поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
28.04.2010 Шоу-бизнес

МӨНИР РАХМАЕВ: “МИН ПЛАНДАГЫ БАЛА БУЛМАГАНМЫН”

Мөнир Рахмаевның заманча стиле, кыланчыклыгы көнбатыш йолдызларына тартым булса да, аның халыкчан тавышы, сөйкемлелеге татарлыгын әйтеп тора. Бала чагында беренче чыгышында каушаудан микрофонын кулыннан төшереп җибәргән егет хәзер сәхнәдә, кулындагы микрофонны чөеп, әллә ниләр кыландыра. Зырылдап әйләнеп биегәндә, аңа күз иярми. Үзенә карата, яраттыра белгән, сөйкемле сөяге булган бу җырчы егетнең һәр хәрәкәте килешле, гәүдәсе биюгә ятып тора. Ниһаять, егетләр арасында да бии белүче, сәхнәдә үзен матур тотучы җырчы пәйда булды.

 

– Мөнир, тумышың белән кайдан син, кайда белем алдың, ничек җырчы булып ирештең?

 

– Тумышым белән мин Үзбәкстанның Каракүл шәһәреннән. 1988 елның 4 ноябрендә бик матур табигатьле, кояшлы җылы илдә дөньяга килгәнмен. Көнчыгышка мөкиббән мин. Миңа өч яшь тулгач, әти-әнием Әлмәт шәһәренә күченеп кайта. Хәзер минем гаиләм анда яши. Мин сары чәчле булып туганмын, әти-әнием мине, шаяртып, “золотой заказной” дип йөрткән. Гомумән, мин планлаштырылган бала булмаганмын. Хатын-кыз 30-35 яшь аралыгында бала тапса, баласы талантлы була, диләр. Менә минем дә җырлау осталыгымны әни шуннан күрә. Шулай ук бәби чагымда минем бик елак булганымны әле дә сөйли әни. Бервакыт мине елаудан туктата алмыйча аптырагач, әти пластинка куеп җибәргән һәм чынлап та бераздан мин тынганмын. Биш яшемдә ишегалдында уйнаганда дусларыма, күршеләргә концерт куя идем. Берчак әтиемнең дусты әтигә минем талантымны үстерергә киңәш иткән. Шул сүздән соң мине шәһәрдәге балалар иҗат үзәгенә биргәннәр. Сәхнәдә беренче чыгышым алты яшемдә булды һәм мин аны гомеремдә дә онытмаячакмын.

 

– Нәрсәсе белән истә калды ул?

 

– Сәхнәгә чыкканда, мин абынып егылдым. Бик нык курыккан, каушаган идем. Микрофон кулымнан төшеп китте, микрофон терәге жюри өстәленә ауды, чигүле түбәтәем башымнан төшеп тәгәрәп китте. (Көлешәбез) Шул вакытта ук мин жюриның исендә калганмын. Шулай да җырларга көч таптым. “Мин яратам сине Татарстан” һәм “Мин сине яратам” дигән җырларны башкардым. Мәктәптә укыганда, минем җырчы исеме бар иде, төрле бәйрәмнәрдә, җыр бәйгеләрендә катнаштым. Беренче хезмәт хакым – 10 сумны әнигә алып кайтып бирдем, әни елап җибәрде. Ул ун сумга лимонад, туңдырма, сагыз, әфлисун сатып алып ашадым. Аннан “Сандугач сайрар илем”, “Йолдызлык” кебек күп конкурсларда җырлап чыныктым. Бервакыт Сабантуйда мин әнидән футбол тубы алуын сорадым. Ул миңа: “Бар, әнә сәхнәгә менеп җырла башта, аннары алам”, – диде. Мин батыраеп киттем, җырладым, миңа кул сәгате бүләк иттеләр. Шуннан соң әни минем үҗәтлегемне, ни теләсәм, шуны эшләргә сәләтле икәнемне аңлаган. Мин һәрвакыт үз дигәнемә ирешергә тырышам. 

 

– Мөнир Рахмаев дигән чибәр, талантлы егет нинди гаиләдә үскән икән?

