поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
29.04.2010 Җәмгыять

БЕЗ ЯЛКАУМЫ, ӘЛЛӘ АЛАР ӘРСЕЗМЕ?

Күптән түгел оныгым йөри торган балалар бакчасында өч бертуган әзәрбайҗан баласы пәйда булды. Тәрбиячеләр әйтүенчә, өчесе өч группада йөрсә дә, мөмкинлек чыктымы, гел бергә булырга тырышалар, үзара шулкадәр дуслар, ди. Әниләре якындагы мәктәптә укытучы булып эшли, әтиләре төзелештә ниндидер җитәкче икән.

Бу хакта ишетеп кенә белә идем, беркөнне үземә дә алар белән очрашырга туры килде. Дөресен әйтим, үзләрен бик горур тотучы, үз телләрендә сөйләшүче, үзгә киенүче бу кардәшләрне бакчада яратып ук бетермиләр. Сабыйларын киендереп алып чыгып киткәч, ике әни алар артыннан яратмыйча карап калды.

 

– Үзебезнекеләргә эш юк, боларны нәрсә дип тоталар икән монда? – диде беренчесе.

 

– Әйтмә инде, без бакчадагы бер урын өчен өчәр ел чиратта торабыз, боларның өч баласы да берьюлы йөри башлады, – дип аның сүзен җөпләде икенчесе. – Акча хәл итә шул барысын да. Фатирның да өч бүлмәлесен “снимать итә” икән алар.

 

Мондый сөйләшүләрне хәзер һәр адымда ишетергә була. Чөнки читтән килүчеләрне кайда гына очратмыйсың. Элегрәк көньяктагы республикалардан килгән гражданнар базарда җимеш сата, ресторанда аш-су әзерли, аяк киеме төзәтү белән шөгыльләнә иде, хәзер алар эшләмәгән бер генә эш тә юк кебек. Автобус шоферы да алар, кондуктор да, кибеттә сатучы да. Ярый ла үзләрен кунак кебек кенә тотсалар, кайчак шул халыкның безнекеләргә мыскыллы карашын да тоярга туры килә.

 

Чынлап та, нигә кирәк соң алар безгә? Үзебезнекеләр эшсезлектән интеккән бер мәлдә, нигә аларга ачык чырай күрсәтәбез?

 

Министрлар Кабинеты яки министрлыклар оештырган киңәшмәләрдә, читтән килүчеләргә эш урыннарын квоталау хакында сүз чыкканда, җаен туры китереп, җитәкчеләрне дә шул сораулар белән аптыратам. Гадәттә аларның җаваплары бертөслерәк була: “Алар безнекеләр яратмый торган иң авыр, аз түләнә торган эшләргә дә риза”. Беләм, икенче – алар әйтеп бетерми торган сәбәп тә бар, билгеле: бу гамәл РФ Хөкүмәтенең чит ил гражданнарын эшкә җәлеп итү турындагы махсус карарына (22.12.2006 ел) нигезләнеп башкарыла. Ул карарны, телисеңме-теләмисеңме, үтәргә кирәк. Чит илдән җәлеп ителгән спортчылар, университет укытучылары да шул карарны тормышка ашыруда “ярдәм итә”.

 

Читтән килүчеләргә алдагы ел өчен эш урыннарын квоталау гадәттә ел башында башланып, берничә ай буе бара. Мәсәлән, киләсе ел өчен заявкалар кабул итү 1 майга кадәр дәвам итәчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мәшгульлек программалары һәм хезмәт базары бүлеге җитәкчесе Е.Кибардина әйтүенчә, эш бирүчеләр соңгы елларда чит ил гражданнарына заявка бирүне киметә башлаган. РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы 2009 елга безнең республикага 52,3 мең кешегә квота планлаштырган булган, аннары бу санны киметеп, 38 мең кешегә генә калдырган. Быелга планлаштырылган сан – 29,9 мең кеше. Алдагы елда тагын да кимрәк булырга охшаган. Күрәсең, 10 мең сумлык хезмәт хакы (гадәттә читтән килүчеләргә уртача шулкадәр сумма вәгъдә ителә) мигрантларны да кызыксындырмый башлаган.

 

Министрлыкта әйтүләренчә, агымдагы елның гыйнвар-март айларында республика оешма, предприятиеләрендә 11,4 мең чит ил гражданы эшли. Аларның 8,5 меңе 2009 елда да бездә эшләгән булган. Гадәттә рөхсәт бер елга бирелә, аннары, предприятие, оешма заявканы озайтса, гастарбайтер тагын бер елга яки аннан да күбрәккә кала ала. Иң күп килүчеләр Үзбәкстаннан, Төркия, Таҗикстан, Әзәрбайҗан, Украинадан. Украина гражданнарының килүе күбрәк универсиада тө­зелешләренә бәйле. Ә топ-менеджерлар гадәттә Төркия, Төньяк Корея, Хорватия, Канада, Һиндстан, Германия, Босния һәм Герцеговинадан җәлеп ителә.

 

Бер ара, ил чикләре ачылгач, халыкның күчеп йөрүе гадәти хәлгә әйләнә башлаган иде. Читләр безгә килде, безнекеләр читкә китте. Бигрәк тә яшьләр Көнбатыш Европа илләрен, Американы үз итте. Ләкин су да бер болганып ала да, аннан тонган шикелле, миграция процессы да тынычланып килә, күрәсең. Татарстанда мигрантларның елдан-ел кими баруы шуңа ишарә. Әмма барыбызга да бу бер көнлек дөньяда дустанә яшәргә, ә безгә килеп эшләүчеләргә үзләрен кунак кебек тотарга кирәк. Анысы бәхәссез.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 79 | 28.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»