поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
25.03.2019 Җәмгыять

Күңел ишекләре һәрвакыт ачык

Моннан ике ел элек Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе итеп Ренат Азизов сайланган иде. Шул дәвердә ул үзен лаеклы җитәкче, сәләтле режиссер буларак танытырга өлгерде. Бүген укучыларыбызны аның белән якыннанрак таныштырырга булдык.

Ренат Әбдерахман улы Новокуйбышевск шәһәрендә туган. Ул кечкенә чакта Азизовлар гаиләсе Үзбәкстанга күченә һәм малайның балачагы, мәктәп еллары шунда уза. “10нчы сыйныфта укыганда кинәт кенә җыр-моңга сәләтем ачылды. Мәктәптә узган чараларда, кичәләрдә Филипп Киркоров, Александр Розенбаум репертуарларыннан популяр җырларны башкара башладым. Ә бервакыт радиодан Айдар Галимовның җырлавын ишетеп, татар моңына гашыйк булдым. Шул көннән башлап татар җырлары җырлыйм”, - дип искә ала Ренат. Улының сәләтен күреп, әнисе Фәридә аны музыка мәктәбенә укырга бирә һәм егет аккордеон сыйныфын уңышлы тәмамлап чыга.

- Язмыш мине шулай әкрен генә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән очрашуга әзерләгәндер инде. Гаиләбез белән кабат Новокуйбышевскка кайтып төпләнгән елны шәһәргә бу ансамбль концерт белән килде. Татар концертын беренче тапкыр сәхнәдә каравым булгангамы, ул миндә аеруча зур тәэсир калдырды.
 
Концерт тәмамлануга сәхнә артына үтеп, Илгиз абый Колючевны эзләп таптым да ансамбльгә алуын соралдым. “Безнең яңа программа әзер инде, аңа үзгәрешләр кертеп булмас. Яңа елдан соң, февраль-март айларында кил, карарбыз”, - диде ул. Тик минем шул чаклы көтәргә түземлегем җитмәде, көн саен диярлек шалтыратып: “Ансамбльгә алыгыз мине!” - дип йөдәтеп бетердем. Илгиз абыйның мине алмый башка чарасы калмады, бугай. Шулай итеп, 2000 елның ноябрендә ансамбльнең яңа концерт программасында тәүге тапкыр чыгыш ясадым, - дип сөйли Ренат Азизов.
 
Ренат Самараның архитектура-төзелеш институтының икътисад һәм идарә факультетын тәмамлаган, бүген өй җиһазлары сату белән шөгыльләнүче бер фирмада генераль директор урынбасары вазифасын башкара. Новокуйбышевск шәһәренең “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе буларак, төрле чараларда актив катнаша. Ренат Әбдерахман улы - өч баласына үрнәк әти, ышанычлы гаилә башлыгы да.
 
- Тормыш иптәшем Нинага аеруча рәхмәтлемен. Бөтен өй эшләрен, балалар тәрбияләүне үз җилкәсендә тартмаса, җәм-гыять эшләрен алып бара алмаган булыр идем. Ул минем терәк һәм рухландыручы!
 
Зур ышаныч баглап, мине ансамбльнең сәнгать җитәкчесе итеп сайлап куюлары, даими ярдәм итеп торулары өчен Илгиз абыйга, коллективка да мең рәхмәт. Иптәшләремне һәм яраткан тамашачымны борчымаска, аларның ышанычын акларга тырышачакмын.
 
Киләчәккә ансамбльнең планнары зурдан. Әлегә концертларыбыз Управленческий бистәсенең “Чайка” мәдәният сараенда уза. Халык та, артистларыбыз да анда йөрергә ерак, дип зарланалар. Шуңа “Ялкынлы яшьлек”нең туган йорты — “Металлурглар” мәдәният сараена кайтырга телибез. Самара тамашачысына якынрак буласы килә.
 
2020 елда “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә 50 яшь тулачак. Юбилейны, һәрвакыттагыча, матур концерт программасы белән уздырырга ниятлибез. Тамашачы канәгать калыр, дип өметләнәбез, - дип сөйләде Ренат Азизов.
 
Менә шундый ул иҗат кешесе - гаиләсен, шәхси тормышын читкә куеп, халык күңелен күрергә тырыша. Ничек кенә арыса, авырса да, тамашачыга сиздерми, күңел ишекләре һәрвакыт ачык, ә йөзендә елмаю балкый.
 
Без Ренат Әбдерахман улын, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистларын һәм мәдәнияткә кагылышлы барлык һөнәр ияләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, алга таба да уңышлар, илһам, күтәренке кәеф һәм нык сәламәтлек телибез.
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 25.03.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»