поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
23.03.2019 Шоу-бизнес

Митхун Чакроборти үлгән?

Күптән түгел “Ватсапп”та “Митхун үлгән” дигән хәбәр таралды. Якын туганым да, күреп белгән кешем дә түгел, әмма дә ләкин күңелнең бер кылы зыңлап куйды. Заманында куе кара чәчләрен бер кул хәрәкәте белән генә артка җибәреп, җырлый-җырлый биеп киткән озын буйлы чибәр һинд егетенә гашыйк булучылар арасында мин дә бар идем бит.

“Танцор диско”, “Танцуй-танцуй” “Гуру”кебек киноларга чират торып билет алган, елый-елый караган чаклар иде ул. Заман белән бергә Һиндстан кинолары да үзгәрде. Шуңа күрәдер халык аларга йөрми башлады. Митхун да онытылды... Безнең экраннардан югалгач, ничек язылды икән аның язмышы? Үз иленең генә түгел, бөтен дөнья хатын-кызларын гашыйк иткән Джимми хушлашмыйча китте микән ни?
 
Митхун Чакроборти 1950 елның 16 июнендә туган. Аңа Гоуранга дип исем кушканнар, әмма үскәч, ул исемен үзгәрткән. Телекоммуникацияләр компаниясендә эшләгән гади эшче улы башлангыч белемне туган авылында алган. Соңрак Калькуттада шотланд колледжында укыган. Егетнең актерлык осталыгы шулвакытта ук ачыла башлаган: бәйрәмнәрдә кечкенә тамашалар уйнап, кунаклар алдында чыгыш ясый торган булган. Яшьлеккә дәрт кенә түгел, дуамаллык та хас. Соңгысы аркасында Митхун  cулрадикаль крестьяннар хәрәкәтенә  кушылып китә. 1971 елда дәүләт власте әлеге хәрәкәтне  тулысынча баса. Анда катнашучыларны я төрмәгә утырталар, я җәзага тарттыралар. Мондый язмыштан йолып калыр өчен әтисе Митхунны үзенең Бомбейдагы абыйсы янына җибәрә. Әлбәттә, зур мегаполиста үз көнен үзенә күрергә туры килгән авыл баласына җиңел булмый. Акча эшләр өчен егет косметика компаниясенә эшкә урнашып, өйдән-өйгә бизәнгечләр, буяулар тәкъдим итеп йөри башлый. Көннәрдән бер көнне баганада актерлыкка укырга чакыручы зур плакат күреп кала ул. Бала чагыннан актер булырга хыялланган Митхун моны язмыш билгесе дип кабул итә. Пуна белән Бомбей арасының шактый ерак булуы да куркытмый үзен: ике дә уйламый максатына карый юл ала. Тик Кино институтына беренче тапкырдан керә алмый ул - түбән катламнан булуы комачаулый. Әмма егет бирешми, кат-кат килә һәм әлеге уку йортына кереп кенә калмый, аны кызыл дипломга тәмамлый.
 
Митхун 1976 елда “Два незнакомца” кинотасмасында үзенең беренче эпизодик ролен башкара. Әмма ул әле танылу китерми. “Королевская охота” киносында аучы-сантал ролен уйнагач күрәләр аны. Образга яхшырак керер өчен яшь актер әлеге кабиләнең тормышын һәм йолаларын өйрәнә, хәтта алар белән ауга чыга. Фильм “Алтын Лотос” белән билгеләнә, ә Митхун “Иң яхшы ир-ат роле” өчен бүләкләнә. Тик танылу баскычының беренче басмасына басса да, яшь актер күтәрелеп китә алмый, берничә елга шунда туктап кала. Нишләптер күрмиләр аны. Әмма Митхун бирешми, нинди роль тәкъдим итәләр, шуңа риза булып уйный. 1980 елда гына ун роль башкара ул. Һиндстанда да тырышкан эзләгәнен таба икән. 1982 елда зур экраннарга “Танцор диско” киносы чыга.  Менә шуннан соң Болливудта Митхун йолдызы кабына инде!.. Әлеге роле кыска гына вакыт эчендә яшь актерны үз илендә генә түгел, дөнья күләмендә таныта. Чакроборти Һиндстандагы иң югары гонорарлы актерга әйләнә. Режиссерлардан тәкъдимнәр ява, ул уйнаган фильмнар шунда ук популярлашып китә. Дистә елга якын шулай дәвам итә. Шул вакыт эчендә Митхун “үлеп” гашыйк була торган уңай геройларны уйнаудан туктап, аплуасын алыштырырга һәм “явыз адәм”гә әйләнергә дә өлгерә. “Палач” фильмында уйнаганнан соң ул, мәсәлән, “Иң яхшы тискәре роль” өчен бүләкләнә. Бераз алга китеп әйтергә кирәктер, 2005 елда “Схватка” фильмының премьерасыннан соң Митхун сәхнәгә чыгып, үзен яратучы тамашачылары алдында явыз рольләре өчен гафу үтенә.
 
