|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2019 Мәдәният
Ваһаповфест конкурсының беренче җиңүчеләре билгеле (ФОТО, ВИДЕО)Бу көннәрдә Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсының финал этаплары бара. Кичә конкурс программасына беренче тапкыр кертелгән “инструменталь башкару” номинациясендә җиңүчеләр билгеле булды. Музыкантлар арасында беренче урынны Казан дәүләт консерваториясе студенты Ильяс Шәрипов яулады. Икенче урында – шулай ук консерватория студенты Рамазан Гыйниятов һәм Октябрьский музыка көллиятенең кубызчылар ансамбле (Башкортостан). Өченче урынны – Илнур Галиев (Казан консерваториясе) һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең тальянчылар ансамбле бүлеште.
Бүген, 1 апрельдә конкурсның “вокал” номинациясендә җиңүчеләр билгеле була.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – Ваһапов фестиваленең 15 еллык юбилеена багышланган гала-концертка тәгаенләнгән. Ул 15 май С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|