поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.04.2019 Медицина

“Аңлыйсың, ләкин берни эшли алмыйсың”

Яман шеш профилактикасы фонды, онкология чирләренә тап булучылар «Просто спросить» онлайн-сервисын эшләтеп җибәргән. Интернет аша табиб-консультантлар пациентның медицина тарихына бәяләмә бирәләр, аңа кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаталар. Консультация хезмәте шулай ук безнең илдәге дәвалауларның сыйфаты турында мәгълүматлар җыя.

Рәсми мәгълүматлар буенча, ел саен 650 меңнән артык русияледә яман шеш табыла. Шундый диагнозга тап булучылар, әлбәттә каушап, нәрсә эшләргә, кая барырга белмичә аптырап кала. Яшәгән урыннардагы сырхауханәләрдә бу хәлгә гадәттә формаль карыйлар.
 
Ахмаклык хисе
 
Санкт-Петербургта яшәүче Светлана 2018 елның июнендә әнисен җирләгән. Замана күзлегеннән чыгып караганда мәрхүмә яшь, нибары 55не генә тутырган була. Гомеренең соңгы елларында ул аденокарцинома белән көрәшкән. Башта рак репродуктив системаны зарарлаган, шуннан соң шеш башка органнарга күчкән. Туганнары әйтүенчә, ул күптәннән авырган, тик якыннарын борчымаска теләп, моны яшереп килгән. Өстәвенә аңа чирен яшерүе дә әлләни авыр булмаган. Ул Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә яшәгән. Ике кызы күптәннән Питерда үз гаиләләре белән торалар. Ана кеше чире өченче стадиягә күчкәч кенә онкология турында кызларына белгергән. Өлкән кызы Светлана хәзер дә әнисенең рак белән көрәшкән вакытлары турында уйлаудан туктамый. Ул хәлне яхшы якка үзгәртергә мөмкин иде дип саный.
 
Балалары аналарының диагнозын белгәч, аны шунда ук Санкт-Петербургка алып китәләр. Ни әйтсәң дә, федераль башкала клиникасының мөмкинлекләрен провинциянеке белән чагыштырырлык түгел.
 
Табибларның бушлаена да, түләүлесенә дә мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин аермасын гына әллә ни сизмәгәннәр... Икесендә дә табибларның пациентка кеше итеп түгел, ә җансыз предметка караган кебек карашын тойганнар.
 
– Безнең очракта тулысынча савыгу турында сүз дә булырга мөмкин түгеллеген аңлыйм, ләкин табибка пациентның фамилиясен булса да бутамаска ярый бит, – дип Светлана үз хис-тойгыларын аңлатырга тырыша. Шунда ук табибны да аклый – имеш аның эш йөкләнеше чамадан тыш артык күп. – Монда мөгаен администрация гаепледер, табибның хәтта авыруның медицина тарихын, нинди процедуралар билгеләнгәнен һәм аларның нәтиҗәсе турында укырга да вакыты юк. Берсендә табиб әнинең мәгълүматларын башка пациентныкы белән бутады. Мин түзмичә әнинең компьютер томограммасының барлык күрсәткечләрен яттан сөйләп бирдем.
 
Озак тикшеренүләрдән, табибтан-табибка йөрүләрдән соң химия терапиясе үтү схемасын ясадылар. Тик дәвалау билгеләнгәч тә, аның ахыргы этабы пациент һәм туганнары өчен тәмугка әйләнергә мөмкин.
 
– Хәтта даруханәдә дә үзеңне ахмак итеп тоясың, – ди Светлана. – Даруханәгә табиб язган дарулар исемлеге тотып бардым. “Бу препарат бездә сәдәпләрдә генә, ә сезгә ниндие кирәк? – дип сорадылар. – Ә физэретмәне нинди дозада аласыз?” Һәм шунда гына бирелгән исемлекнең башваткычлардан торганын һәм аны ничек тә булса чишәргә кирәклеген аңлыйсың. Кеше борчылмаганда дару сәдәпләрен капельницага төеп салып булмаячагын күз алдына китерә аласыздыр. Ә безнең очракта... Алда билгесез, куркыныч “химия” көткәндә моның турында кайдан уйлап бетерәсең? Үзеңне ахмак хәлендә хис итәсең. “Пүчтәк” сораулар белән янә табиб янына барырга туры килә.
 
Икенче “химиядән” соң әниләре аягында көчкә йөри, сулыш алганда тончыга башлый. Берничә тапкыр салкын тидергәннән соң, ул кызларына кире Орскига кайтарырга куша. Табиб билгеләгән тагы өч курс химиотерапиядән баш тарта. Туган шәһәренә кайткач, бер айдан соң 55 яшьлек хатын-кыз җан тәслим кыла.
 
– Ел дәвамында көчсезлек, нәрсә эшләргә белмәүдән куркып яшәдем. Тырышасың, чабасың, бәргәләнәсең, ә нәтиҗәсе юк яки көтелгәнчә килеп чыкмый. Сукыр кеше кебек кая барып бәрелгәнеңне белмисең. Иң кадерле кешең үлем алдында, ә син берни эшли алмыйсың. Докторлар арасында иң намуслы кешеләр өченче метастаза стадиясе турында яшермичә сөйләүче реанимация белгече һәм хосписның баш табибы булды.
 
