поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
03.04.2019 Шоу-бизнес

«30 билет сатылды. Ә төркемем 10 кешедән тора» - Илсөя Бәдретдинова ни өчен Кайбычта аны "яратмауларын" аңлатты

Илсөя Бәдретдинованың 1 апрельдә Кайбычта узасы концерты булмады. «1 апрельдә буласы концерт булмый. Бу шаяру түгел», дигән иде ул. «Матбугат.ру» язганча, сәбәбе билетлар сатылмауда. Эльза Газизова җырчы белән элемтәгә чыгып, әлеге хәлнең нечкәлекләре, концертлар куюның авырлыклары, эстрадада эшләүнең керемле һәм чыгымлы яклары хакында сөйләште.

- Илсөя, "1 апрельдә Кайбычта буласы концерт булмый! Сәбәбе - яратмыйлар!" - дигән белдерү элеп куйган идең. Бер уйлап карасаң, бу сүзләрдә бик күп мәгънә ята. 
 
- Бөтен артистларда да була ул. Тышка гына чыгармыйлар. Минеке турырак бит инде. Бер уйлап та йөрмим кебек. Үзеннән-үзе килеп чыга. Монда "по факту" карарга кирәк. Билетлар сатылмаган. Бик аз сатылган. "30 билет сатылды", - дигән хәбәр килде Кайбычтан. Ә төркемем 10 кешедән тора. Ут һәм тавыш аппаратурасы артында утыручы егетләрем. Без бит Казан концерты белән йөрибез. Ягъни тулы бер төркем белән килеп концерт куеп китәбез. Аның чыгымнары бик зур! Шуңа "Әз кешегә килә алмыйбыз", - дип сөйләште концерт директорым Кайбыч мәдәният бүлеге мөдире белән.
 
Минем төчеләнеп, кемнәрдер кебек "чирләдем бит әле, форс-мажор булды, гаиләмдә катлаулы хәл килеп чыкты" дип утырасым килми. Ничек бар, шулай яздым. Бөтен артистларның да башыннан узган әйбер ул. Кайбер районнарда кемнедер яраталар, ә кайберләрендә юк. Мондый резонанс китәр дип бер дә көтмәгән идем. Яратмыйлар дип язганмын икән, халык начар дигән сүз түгел әле ул!
 
Тагын кабатланам. "По факту" барысы да. Билет алмаганнар, димәк, яратмыйлар. Моның бернәрсәсе дә юк. Бернинди үпкә дә булырга мөмкин түгел. Төнге сәгать бергә кадәр район мәдәният бүлеге мөдире белән сөйләштек. Ул да борчылып бетте. "Аның ярата торганнары бар, Илсөя. Килегез", - диде. Аны да аңлыйм. Андый аз сатылган урынга бара алмыйм. Мин гафу үтендем. Кирәк булса яңадан гафу үтенәм.
 
Кайбер районнарда 4-5 әр көн рәттән концерт куябыз. Шул ук районнарга башка артистлар үтмәскә мөмкин. Монда сайлаудан тора. Аллага шөкер, бүгенге көндә халыкның сайлау мөмкинлеге зур. Җырчылар бик күп. Төчеләнеп, матур итеп сөйләп утырасым килми. Мине бөтенесе яратырга тиеш тә түгел. Мин болай да "специфический" җырчы. Шулай икәнен адекват аңлыйм. Бары тик шул гына. Беркемгә дә үпкә юк. Ачу да юк. Абсолютно бернәрсә дә юк! Әгәр бу белдерүне куймаган булсам, 1 апрель көнне ерак авыллардан әбиләр алданып килергә дә мөмкин иде. 

- Яратмагач, Кайбычка янә килү теләге калдымы соң? 
 
- Кайбыч мәдәният бүлеге мөдире Рәмилә ханым белән "Концертны май аена күчереп карыйбызмы соң?" - дип сөйләшеп алдык. Минем 10 майга кадәр бер генә дә буш көнем юк. Майдан соң халык концертларга йөрми башлый. Шуның белән быел Кайбычта узасы концерт булмады инде. Кем белгән, икенче елларга тагын кереп карарбыз. Концертны кичектерү - бик начар әйбер. Андый нәрсәгә бик каршы кеше мин. "Көнендә киләләр безгә, килегез" дисәләр, безгә шул да җитә. Кемгәдер уңайсызлыклар тудырганмын икән, чын күңелемнән гафу үтенәм. Бу була торган әйбер. 
 
