поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.04.2019 Әдәбият

Тукай клубында Бикә Рәхимова истәлегенә багышланган кичә узды

Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрә, тәрҗемәче, мөхәррир Бикә Рәхимованың тууына 80 ел тулу уңаеннан «Бакый сагыш» дип аталган искә алу кичәсе узды. Кичәдә катнашкан каләмдәшләре Бикә Рәхимованы гадел кеше буларак искә алдылар.

Бикә Рәхимова укучыларга төрек әдәбиятын тәрҗемә иткән тәрҗемәче, көчле публицист буларак таныш. Шулай ук ул  рус мәктәбендә татар телен укытуны югары баскычка куйган, башка милләт балаларында татар теленә мәхәббәт уяткан мөгаллимә буларак та данлы.
 
Филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина үз чыгышында:«Бикә ханым иҗаты белән генә түгел, бөтен яшәеше белән телебезгә хезмәт итте. Шигъри телендә, публицистикасында һәм студентлар белән онытылмас очрашуларда ул һәрвакыт татар теленең бөеклеге, шул ук вакытта аның нәзберек, яклауга мохтаҗ булуы турында искәртеп килде», – диде.
 
Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Эмиль Җәләлетдинов, Мирсәет Сөнгатуллин; Татарстанның халык артистлары   Римма Ибраһимова, Дания Нуруллина; Регина Сәйфи, Камилә Гаязова, Илһам Байтирәк, Гөлнара Габидуллина, Айдар Сөләйманов,Аида Гайнетдинова, Эльмира Шиһапова, шагыйрьләрЭльмира Шәрифуллина, Рәдиф Гаташ, шагыйрәнең якыннары –  Алмаз әфәнде, Ильяс, Чулпан, Камил; якташлары чыгыш ясады.
 
Кичәне  К.Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәлахова алып барды.
 
(Фото «Татар-информ» агентлыгыннан  алынды)

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»