|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2019 Авыл
Авыл туризмы: “Әтәч тә кычкырмаган авылга кеше алып килеп булмый”Бүген Татарстанда авыл туризмы бармы? Туризмның әлеге төре чәчәк атсын өчен нишләргә кирәк? Бу һәм башка сорауларга ТНВ телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында сөйләштеләр. Биектау районындагы КФХы башлыгы Габделәхмәт Котдусов авыл туризмының кызыклы һәм четрекле тармак булуын әйтеп үтте. «Без 2010 елдан бирле крестьян-фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнәбез. 100 кешедән башласак, бүген инде алтышар-җидешәр мең кеше кабул итәбез. Биектау Казаннан ерак түгел. Безнең ара бары тик 35 км гына. Бу факт бик зур роль уйный. Икенчедән, авылыбызда 1200 кеше яши. Әтәч кычкырмаган авылга турист алып килеп булмый, шуңа күрә авылның нинди хәлдә булуы да мөһим», — дип сөйләде Габделәхмәт абый.
Габделәхмәт Котдусовның хуҗалыгында йөз баш сарык, страуслар, атлар, сыерлар, күркәләр, аккошлар һәм башкалар да бар. Чын зоопарк! «Безнең максатыбыз — туристларга хайван күрсәтү түгел. Авыл халкының яшәешен, авылның гореф-гадәтләрен күрсәтү - менә монысы төп максат. Туристлар сипарат аерталар, сыер савалар, каймаклар кабып карыйлар», — дип өстәде КФХ җитәкчесе.
Президент Рөстәм Миннеханов Биектау районының крестьян-фермер хуҗалыгына ярдәм иткән. Туристлар уңышлы гына сәфәр кылсыннар өчен, юл кирәк. «Юлларыбыз начар иде. Рөстәм Миннеханов әмере белән асфальт салынды», — диде Габделәхмәт Котдусов.
Белгечләр фикеренчә, крестьян-фермер хуҗалыгының табышы зур түгел, шуңа күрә дәүләт ярдәм итәргә тиеш. Кунакларны кабул итәр өчен билгеле шартлар кирәк.
«Авыл хуҗалыкларына да, фермерларга да махсус программалар бар. Дәүләт грантлар кертсә, яхшы булыр иде. Иң мөһиме — сораучылар бар», — диде Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров.
«Кадрәк» спорт-сәламәтләндерү үзәге директоры Юрий Гарнышев фикеренчә, кластер, ягъни бер урында туристик районнарның җыелмасын булдырырга кирәк. «Бер район гына туризмны оештыра алмый. Аллаһ боерса, торак булдырырга иде. Турист килеп, өч-дүрт көн туктала алачак. Соңыннан аның Сарманга да, Мөслимгә дә, Актанышка да, Тукай районына да, Чаллы шәһәренә дә барып килү мөмкинлеге булачак. Әлеге проект турында әле сөйләшүләр булыр. Аның киләчәге зур дип ышанам», - дип сөйләде Юрий.
«Кызганыч, тапшыру кысаларында гына әлеге теманы ачып бетереп булмый. Теманы әле тагын күтәреп чыгарбыз», — дип алып баручы Венера Аитова тапшыруның әлеге санын тәмамлады.
--- |
Иң күп укылган
|