поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
19.03.2019 Җәмгыять

«Ярдәм итегез: түбәдәге кар эреп, фатирыбызны су басты»

Авиатөзелеш районының Айдаров урамы, 8а йортында яшәүчеләр өчен 8 март «бүләге» күңелләрендә озак сакланыр әле. Көннәр кинәт җылытып җибәрү сәбәпле, түбә башындагы кар эреп, соңгы, бишенче катта яшәүчеләрне су баскан.

Өч көн буе фатир түшәмнәреннән кар суы агып торган. Аннары бүләк өстенә бүләк дигәндәй, дүрт-алты көнгә суны бетергәннәр. Су бишенче этаждан аскы катларга да төшкән. Аш бүлмәсенә яңа гына ремонт ясаган Нурия апа аптырашта. Редакциябезгә, беренче булып, ул ярдәм сорап шалтыратты. «Кухня гарнитурын берничә көн элек кенә куйган идек, су ага башлагач, дымнан аның кайбер өлешләре, өстәл өслеге күперде, тарттырылган түшәмдә таплар барлыкка килде», – ди Нурия апа.
 
Айдаров урамындагы әлеге йортны су басканы урам ягыннан ук күренә. Өченче подъезд турысында иң өске катта фасад юешләнеп торган урында штукатур коела. Карап торышка да йорт иске. 1968 елда төзелгән икән. Ремонт та күптән ясалмаган. Подъездга килеп керүгә, борынга сасы ис килеп бәрелде. Баксаң, биредәгеләр инде еллар буе шундый шартларда яши. «Канализация торбасы тишелгән, диләр. Бу ис башыбызга капты инде, шикаятьләр дә юлладык – файдасыз», – диләр яшәүчеләр. Бишенче катта яшәүче Резедаларга күтәреләбез. Түшәмендәге кайбер урыннардан хәзер дә тамчылар тамып тора. Аскы катларга су китмәсен өчен, Резеда торбаларга пластик шешәләр бәйләгән. Шкаф башларына табаклар тезеп чыккан. «Яңгыр яуса, түшәмнән болай да су үтә иде, тик моның кадәр су басканы юк иде әле. Табаклар җиткереп булмый. Беренче көнне төне буе ярты сәгать саен су түгеп тордым», – ди. Су басу эзсез узмаган, түшәмнәрдә сары, коңгырт таплар барлыкка килгәч, обойлар купкан, бар җир дымлы.
 
 
Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәкара үзәгенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча баш белгече Таһир Вәлиди аңлатуынча, чорма, йорт түбәсе гомуми кулланылыштагы милек булып санала. Аның торышы өчен идарәче компания җаваплы. Хәер, бу хәлләрдән соң торак-коммуналь хезмәткәрләре кыш буе селкенмәгән карны төшереп киткәннәр китүен. Тик судан зыян күргән гаиләләргә әллә ни вәгъдә итмәгәннәр.
 
Айдаров урамы, 8а йортында яшәүчеләрнең зарлары су басу белән генә чикләнми. Әйткәнемчә, канализация исе чыгып тору борчый. Нурия апаның фатирында краннан ага торган су басымы түбән икән. Вентиляция тиешенчә эшләми. Барысы да йортка ремонт ясауларын көтә.
Ә ремонт тиз генә ясалмас, ахры. Казан шәһәре мэриясеннән алынган мәгълүматлар буенча, «Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән (№1081, 2017 елның 29 декабреннән гамәлдә), Татарстан территориясендә урнашкан күп катлы йортларны капиталь төзекләндерү төбәк программасы үтәлешенең кыс­ка вакытлы программасы расланган. Әмма Айдаров урамы, 8а йорты әлеге исемлеккә кермәгән. Дөрес, йортны төзекләндерү планлаштырыла. Программа буенча комплекслы капиталь ремонтны – 2042 елда, җылылык сис­темасын төзекләндерү, электр энергиясен исәпләү счетчикларын кую эшләрен 2043 елда башкарырга җыеналар. Мөһим момент: капиталь төзекләндерү вакыты үзгәрергә мөмкин. Дөрес, моны шәһәр мэриясе хәл итми. «Күп катлы фатирларда капиталь төзекләндерүне оештыру турында»гы 52нче законның 11нче маддәсе, 3нче бүлеге буенча, капиталь төзекләндерү датасын үзгәртү түбәндәге критерийларга бәйле: техник характеристика, гомум кулланылыштагы объектларның торышы, соңгы тапкыр капиталь төзекләндерү ясалу вакыты, милекчеләрнең капиталь төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать итүләре, финанс мөмкинлекләр.
 
 
Ни гаҗәп, әлеге йортка хезмәт күрсәтүче Авиатөзелеш районының торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясендә капиталь ремонтның кайчан ясалачагын бөтенләй белмиләр.
 
– Соңгы тапкыр капиталь ремонт 2004 елларда ясалган булган. Без капиталь төзекләндерү вакытын үзгәртә алмыйбыз. Быел кар күп булды, шуңа да төшереп торсак та, түбәдә калып, эрегән, берничә фатирны су баскан, хәзер берни эшләп булмый. Көннәр җылынгач, кар эреп беткәч, йорт түбәсен төзекләндерәчәкбез, – диде идарәче компаниянең торак-коммуналь хуҗалыгы буенча директор урынбасары Анатолий Власов.
 
 
Зыян күргән гаиләләрнең фатирларын подрядчы оешма хезмәткәрләре килеп ремонтлаячаклар дип вәгъдә иттеләр, ә канализация исенә килгәндә, Анатолий Власов шәхсән үзе бу мәсьәләне тикшерергә сүз бирде. Әгәр дә идарәче компания сүзендә тормаса, йорт милекчеләре Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 19.03.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»