поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
30.03.2019 Шоу-бизнес

"Замяли вопрос, Сөбханалла... Конфликт исчерпан, Машалла..."

Концерт түгел, могзиҗа! Күзгә күренми торган алып баручылар, бер җыр эчендә дүрт күлмәк алыштырган Лилия Хәйруллина, көзгедән ясалган биюче сыннар, тәнәфестә аерым концер куйган "Сорнай" ансамбле, Башкортстаннан килеп җитә алмаган Әнвәр Нургалиев... Болар барысы да "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәге сәхнәсендә "Болгар" радиосы оештырган шоу-концертның могҗизалары иде.

"Утлы шоу, хитлар, көтелмәгән образ, ялкынлы күренешләр һәм моңа кадәр булмаган тамаша" дип "Болгар" радиосында яңгыраган рекламасы гына да интрига тудырган бу шоу чынлап та, гадәти генә концерт булмады. Тамашачыларны күп сөйләп, артыгын җырлап, көчләп кул чаптырып ялыктырмыйча, һәр чыгыш саен таң калдырып, күңелле ял бүләк итте бу кичә. Һәр бүлекне ачып җибәргән шоу-биюләр, баян, курай, кубыз кебек милли уен кораллары ансамбле чыгышлары тамашаны затлы бәйрәм итте. 
 
Концертта татар эстрадасының популяр артистлары Илсөя Бәдретдинова, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Ришат Фазлыйәхмәтов, ИлСаф, Венера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, "Казан егетләре", Рафинә Ганиуллина, Гөлназ Асаева,  Илмира Нәгыймова, Рөстәм Закиров, Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов, Илназ Сафиуллин, Рамил Шәрәпов, Закир Шаһбан, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, “Казан егетләре”, Илнар Миранов, Айдар Рәкыйпов, Алсу Фәракшина һәм Айнур Сөләйманов дуэты катнашты. 
 
Беренче сюрприз тамашачыларның залга кереп утыруга концерт программасы белән танышуы булды. Алдан ук һәр урындыкка җырчылар, җырлар һәм җыр авторлары исемнәре язылган буклетлар куелган иде. Шул рәвешле җырчылар сәхнәгә игълан итмичә генә чыктылар. 
 
Икенчедән, сәхнәдә алып баручыларның бөтенләй булмавы гаҗәпләндерде. Күктән иңгән тылсымлы аваз сыман яңгыраган тавышларның "Болгар" радиосы алып баручылары Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин, Гөлназ Фәйзрахмановва, Илфак Хафизов, Айгөл Хәйруллина икәнлеген тамашачы барыбер танымый калмады. 
 
Өченчедән, "Болгар" радиосы алып баручылары тамаша залыннан берничә очраклы кешене сайлап бүләкләр дә тапшырды. Хатынының әнисен алып килгән ир-егет киләсе концертка билетлар, ә концертка берүзе килгән ханым "Вип кунак" исеме алып кайтып китте.
 
"Зинһар өчен, кермә төшләремә" ретро җырын һәм күңелле заманча җыр башкарып сөендергән Венера Ганиеваны тамашачылар дәррәү алкышлап җибәрми торды. "Мин бит блогер. Инстаграмда миңа лайклар куегыз, яме. Күптән түгел берәү "картайгансын инде, сәхнәгә чыкма", дип язса да, сезнең каршыга чыктым әле, бу кадәр матурлыкны өйдә ничек саклап ятасың!? Мин бик бәхетле!", диде.
 
Могҗизаның чираттагысы тәнәфестә көткән икән. Дәртле көйләргә урыннарында түзмичә биеп утырган тамашачы, беренче бүлектән соң чәйләп алуны да онытып, икенче мини-концертны тамаша кылырга йөгерде. Залда "Сорнай" фольклор ансамбле кунакларны тәнәфес буе биетте. 
 
Эстраданың яңалыклардан кайнап торуына, җырчылар барысын да инстаграмга чыгарып салуларына без күнегеп беттек инде. Шул нисбәттән Элвин Грей белән Гүзәл Уразованың дуслашуына пародия ясаган Алсу Фәракшина белән Айнур Сөләйманов "Красивая, хороший" җыры көенә "Замяли вопрос, Сөбханалла... Конфликт исчерпан, Машалла..." дип җырлап бирделәр.
 
Концертның иң күңелле урыны, мөгаен, Илсөя Бәдретдинованың тамашачылар белән бергә элекке җырлардан тезелгән попурри җырлавы булгандыр. Җырчыга күшылып рәхәтләнеп җырлап утырудан күңеле булган халык, ахырдан чыгарга тиешле Әнвәр Нургалиевнең килмәвен дә җиңел кичерде, ахрысы. 
 
Могҗизалы концертта могҗиза турында фикерләр күп яңгырады. "Могҗизаны һәркем үзе тудыра", "тормышта һәрнәрсәдән дә могҗиза күрә алыйк" дигән сүзләрнең бу авыр заманада яхшыга ышанычы беткәннәргә дә тәэсире булмый калмагандыр. Гадәттә, без могҗизаны Яңа ел алдыннан көтәргә күнеккән. Күңелләргә яз рухы кергәнгә күптән инде. Ә календарьда яз башлаганны бирле үч иткәндәй кар ява да, буран дулый. Кичә концерт алдыннан ява башлаган кар, концерттан чыкканда әле һаман ява иде. Инде җылы язның килүенә дә бар өмет могҗизага гына.. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»