|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2019 Мәдәният
Милли музей "Зилант хәзинәләре" квест-уенына чакыра
Татарстан Республикасы Милли музее 1 май көнне барыгызны да "Зилант хәзинәләре" квест-уенына чакыра. Театрлаштырылган квест-уенда атаклы елан Зилант хәзинәләрен эзләү юлында катнашучылар, борынгы заманнардан башлап, Казан ханлыгын Рус дәүләтенә кушылу чорына кадәр төбәгебезнең тарихы белән таныша ала. Балалар музей барлыкка килү тарихын өйрәнеп, экспонатлар һәм Зилант турындагы риваять белән танышачаклар.
Квест-уен 8 кешедән торган төркем җыелу шарты белән оештырыла.
Уенга +7 (843) 567-30-35 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Бәясе кеше башына 150 сум.
--- |
Иң күп укылган
|