поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
21.04.2019 Җәмгыять

“Беркемне дә урамга куып чыгармыйлар”

Казанга ислам дөньясыннан кунаклар килә. Алексей Песошин авария хәлендәге торактан күченүчеләргә ярдәм итү җаен эзли. Казан Кремлендә исә хоккейчы Сергей Обуховны “кызарттылар”. Татарстан хөкүмәте йортында атналык брифинг узды.

24-25 апрельдә Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисади форумы узачак. Быел ул тәүге тапкыр “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә үткәрелә­чәк. Чарада дөньяның алтмышка якын иленнән 3 мең кеше катнашачак. “Форумга ислам дөньясы ил­ләренең Россиядәге 25 илчесе чакырулы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алар белән шәхси очрашулар үткәрәчәк дип фаразлана. “Россия – Ислам дөнья­сы” стратегик күзаллау төркеме җи­тәкчесе буларак, Рөстәм Миңне­ханов ислам дөньясы илләре белән эшләүгә зур игътибар бирә”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова. Чара кысасында Согуд Гарәбстанының төп инвестицион идарәсе җитәкчесе, Малайзия­нең Эшмәкәрлекне үстерү минис­тры, Бәһрәйннең Ислам эшләре буенча югары советы президенты, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре белән очрашулар да тәгаенләнгән.
 
Республикада авария хәлендә­ге торактан күченү шартларыннан канәгать булмаган һәркем белән шәхси эш алып барылачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның халык белән очрашуы турында сөйләгәндә, Казан Кремленең рәсми вәкиле шулай дип белдерде. “Аңлагыз: беркемне дә урамга куып чыгару максаты тормый. Югыйсә кайберәүләр шулай фикер йөртә. Һәр очрак буенча аерым карар кабул ителәчәк. Алексей Песошин белән очрашуга кил­гән авария хәлендәге торактан күченүчеләр мәсьәләсендә дә шул ук хәл”, – диде Лилия Галимова.
 
Бу көннәрдә социаль челтәр­ләр­дә “Ак барс”ның элеккеге уенчысы Сергей Обухов катнашындагы видеоязма шау-шу уятты. Хоккейчы, юлда туктаган машина янына килеп, рульдә утыручы хатын-кызга берничә тапкыр суга. “Миңа калса, һөҗүмче үз көчен башка эштә кулланырга тиеш, бу гамәле аны бер дә бизәми. Хоккейчы буларак кына түгел, кеше буларак та иҗтимагый тәртипне бозарга, ха­тын-кызга кул күтәрергә ярамый”, – диде Лилия Галимова.
 
Интернетта ниләр генә юк. Кичә генә кайбер басмалар Татарстан Президенты Киңәшчесе, “Татфондбанк” һәм “Интехбанк”тан зыян кү­рүчеләргә ярдәм фонды җитәкчесе Айрат Нуретдиновның үз вазифасыннан китәргә җыенуы турында язып чыкты. Әйтүләренә караганда, ул Татарстан Җир һәм мөлкәти мө­нәсәбәтләр министры кәнәфиенә утырачак. “Бу дөресме?” – дигән сорауга Казан Кремленең рәсми вә­киле: “Сез бу хактагы рәсми карарны күрдегезме? Мин – юк”, – дип кенә җавап бирде. Димәк, көтәргә туры киләчәк. Декларация кампаниясе кысасында Рөстәм Миңне­хановның узган елдагы кереме турындагы мәгълүматны да. Аны май башына кадәр халыкка җиткерергә вәгъдә иттеләр. Әлегә саннарны тикшерәләр, ди.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.04.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»