поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.04.2010 Мәдәният

ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕН НИЧӘ ЯШЬТӘ БИРӘЛӘР?

Татар сәнгатькәрләре, бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр өчен Тукай премиясе дәрәҗәле дәүләт бүләге. Гадәттә премия бирелә торган көннәрдә нигә тегеңә түгел, нигә моңа дигән сүзләрне чыш-пыш килеп сөйләнүчеләр дә, кычкырып әйтүчеләр дә җитәрлек була. Мин исә бөтенләй башка сорауга җавап табарга тырыштым. Аны ничә яшьтә бирәләр соң?

Апрель безнең өчен Тукай ае буларак үтә. Узган ел 26 апрельдә шагыйрь бәйрәменә шактый кеше җыелган иде. Аның тантаналы төстә, милли итеп оештырылуына сөенеп туя алмадылар. Кайчак башны җүләргә салу комачауламый дип, менә шул бәйрәмдә тирә-юнемдә басып торучылардан сораштыра башладым.

 

– Белмисезме, Тукай премиясен ничә яшьтә бирәләр?

 

– Ишеткән юк…

 

– Яшькә түгел, китап санына карыйлар бугай…

 

– Пенсиягә чыккач бирәләр…

 

– Ә язучылар, шагыйрьләр пенсиягә чыгамы?

 

– Пенсиягә чыкмасалар да пенсия ала торганнардыр…

 

Без сөйләшеп торган арада сәхнәдә чираттагы премия лауреатларын атадылар: Зиннур Мансуров, Зөлфәт Хәким… Янымдагылар аларга игътибар итеп тормый сорауларыма җавап эзләде…

 

Аннары үзем уйга калдым. «Тукай премиясен ничә яшьтә бирәләр?» дигән сорау белән түгел, «Бу мәртәбәле бүләккә кем ничә яшьтә лаек булды икән?» – дип үз башымны катырырга тотындым. Әлеге сорауга җавап бирү өчен иң беренче чиратта башта Тукай премиясе лауреатлары исемлеген эзләргә керештем. Казандагы Тукай музеенда аларның исемлеге язылган ике стенд тора, өченчесенә, күрәсең, акча җитмәгән, шуңа күрә барысы да язылып бетмәгән. Хәзер мәгълүмат эзләүнең иң җайлы һәм нәтиҗәле ысулы – интернет. Шуның аша әдәбиятка, язучыларга, гомумән, татарларга кагылышлы сайтларны берәм-берәм актарырга керештем.

 

Һәм… Мөслим районының укытучысы сайтына барып төртелдем. Интернет Тукай премиясе лауреатлары дигән сүзләрне иң беренче чиратта нәкъ менә аның сайтында күрсәтте. Афәрин! Гадәти бер авыл укытучысы шәхси сайтын булдырып, анда әллә никадәр кирәкле мәгълүмат туплаган. Лауреатлар исемлеген урнаштырган, ни өчен алганнарын язган. Тик кайбер төгәлсезлекләргә очрадым, шуңа күрә исемлек эзләүне дәвам иттем. Чираттагы тукталышым Тукай туган көндә дөньяга аваз салган «Тукай» сайты булды. Сайт эшли башлаганга берничә көн генә, шуңа да карамастан, монда инде шагыйрь рухын бирергә тырышканнар. Лауреатлар исемлеге дә булачак... Алар өчен аерым махсус сәхифә булдырганнар, исемлек кенә түгел, һәркайсы турында мәгълүмат та урнаштырырга җыеналар. Хәзергә исә аларны барлау, туплау белән шөгыльләнәләр. Исемлек табылды. Ләкин тукталып калмадым, интернет буйлап «йөрүемне» дәвам иттем. Юкка түгел икән, Милли китапханә сайтында Г. Тукай дәүләт премиясе лауреатларының тулы исемлеге урнаштырылган. Халык үзенең югары мәртәбәләргә ирешкән иҗат әһелләрен белеп торсын дигән уйда янучылар бар бит ул.

 

Исемлектәге язучылар, шагыйрьләрнең туган елларын таптым һәм кайсы, ничә яшьтә Тукай һәйкәле каршында бүләкне алганын исәпләдем. Кешегә теләсә нинди сорау биреп йөрүе генә җиңел ул… Шулай да иренми еллар санап утырдым. Һәм менә мондыйрак нәтиҗәгә килдем. Язучы, шагыйрь лауреатлардан Тукай премиясен 40-50 яшьтә алганнар – 11.

 

51-60 яшьләрдә лаек булучылар – 10.

 

60 ларын тутырып лауреат булучылар 30 га якын.

 

Бәйрәмдә җавап бирүчеләр хаклы булып чыга түгелме? Пенсия яшендә бүләкләнүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Ә пермия алган иң яшь кеше_кем булган соң? Халык шагыйре Равил Фәйзуллин 1978 елда 35 яшендә «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен лаек була. Драматург Диас Вәлиев 1979 елда «Дарю тебе жизнь» пьесасы өчен 38 яшендә ала. Драматург Хәй Вахит – 42, шагыйрь Марс Шабаев – 43, язучы Туфан Миңнуллин, шагыйрь Шәүкәт Галиев 44 яшьләрендә бүләкләнә.

 

Инде иң өлкән яшьтә лауреат булганнарга килик. Монда беренче урынны язучы Гомәр Бәширов алып тора. Аңар премия 94 яшендә бирелгән. 90 нан өскә чыккач алган башка берәү дә юк. Язучы Я. Зәнкиев 85 тә, Миргазиян Юныс 77 дә, Мөсәгыйть Хәбибуллин 76 да, Әхсан Баян 72 дә бүләкләнгән.

 

Тагын бер күзгә ташланган үзәнчәлек:әдәбият өлкәсеннән бары бер хатын-кызга – шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага 1991 елны 63 яшендә «Илле җыр» китабы өчен Тукай премиясе бирелгән.

 

Менә шулай, мәртәбәле бүләкнең төгәл бәясе (300 000 сум) булса да, аны алуның билгеле бер яше юк. Иң мөһиме – халкың алдында күрсәтерлек эшең булсын. Кайчан да булса бер премия үзе эзләп табар. Хәтта бу дөньяда булмасаң да…

 

Фото http://www.gabdullatukay.ru/ сайтыннан


И. ЯРМИ
Пар алма
№ |
Пар алма печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»