|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2019 Хәвеф-хәтәр
Түбән Камада ир-ат үз машинасында шартлаган һәм... исән калган (ВИДЕО)Түбән Камада бер йорт ишегалдында торучы машина, эченә хуҗасы кереп утыргач, шартлаган. Бу мизгел видеокүзәтү камераларына эләккән, дип яза Бизнес Онлайн. Кадрлардан күренгәнчә, ир-ат LADA Largus маркалы автомобильгә утыра. Яңгыраган көчле шартлаудан машина ватыклары бөтен ишегалдына оча.
Фаҗиганең беренче сәбәбе итеп, салонда булган ике кислород баллоны шартлауны атыйлар.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә машина йөртүченең исән калуын хәбәр итәләр. Ул шок хәлендә һәм табиблар күзәтүе астында.
--- |
Иң күп укылган
|