә барган вакыйгалар өеренә ияреп китеп, спектакльне зур кызыксыну белән карадылар.
 
Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге мәдәният йорты театры коллективы исә авылдашлары Илшат Галимов иҗат иткән “Өмет” драмасын сәхнәләштергәннәр. Бөек Ватан сугышының иң авыр 1943 елында Иске Ярмәк авылына эвакуация буенча балалар йорты китерелергә тиеш. Колхоз эшендә бил бөккән ач-ялангач авыл халкы, шушы ятим балаларның хәленә кереп, балалар йорты төзи, Орлов өлкәсенең Касымово шәһәреннән китерелгән ятимнәрне үз балалары кебек күреп, күңел җылысын биреп, каршылыйлар, авызларыннан өзеп ашаталар һәм әле тагын егерме ел буе төрле милләт балаларын тәрбияләп, зур тормыш юлына бастыралар.
 
Бу драма әсәре Бөек Ватан сугышының яу кырларында башларын куйган, җиңү көнен якынайту өчен тылда аяусыз эшләгән авылдашлар истәлегенә багышлана. Сәхнә бизәлеше дә, костюмнар да, реквизитлар да сугыш чорына туры китереп эшләнгән, ә һәр артистның уйнау осталыгы югары дәрәҗәгә җиткерелгән иде.
 
Шулай итеп, биш коллектив арасыннан искеярмәклеләр беренче урынга лаек булдылар, камышлылылар — икенче, Балыклы үзешчәннәре — өченче урыннарны алдылар. Шулай ук Ленар Абсаттаров — “Иң яхшы ир-ат роле”, ә Гөлнара Шәфигуллина “Иң яхшы хатын-кыз роле”н башкаручы дип танылдылар.
 
Менә шуның белән Театр елына багышланган “Халкым минем” иҗат фестивале тәмам. Бөтен коллективларга, фестивальне оештырган Гали авылы Мәдәният йортына, Похвистнево районы администрациясенең мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, районның “Туган тел” татар җәмгыятенә, ерак юлны якын итеп килгән Самара өлкәсе “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка, директоры Фәрхәд Мәхмүтовка һәм оешма әгъзасы Азат ага Надировка зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Мәрхүм Расих Мөҗаһит улы Латыйпов башлап җибәргән “Халкым минем” иҗат фестивале киләчәктә дә үзенең эшен дәвам итсен иде, дигән теләктә калабыз.
 
Зөлфим АСЫЛГӘРӘЕВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.
 
Фотода беренче урынны яулаган Иске Ярмәк авылының театр труппасы

---
Бердәмлек
№ --- | 26.04.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»