поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
05.04.2019 Фаҗига

Янгын чыгып, йортсыз калган Шәвәлиевләр: «Документларны алып чыктык, башка бөтен әйбер янып бетте»

2 апрель көнне Аксубай районы Иске Ибрай авылында янгын чыгып, Җәмил һәм Гөлфия Шәвәлиевләрне йортсыз калдырган. Кирпеч йорт янгында бөтенләй янып беткән. Без шалтыратканда, аларның район үзәгендә кирәкле белешмәләр артыннан йөрүләре иде.

– Кичә генә бөтен авыл халкы җыелып килеп, янгын урынын чистарттык. Үзебез әлегә мунчада яшәп торабыз, кечкенә улыбыз апаларда яши, – диде ул.
 
Янгын чыккан көнне ирле-хатынлы эштә булган. Җәмил мәктәптә хуҗалык мөдире, Гөлфия повар икән. Кечкенә уллары дүртенче сыйныфта укый.
 
– Иртәнге сәгать сигезенче унбиш минутта өчебез бергә мәктәпкә чыгып киттек. Көн гадәттәгечә үтеп бара иде. Сәгать берләр тирәсендә сезнең якта янгын чыккан дип кереп әйттеләр. Салам ягалардыр ди уйлап куйдым. Аннары шунда мәктәптә эшли торган апам кереп, сезнең йорт яна, диделәр бит диде. Ничек инде безнең йорт, нишләп без янырга тиеш әле, мин әйтәм. Бу хәбәргә бер дә ышанасы килми торды. Көтмәгән каза бит ул дигәндәй. Шулай дип тәкрарлый-тәкрарлый чыгып йөгердек. Урам төтен белән тулган. Кешеләр җыелган, чынлап та безнең йорт яна. Янгын түбәгә менеп үк җиткән иде. Төтенне аралап өйгә кердек тә документларны алып чыктык. Башка әйберләр янып бетте, – дип елый-елый сөйләде Гөлфия.
 
Йортларын алар җиде ел элек төзеп чыккан булган. Мал-туар асрап саткан акчага тергезгәннәр, кечкенә улларының ана капиталы да шунда кергән. Мунчалары белән сарайлары янгында зыян күрмәгән. Мунчаларын узган җәйдә генә өлгерткән булганнар. Абзарлардагы терлекне күршеләре кереп чыгарырга өлгергән.
 
Шәвәлиевләрнең олы уллары армиядә хезмәт итә икән, ноябрь ахырында Омскига хезмәт итәргә киткән. Кызлары күрше авылда кияүдә.
– Армиядәге улыбызга әйткәнебез юк әлегә. Борчып уңайсызларбыз дип куркабыз, ничек итеп әйтергә дә белгән юк. Ярый әле кечкенә улыбыз мәктәптә вакыт иде. Шөкер, беребез дә зыян күрмәде. Улыбызны үзен генә калдырып чыгып киткән вакытлар була, шундый вакытта янгын чыкса нишләгән булыр идем дип тә уйлап куям. Малны авыр булса да җыярбыз анысы, исәнлек кирәк. Газетагыз аша бөтен авылдашларыбызга, безне белгән, белмәгәннәренә сәдака акчалары өчен рәхмәтебезне әйтәбез. Изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын, исән-сау булсыннар, бәла-казалар күрмәсеннәр, – ди Гөлфия.
 
Шәвәлиевләргә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Сбербанк картасынын реквизитлары:
 
2202 2002 3736 1124 Шавалеева Гульфия Гумеровна, карта телефон номерына тоташтырган: 8-950-327-04-66.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.04.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»