«Сарафан радиосы»
 
Русфондның яман шешкә каршы көрәшкә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашучы Русиянең танылган онкологлары, бүген дәвалаучы табибларның, клиникаларның кайсы яхшы, кайсы начар икәнен авыруларның белеп торырга тиешлегенә басым ясадылар. Күп кенә илләрдә аларның эшчәнлеген объектив тикшереп торучы сервислар бар икән. Алар табиб хаталарын, авыруларның өзлегүләрен яки киресенчә рактан савыгучыларның саннарын җыеп баралар. Русиядә мондый статистика белән беркем дә шөгыльләнми. Хәзерге вакытта, безнең табиблар бер-берсенең эшен, медицина өлкәсендә кайда, нәрсә булганын “сарафан радиосы” аша гына беләләр. Әлбәттә мондый аралашудан объектив мәгълүмат алуы кыен.
 
Cancer Fund хәйрия оешмасы советы рәисе, Пирогов исемендәге Югары медицина технологияләре клиникасының онкология буенча директор урынбасары Андрей Павленко фикеренчә, Русиядә рәсми сыйфат регистры бик кирәк.
 
– Онкологияне дәвалаучы табибның үзе турында да мәгълүмат булырга тиеш, – дип ассызыклый ул. – Хәзерге вакытта белгеч буларак, онкология хирургиясе регистрын төзү өчен көрәшәчәкмен. Анда кайсы табибның уңышлы яки уңышсыз дәвалавы, яман шешкә каршы һәр сырхауханәнең керткән өлеше, савыгулар, өзлегүләр, үлем нәтиҗәләре турында мәгълүматлар булырга тиеш.
 
Хирург ассызыклаганча, хәзергә андый объектив мәгълүматлар юк. Һәм бу төрле медицина учреждениеләре вәкилләренә югары трибунадан теләсә нинди мәгълүмат бирергә, расланмаган уңышлары турында мактанырга юл ача. Чөнки ул мәгълүматларны барыбер тикшереп булмый.
 
Яман шеш профилактика фонды беренчеләрдән булып “Просто спросить” программасын ачты. Бу белешмә-сервис. Ул хәйрия керемнәре хисабыннан финанслана. Порталда махсус форма тутыргач, үзеңне кызыксындырган сорауны бирә аласың. Интернет аша диагноз куелмый, әмма аерым кешегә килеп туган очракларда нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирәчәкләр. Кирәк икән, медицина документлары белән танышырга, кайсы белгечкә мөрәҗәгать итәргә, кайда дәваланырга кирәклеге турында мәгълүматлар алырга була.
 
Көтәргә кирәкми
 
Красноярскидан онкология чиреннән күп мохтаҗлар күргән Михаил Кумец бездә дөрес медицина мәгълүматы җитмәү белән килешә. Интернетта ракны сода яки үләннәр белән дәвалау рецептларын тиз табасың, ә менә куркыныч диагноз куелгач нәрсә эшләргә кирәклеген белү өчен шактый җәфаланырга туры килә. Дәвалана башлаганчы шешнең параметрларын кайдан өйрәнергә, аның ни дәрәҗәдә агрессив, гормоннарга бәйле рәвештә нинди мутацияләргә китергәнен каян белергә? Табиблар да төрле сәбәпләр аркасында, нәрсә эшләсәң – яхшырак булачагын бик аңлатып тормыйлар. Авыруның тулы паспорты – уңышлы дәвалауның нигезе бит. Кайчагында шешнең элементар биопсиясен дә эшләмиләр. Дүрт ел буе үпкә яман шешенең дүртенче стадиясе (бу диагнозы булган кешенең гомере уртача дүрт-сигез ай гына) белән яшәүче Кумец чирлеләргә үз авырулары турында медицина әдәбиятын җентекләп укырга киңәш итә.
 
– Русия медицинасына нәрсә җитми? – дигән риторик сорау бирә ул. – Мәскәүдән ерагайган саен, медицина көчсезләнә генә. Беренче чиратта – диагностика мәсьәләсе. Беренчел онкологияне таба беләләр, ә диагностиканы тирәнтен өйрәнү аксый. Дәвалауны еш кына “күзгә карап” кына билгелиләр. Шуңа күрә пациентларга киңәшем – ашыкмагыз. Төгәл диагноз алу өчен ун көнегезне югалтсагыз-югалтыгыз – әле моның белән генә дөнья бетми. Яшәгән җирегездә диагноз куя алмасалар, акчагызны кызганмыйча федераль үзәкләргә юл тотыгыз. Моның белән киләчәктә акчагызны янга калдырырсыз һәм тормышыгызны озайтырсыз. Әйтик, Красноярск диспансерында моннан 20 ел элек кабул ителгән беркетмә нигезендә дәвалыйлар. Алар билгеләгән даруларны Европада күптәннән кулланмыйлар, чөнки организмга зыяны бар икән.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.04.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»