|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2019 Мәдәният
Кариев театрында «Кинематография күзлегеннән театр» темасына багышланган лекцияләр һәм мастер-класслар узачак24 март көнне Кариев театрының кече залында «Кинематография күзлегеннән театр» темасына багышланган лекцияләр һәм мастер-класслар узачак. Чыгыш ясаучылар:
* Рәмис Нәҗмиев - режиссер, сценарист, театраль фотограф;
* Илшат Рәхимбай - режиссер һәм сценарист халыкара кинофестивальләр, «Кино сәнгатендә кешелеклелек өчен» ТР Президенты премиясе лауреаты;
* Адилә Хәйбуллина - кино белгече, Казан театр училищесында «кино тарихы» һәм «театр тарихы» курсларын укучы, Халыкара яшьләр кинофестивале программа директоры.
Спикерлар кино һәм театр дөньясындагы заманча тенденцияләр турында сөйләячәк һәм кино өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Керү ирекле, алдан теркәлү https://kalebtatar.timepad.ru/event/9.../ .
Ликбез сәгать 12:00 башлана.
--- |
Иң күп укылган
|