|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда еланнар уянып чыккан (ВИДЕО)Апас районындагы Ключи станциясендә еланнарның кояшка җылынырга чыкканын видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты. Бу турыда Буа районы "Байрак" сайтында хәбәр ителә. Видеоны әлеге районның Каратун авылында яшәүче тимерюлчы Линар Биккулов Ключи станциясендә кеше яшәми торган йорт янында төшереп алган.
Линар Биккулов әйтүенчә, бу урында тузбаш еланнар мыжлап торуын ел саен күрергә мөмкин, дип яза район басмасы.
Тузбашлар кешеләр өчен бернинди дә куркыныч тудырмый, чөнки алар агулы түгел. Алар кышкы йокыдан апрель азагы — май башында уянып чыга һәм кояш яхшы җылыткан төрле урыннарда күренә башлый. Җылыну чоры 1-4 атна барырга мөмкин, бу вакытта еланнар сүлпән була һәм күзгә күбрәк чалына.
Шулай ук укып искә төшерегез: Татарстанда бер ир урманда гаять зур еланнарга тап булган (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|