|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2019 Мәдәният
Татарстан һәм Башкортостан җитәкчеләре “Дуслык күпере”нә югары бәя бирдеШушы көннәрдә Казанда башланып киткән “Дуслык күпере” II нче Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале рәсми дәрәҗәләрдә дә киң яңгыраш тапты. Фестиваль исеменә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбировтан сәламләү хатлары килде. “Татар һәм башкорт халыклары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең зур һәм бай тарихы бар. Телләребез, мәдәниятләребез һәм гореф-гадәтләребезнең якынлыгы аларга үзәнчәлекле төсмер бирә. Безне рухыбыз, шулай ук мәшһүр шахесләребез берләштерә. Алар арасында татар-башкорт эстрадасы вәкилләре күренекле урын алып тора.
Фестиваль, әлбәттә, халыкларыбызның рухи мирасын үстерүгә һәм баетуга,республикалар арасында күп төрле элемтәләрнең һәм бәрәкәтле хезмәттәшлекнең ныгуына зур өлеш кертә. Аның күпмилләтле илебез мәдәни тормышында онытылмас якты вакыйга буласына шигем юк”, - дигән Рөстәм Миңнеханов.
Радий Хәбиров сәламләвендә исә мондый юллар бар: “Бу матур проект Рәсәйнең фестиваль картасында матур чара буларак танылу ала.
Дуслык һәм бердәмлек мохитен саклау һәм ныгытуга ярдәм итүче музыка телен барысы да аңлый. Бу җыр форумы ике тугандаш республика – Башкортостан һәм Татарстан тормышында аерым урын алып тора, тамашачыларны башкорт һәм татар җыр сәнгатенең иң яхшы өлгеләре белән таныштыра, бер-бересен иҗади баетуга булышлык итә. Фестивалне оештыручыларга, артистларга ихлас рәхмәтемне белдерәм”.
--- |
Иң күп укылган
|