|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2019 Мәдәният
Татарстан Милли музее алтынчы тапкыр «Татарстан музейлар язы» акциясен уздыра1 апрельдән 7 апрельгә кадәр Татарстанда «Татарстанны музейлар язы – 2019» VI Республика акциясе уза. Акция Татарстан музейлары ассоциациясе тарафыннан Татарстан Республикасы Милли музее инициативасы белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Быел акция ТАССРның 100 еллыгына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек, WorldSkills эшче һөнәрләре елына, Россиядә Театр елына, шулай ук хәзерге заманның башка актуаль темаларына багышлана. Акциянең һәр көне билгеле бер тема астында уза. Татарстан Республикасы Милли музеенда барлык кунакларны мавыктыргыч программа көтә: музейара күргәзмә проектлары, экскурсияләр, лекторийлар, иҗади очрашулар, квестлар, флешмоблар, мастер-класслар һәм башкалар уза.
Атна дәвамында музейга керү бушлай!
2 апрель:
«Театр яктылыкка, нурга илтә» – Россиядә Театр елына багышланган көн
10.00 – театральләштерелгән тамаша, музей дәресләре, квест-уеннар, шулай ук республиканың әйдәп баручы театр эшлеклеләре белән очрашулар
13.30 – “Иммерсив спектакль – нәрсә ул?
“Анна Каренина” иммерсив спектакль актерлары белән иҗади очрашу»
14.00 –“ Клiчу Вас на Победу”– Россия һәм Белоруссия халыклары бердәмлеге көненә багышланган Я. Купала музее күргәзмәсен тәкъдир итү
3 апрель
“Вакыт җепләре” – ТАССРның тарихына багышланган чаралар циклы
12.00 – «Мин – Россия гражданины! Мин – Татарстан баласы!» илнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы
15.00 – "ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» - проектны тантаналы тәкъдим итү һәм «Фәйзулла Туишев: виртуоз-гармунчы" күргәзмәсен ачу
4 апрель
“Мин хәтерлим, мин горурланам!” – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 елыгын бәйрәм итүгә әзерлек көне
11.00 – “Җиңү юллары”- пресс-тур
14.00 – “Безнең геройлар” - түгәрәк өстәл утырышы.
Оештыручы – Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе
15.00 – “Солдатларның кайчан җырлый...” – музыкаль программа
5 апрель – “Музейның туган көне”
10.00 – халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе
11.00 – “Язгы вернисаж”– концерт программасы
13.00 – “Ел фасыллары”.
“Ренессанс" камера оркестрыннан музыкаль программа»
14.00 – “Экпонатлар парады” - традицион «Бүләк итү көннәре» акциясен тантаналы ябу
15.00 – бәйрәм табыны
6 апрель
“Без дөньяда, дуслыкта яшиячәкбез!” – төп халыкларның Халыкара телләре елына багышланган
12.00 – “Дулкынландыргыч күргәзмә” – декоратив күселәр күргәзмәсе
12.00 – “Идел буе чишмәләре” әйлән-бәйлән уены
13.00 – «Без дөньяда, дуслыкта яшәячәкбез!» - Татарстан Халыклары дуслыгы йорты концерт программасы
14.00 – “Язгы тамчы” музыка мәктәбендә укучы балалар концерты
7 апрель
“Кеше хезмәт өчен туган” – Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган чаралар
12.00 – “Зәркән сәнгате традицияләре” - театр элементлары белән тематик экскурсия
13.00 – “Операның серле дөньясы” вокаль музыка концерты
13.00 – " Криво-лукаво полю ныряло» - квест-сәяхәт
14.00 – “Останың зәркән эшләре” – XVIII гасыр ахыры-XX гасыр башындагы уникаль татар бизәкләре турында лекция
15.00 – “Татар бизәкләре” – мастер-класс
Барлык күргәзмәләр һәм Татарстан Республикасы Милли музее экспозицияләре, балалар интерактив мәйданчыгы, музей сувенир лавкасы эшли.
Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 292-89-84
--- |
Иң күп укылган
|