 

– Әтием – инженер, бокс белән шөгыльләнә. Ул мине дә спортны яратырга өйрәтте. Әнием – элекке балерина. Ләкин әбием кушуы буенча яшь чагында бу шөгылен ташлаган һәм гомер буе бухгалтер булып эшләде. Быел әти-әниемнең зур юбилейлары: әтигә – алтмыш, әнигә илле биш яшь тула. Гаиләдә без дүрт бала. Абыем Мөслим Санкт-Петербургта яши, ике апам Лилия һәм Руфия әни кебек бухгалтер һөнәрен сайлады. Лилия апамның улы кечкенә Айдарны үлеп яратам. Аның белән ешрак күрешергә, аны уйнатырга тырышам.

 

– Мөнир дип сиңа кем исем кушкан?

 

– Мөнир исеменең мәгънәсе – шатлык китерүче. Башта миңа Мунис дип исем кушмакчы булганнар, аннары әти ир-ат исемендә “р” хәрефе булырга тиеш дигәч, Мөнир исемен сайлаганнар.

 

– Мәктәптә нинди укучы идең?

 

– Мәктәптә мин күбрәк гуманитар фәннәргә тартылдым. Мәктәп миңа белем генә түгел, бик күп нәрсә бирде. Иҗатымда башлангыч этәргеч булды.

 

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында уку хыялың идеме?

 

– Унберенче сыйныфны тәмамлагач, мин икенең берсен – Әлмәтнең нефть институтын яки Казан мәдәният университетын сайлау алдында калдым. Әнинең мине бик тә Әлмәттә калдырасы килде. Ахыр чиктә, соңгы сүзне әти әйтте һәм мине Казанга алып килде. Башкалага килгәч, иң шаккаткан нәрсә акчаның шулхәтле күп һәм тиз тузуы булды. Университетта керү имтиханнарының өчесен дә “биш”кә бирдем. Мине бюджет бүлегенә укырга алдылар. Хәзер дүртенче курсны тәмамлыйм инде, гел “бишле”гә генә барам.

 

– Венера Ганиева дуэтта җырларга сине ничек сайлады?

 

– Ул очраклы гына килеп чыкты. “Йолдызлар фабрикасы”нда Венера Ганиева белән “Ак каен” җырын дуэт итеп башкардык. Күргәнегезчә, бу җыр бик популяр. Соңрак Венера Әхәтовнаның репертуарында булган “Бәхет төне”н яздырдык. Альбомым исә “Ак каен” дип аталачак. Чөнки тамашачылар мине бу җыр аша танып белделәр. Альбом гади генә түгел, эчендә кызыклы бонуслар, сюрпризлар да була.

 

Сәхнәгә беренче чыккан көннәрдә сине Салават Миңнеханов, Дима Билан белән чагыштырдылар. Мондый охшатуларга каршы нинди җавап кайтарыр идең?

 

– Юк, мин аларга бер тамчы да охшамаган һәм бу фикерне кире кагам. Салават белән без икебез ике төрле җырчы. Әле мине татар “Майкл Джексоны” да, диләр. Әйтсеннәр, нәрсә генә сөйләсәләр дә, мин риза. Минем эшләпәгә бәйләнүчеләр, биюемне тикшерүчеләр дә бар. Әйтсеннәр, күбрәк сөйләгән саен, минем өчен яхшырак. Начармы, яхшымы – ул пиар гына.

 

Эшләпә дигәннән, гардеробта синең ничәү алар?

 

– Эшләпәләр күп минем, әлегә унике эшләпәм бар. Коллекцияне тулыландырып торам. Алла боерса, киләчәктә үз концертымда үзем кигән эшләпәләрдән күргәзмә ясарга телим. Хәтта аукцион ясарга да уйлыйм. Кем белә, бәлки, сатып та алырлар. Бер концертта эшләпәмне урлаганнар иде. Ахырдан аны бер поклонницам чәлдергәне билгеле булды.

 

– Көндәлек тормышта да эшләпә киясеңме?

 

– Эшләпә генә түгел, төрле модалы баш киемнәре, кепкалар киям. Кибетләрдә сайланып йөрергә яратам, үземне шопоголик дисәм дә була.

 

– Син биеп җырлаучы җырчы. Ә биемичә генә җырлый аласыңмы?

