поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.04.2019 Җәмгыять

“Имзагызны куйгансыз бит...”

Ике ел элек бер банк банкротлыкка чыккач, икенчесе безгә акчаларны кайтарып биргән иде. Шунда ук 7,6 процент арттыру шарты белән акчаларыгызны безнең банкка сала аласыз дигәч, хатыным белән ризалашып, бер еллык срок белән салып куйдык.

Бер елдан килгәч, хатынымныкын элекке шартларда бер елга озайттылар. Аныкы турында дәгъва юк. Ә минем счетка килгән процент акчасыннан “комиссия” дип 1570 сум акчаны киметеп куйганнар. Акчаны салганда бу комиссия турында әйтүче булмады. Әйтсәләр, андый шартларга ризалашучы табылмас иде, мөгаен. Бер ел үткәннән соң килгәндә акча тотылу турында белмәгән идем. Зуррак процент белән сала торган вариант бар дигәч, ризалаштым. Тагын бер елдан, ягъни бу елның февралендә баргач, минем счетка ничә процент акча килергә тиешлеген белә алмый азапландылар. Нинди срок белән салынганын да әйтә алмадылар. Теге комиссия тотылуын шунда гына белдем. Һәм кире кайтарып бирүләрен сорадым. “Сез имзагызны куйгансыз бит, сезгә хезмәт күрсәткән оператор да бездә эшләми инде”, – диделәр. Банк җитәкчесен чакырыгыз әле дигәч, ул юк дип җавап бирделәр. “Сез алдашасыз бугай, хәзер үзем эзләп табам”, – дигәч, җитәкче ханымны чакырып чыгардылар. Ул да сез шул шартларга риза булып, имзагызны куйгансыз бит диде. “Миңа ул турыда аңлатучы булмады бит!” – мин әйтәм. “Бездә акча юк, акча Мәскәүдә”, – диде җитәкче ханым. Аннан үзе әйтеп торып, комиссия акчасын кайтарып бирүләрен сорап, миңа гариза яздыртты. 15 февральдә килерсез дигәч барган идем, әле җавап килмәде диделәр.

Җитәкче ханым әйтүенчә, бу оешма банк булып саналмый икән. Ә урам якта бинаның маңгаена “банк” дип язылган иде. Гадәттә бүтән банкларда килешүдә күпме акчаның ничә процент белән салынганы һәм срогы күрсәтелә. Ә боларда ул килешү түгел, ә “кушылу турында гариза” дип атала икән. Анда, чыннан да, бик вак хәрефләр белән бу оешманың банк түгеллеге, кертемнең дәүләт тарафыннан гарантияләнмәве язылган икән. Иң кирәкле мәгълүматны кеше укый алмасын өчен вак хәрефләр белән махсус язалардыр дип уйларга кала. Хәтерләре начарланган өлкән кешеләрне алдау өчен кирәкме бу?
 
Мәскәүдән җавап килгәнче дип минем акчаны яңа срокка озайтып куеп, журнал шикелле унике бит кәгазь язып бирделәр. Анда шулкадәр аңлаешсыз язылган, моны финанс министры үзе дә аңламас иде, мөгаен. Ә иң кирәкле мәгълүмат – күпме акчаның ничә процент белән салынганы һәм срогы язылмаган. Акча салган кешегә иң кирәклесе – кертемнең суммасы ярты битле кәгазьдә күрсәтелгән иде.
 
Боларда язу эшләре дә сәер сүз белән: “продукт” дип атала икән. Мәсәлән, минем Мәскәүгә язган гаризада “...мною был оформлен продукт ИИС, при оформлении данного продукта...” дигән сүзләр бар. Продуктны мин ашамлык, ризык дип аңлый идем.
 
Элек саклык банкларында бирелүче кечкенә генә кенәгәләрдә барысын да аңлаешлы итеп язалар иде, ә хәзер бераз гына акча салганда да фәлән кадәрле кәгазь тоттыралар. Аларны сәгатьләр буе укып утырсаң да берни аңларлык түгел. Шуңа да 10-15 урында имза куйдырталар бит әле.
 
Ахыр чиктә без бу оешмадан акчаларыбызны алдык. 2017 елда салынган 50 мең сум акчадан бер елдан соң 3904 сум процент акчасы саналып, шуның 1570 сумы комиссиягә тотылганнан соң калган 52 мең 904 сумы узган елның февраленнән бу елның февраленә кадәр нибары 664 сум гына арткан булып чыкты. Мәскәүгә язган гаризага берәр җавап булырмы – көтеп карыйк.
 
Р.S. Бу мәкаләне банклар белән сак эш итегез, алдана күрмәгез дип кисәтү максатыннан яздым.

Рифкать ИБРАҺИМОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.04.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»