- Белдерү астында бик күп фикерләр калдырганнар. Араларында: "Элекке артистлар 3-5 кешегә дә концерт куеп киткәннәр", дип язганнар. Моңа карашың? 
 
- Монда дөрес аңларга кирәк. Элеккеге артистлар заманында 3-5 кешегә дә концерт куеп киткәннәр. Аларның эш планнары булган. Хөкүмәт аларга әзме-күпме акча түләгән. Ә монда мин үзем хөкүмәткә акча түлим. Концерт эшчәнлеге - бик күп акчалар таләп итә торган әйбер. Кайбер вакытта кергән керемнән 10 % кына калырга мөмкин. Ул вакытта мин бөтенләй минуска китәм. Андый очраклар да булды. Чөнки рекламалар кыйбат. Аренда, кассир һәм башкасы. Халык аны үзенчә кабул итә. 500 урынлы залны 400 сумнан тутырып куйды да, 200 меңне кесәсенә тыгып куйды дип уйлый безнең халык. Ах шулай булса иде ул! Халык күпме чыгымнар чыгасын белми. Хәер, тураган кеше генә белә. Бу очракта артистлар мине бик яхшы аңлый. 
 
- Сер булмаса, музыкантларың бер концерттан күпме гонорар ала? 
 
- Юк, юк, әйтмим. Чөнки төрлесенеке төрлечә. Төркемдә эшләүчеләрем барысы да канәгать. Һәр куелган концерттан акча алалар. Айлык хезмәт хакы юк бездә. Көнендә үк алалар. Безнең килешү буенча шулай иде. Фатирлар, машиналар сатып алалар. Әлбәттә, кредитка! Шулай булуга карамастан, алар барысы да канәгать. Мин үзем дә канәгать. Чөнки миндә чын артистлар, музыкантлар эшли. Мин аларга 1000 сум гына акча түли алмыйм! Чыбыкларын да тоташтырмаган, селкенеп кенә торган музыкантлар түгелләр! 
 
- Мәскәүдә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның 15 еллык юбилей концертларында чыгыш ясадың. Гүзәл белән сез күптән дуслармы? 
 
- Бик каты хөрмәт итәм. Дус булу - ул бүтән төрлерәк әйбер. Дус булыр өчен очрашырга, күрешергә кирәк. Ә андый әйбергә минем вакыт юк. Ачу китереп, артистларның бер эше юк дип язып куялар кайберәүләр. Тәүлегенә 4 кенә сәгать йоклыйм. Бер дә йокламаган көннәр дә була. Ә хөрмәт иткән кешеләрем байтак һәм Гүзәл Уразова шундыйларның берсе. Хатын-кыз буларак хөрмәт итәм. Ул бит әле 3 бала әнисе. Үз-үзеңне кулда тотарга кирәк! Һәрвакыт матур булырга кирәк! Төпле булырга кирәк! Балаларыңны да карарга кирәк! Халык алдына чыгып елмаеп басарга да кирәк! Әллә нинди авыр вакытлар була. Әмма халык моны сизәргә тиеш түгел. Хәтта кыядан ташланасы килгән чаклар була. 5 минуттан соң елап туктыйсың да, сәхнәгә елмаеп чыгып китәсең. Синнән дә бәхетле кеше юк кебек кыланасың. Гүзәл мине йөзләгән җырчы арасыннан зурлап чакырган икән, мин аңа рәхмәтле генә. Бик матур, югары дәрәҗәдәге чара булды. Аңлатып бетергесез. Күз алдына китерегез. Россиянең төп сәхнәсендә саф татарча концерт бара. Шыгрым тулы зал. Бу җитәкчеләр тарафыннан бәяләнергә тиешле әйбер. Кремль сараенда татар җыры яңгырый. Менә шундый әйберләрне күрергә кирәк. Бу - Гүзәл белән Илдарның хезмәте. Эшләгән кешегә сокланам мин. Афәрин!
 
Әңгәмәдәш - ELZAPAPARAZZI

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 03.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»