 

– Биюдән башка мин үземне күз алдына китерә алмыйм. Җырдан шоу ясарга яратам, сәхнәдә иң мөһиме – шоу. Икенчедән, хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр һәм бу бик дөрес. Хәрәкәт иткәндә кәеф тә яхшыра, физик яктан да сәламәт буласың, бер кочак уңай эмоция аласың. Бөтен кешегә дә күбрәк хәрәкәт итәргә киңәш итәм.

 

– Казанда бер ресторанда арт-директор булып эшлисең дип ишеттем. Дөресме бу?

 

– Әйе, мин анда чыгышлар ясыйм. Менә анда күбрәк биемичә, бар урындыгына утырып, эшләпә киеп, шансон җырлыйм. Репертуарым бай, татарча да, русча да, итальян, инглиз телләрендә дә җырлыйм. Төрле яктан үсәсем, төрле даирә кешеләренә ошыйсым килә. Мин анда үземнең төрле экспериментларымны сынап, аннары сәхнәгә алып чыгам.

 

Мөнир, син рус эстрадасы төркемеУма Турманбелән җыр башкарган идең. Алар белән ничек юлларың кисеште? Әлеге тәҗрибә сиңа нәрсә бирде?

 

– “Ума Турман”ның бер җырын татарчага тәрҗемә итеп җырлаудан башланды барысы да. Мәскәүнең “НТВ” каналындагы “Главный герой” тапшыруы хәбәрчеләре минем “перепевка” турында сюжет төшереп китте. Аннары Мәскәүгә чакырдылар. Останкинога килеп төштек. Бераздан “Ума Турман” төркеме солистлары Владимир һәм Сергей Крестовскийлар килде. Алар белән таныштык, сөйләшеп киттек, бик гади егетләр булып чыктылар. “НТВ” каналы хәбәрчесе Володяга: “Сезнең җырны үзгәртеп җырлаган өчен судка бирәсезме”, – дип сорап, микрофонын сузды. Ул исә: “Нигә мин аны судка бирим, без дә кайчандыр аның кебек кеше җырларын җырлап, иҗатыбызны башладык. Акча эшләп йөрдек. Мин моңа уңай карыйм”, – диде. Аннары безнең чыгышны телевидениега төшерделәр, әлеге чыгышым үземә бик ошады, мин бик канәгать калдым.

 

– Үзеңнең тәүге сольный концертыңны ничек күз алдына китерәсең?

 

– Ой, белмим әлегә. Мин татарча камил сөйләшмим. Әлегә, тамашачы белән аралашу өчен, шул җитешсезлегем бераз комачаулый. Шулай да тамашачы концертыма килер иде, дип уйлыйм.

 

– Татар халык җыры “Зәлилә”не бик матур башкарасың. Халык җырларына мөнәсәбәтең ничек?

 

– Халык җырларын, ретро җырларны яратып башкарам һәм җырлый беләм, дип әйтә алам.

 

Мөнир, сине кызлар үлеп ярата. Мәхәббәтләрен ничек белдерәләр?

 

– Концерт-дискотекаларда запискалар язалар, интернет аша хәбәрләр җибәрәләр. Бөтенесе минем белән очрашырга, аралашырга тели. Мин аларга җавап язам, берсен дә үпкәләтмәскә тырышам. Тамашачыларым бит алар.

 

– Мәхәббәткә ышанасыңмы?

 

– Әлбәттә, мәхәббәткә ышанам. Бөтен кешегә дә мәхәббәт телим. Бу дөнья мәхәббәт булганга гына яши бит. 

 

– Иң зур хыялың нинди?

 

– Әгәр чынлап та хыяллансаң, хыял чынга аша икән. Мин зур сәхнәгә чыгарга, артист булырга хыялландым һәм хыялыма ирештем. Иҗатымда иң зур биеклекләргә, иң зур уңышларга ирешәсем, таныласым килә. Минем турында сокланып, мактап сөйләүләрен телим.

 

Җырчы егетне “йолдызлык чире”ндә гаепләргә ашыкма, укучым. Рус мәкален татарчага төрләндереп әйтсәк, генерал булырга хыялланмаган солдат – өметсез. Шуңа күрә Мөнир Рахмаевны зур сәхнәләр тоткан җырчы буларак күрергә өметләнеп калабыз. Әлегә ул сезгә тәүге альбомын, беренче җырларын һәм яшьлек дәртен бүләк итә.


Айгөл ҖӘЛӘЛОВА
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»