поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
10.04.2019 Җәмгыять

Ана капиталы – таләпләр арта

Гаиләдә икенче, өченче һәм аннан соң туган бала өчен бирелүче ана капиталы акчасын тоту буенча таләпләр үзгәрә, катгыйлана дисәң дә була. Сертификатны күп кеше торак йорт яки фатир сатып алу өчен куллана. Торак авария хәленә җиткән, тузган булмаска тиеш. Аның яшәргә ярак­лы икәне раслангач кына ана капиталы акчасын тотарга рөхсәт ителә.

Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге белгече Эльмира Шәрә­фиева моннан тыш башка яңалыкларга да тукталды. Быел 29 мартта 256 нчы федераль законга үзгә­реш­ләр кертелде. Эльмира ханым әйтүенчә, займнар би­рүче оешмалар арасында торак тармагы үсеше бердәм институты барлыкка килде. Алар 225 нче федераль законга таянып эшли, ул 2015 ел­ның 13 июлендә  кабул ителде. 
 
Эльмира Шәрәфиева аң­латуынча, торак шартларын яхшырту өчен займнар, кредитларны дәүләт контролен­дәге банклардан алганда, алар­ны балага өч яшь тулганны көтмичә сертификат акчасы белән капларга мөмкин. Гаилә төзе­леш эш­ләре алып барса,  аның өчен компен­сациягә бала өч яшькә җиткәч кенә өметләнә ала. Турыдан-туры кем бе­ләндер килешү төзеп фатир алган очракта да, сертификат акчасын куллану өчен сабыйның өч яшен тутыруын көтәргә туры килә.
 
2018 елдан башлап, балалар бакчасына түләгәндә дә, ниндидер чикләр би­л­гелән­мәгән. Иң мөһиме – мәгариф оешмасының андый эшчән­лек алып барырга лицензиясе булуы кирәк. Сертификат акчасын беренче баланы укыту өчен дә тотарга рөхсәт ителә. Аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән, бәләкәч яшь ярымга җиткәнче ана капиталы акчасы ай саен өлешчә  биреп барыла. Аның өчен икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булырга тиеш. Бәби тугач та, Пенсия фон­ды бүлегенә барып гариза тапшырырга мөмкин. Бу түләүне исәплә­гәндә, гаилә­нең уртача кереме яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Инвалид балаларга кирәкле чараларны алу өчен киткән чыгымнарны шулай ук ана капиталы белән капларга мөм­кин. Моның өчен бала шәхси тернәкләндерү һәм абилитация программасына кер­те­­лер­гә тиеш. Боларны балага өч яшь тулганчы эшләү мөмкинлеге бар.
 
Ана капиталы акчасын алу өчен гаилә әгъзалары яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗә­гать итәргә тиеш. Ул эшне күп функцияле үзәкләр дә башкара. Дәүләт порталындагы шәхси кабинетта да гариза терки алалар, шуннан соң документларны Пенсия фонды бүлегенә биш көн эчендә тапшыру мөһим. Ана капиталы акчасының быелгы күләме – 453 мең 26 сум.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.04.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»