90 еллар башында актер иҗаты берникадәр тоныкланып кала. Рольләре азая, ул уйнаган кинолар танылу яулый алмый. Уңыш булмау карьерасына тискәре йогынты ясап кына ткалмый, гаилә бюджетын да саектыра. Шул вакытта Митхун җитди адым ясый. Бомбейдагы бар мөлкәтен сатып, гаиләсен зур булмаган бер йортка күчерә дә, муеныннан бурычка батып, “Мудумалай” паркыннан ерак түгел кечкенә җир участогы сатып ала һәм кунакханә төзи. Биш ел дәвамында төзелә ул биш йолдызлы отель.  Шуннан соң тагын берне төзи. Әлеге бизнесның нечкәлекләренә төшенеп алган актерның тулы бер отельләр челтәре барлыкка килә һәм ул “Һинстанның иң бай кешесе”нә әйләнә.
 
Ә шәхси тормышына килгәндә, Митхун бәхетен ике тапкыр сыный. Аның хәләл җефете булырга теләгән туташлар “чиратка тезелә” башлаган чорда араларыннан иң чибәрен – модель булып эшләүче Хелен Льокны сайлый ул. Әмма бик тиз үзенең ялгышуын аңлый. Яшь гаилә таркала. Икенчегә Йогита Бали исемле актрисаны хатын итеп ала. Иҗат юлының башында гына булса да, яшь актриса гаилә бәхете хакына карьерасы турында онытып, сәхнәдән китә. Ире теләгәнчә бар булмышын гаиләсенә багышлый. Бер-бер артлы Митхунга Мимох, Римох һәм Намаши исемле өч ул бүләк итә. Дүртенче балалары - кызлары Дишани Чакробортилар гаиләсенә көтмәгәндә килеп кушыла. Актер сабыйны чүп савытыннан таба һәм ике дә уйламый үз тәрбиясенә ала. Күрүебезчә, Митхунның тормышы үзе уйнаган кинодагы геройлар язмышыннан һич калышмый. Бүген балалары үсеп буй җиткән инде. Ике өлкән улы әтисе юлыннан сайлаган – кино йолдызларына әйләнгәннәр. Дишани да актерлык осталыгына укый. Митхун Чакроборти йортында гаилә кыйммәтләре югары бәһалана. Фәрештә икән үзе, канатлары гына җитми, дияргә ашыкмагыз. Тормышта төрлесе була. Митхун да хаталардан хали түгел. Чакробортилар гаиләсендә 2013 елда хыянәткә бәйле зур гауга чыга. Аның иҗатын яратучылар 80 елларда ук  Митхунны бик күп киноларда бергә уйнаган Шри Деви белән “парлаштырып” куйган иде. Утсыз төтен чыкмый, дигәндәй... Актриса белән мөнәсәбәтләрен яшерергә тырышса да, гыйшкы турында хәбәр таралган. Әмма Митхун бу мөнәсәбәтләргә чик куеп, тормыш иткән хатынын сайлаган. “Гаилә - минем барлык уңышларым һәм җиңүләремнең нигезе. Минем Йогита кебек хатынны дөньяның бер почмагында да табып булмас. Андыйлар сирәк ул!”-дигән.
 
Күренүенчә, актерның тормыш йомгагы чәчәкләр сибелгән такыр юлдан гына тәгәрәмәгән. Төрлесе булган: танылуның иң югары биеклегенә күтәрелгән чагы да, онытылган вакытлары да, дан-шөһрәттә йөзгән чагы да, гайбәткә сәбәп биргән вакытлары да...  Тик ничек кенә булмасын, ул һәрвакыт гаиләсе белән булган. Бүген дә җитмешкә җитеп килгән Митхун исән-сау Һиндстанында яшәп ята. Инде яше шактый булуына карамастан, актер кинодан һәм бизнестан буш вакытында спорт белән шөгыльләнергә, футбол уйнарга, бокс бирешергә, көрәшергә ярата ди.
 
Эльмира Ибраһимова.
 
Фото ачык чыганаклардан алынды. 

---
Өмет
№ --- | 22.03.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»