поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
16.03.2019 Милләт

Милләтебезне матурлык саклар

Март башында Тольяттида “Татар кызы-2019” бәйгесе уздырылган иде. Бу турыда "Самар татарлары" сайтында хәбәр булды инде. Ә бүген игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк мәкаләне махсус “Бердәмлек” газетасы өчен шушы бәйгеләрне даими оештырып килүче, проблеманы эчтән күреп белүче Зөлфия ГАЛИХАНОВА язып җибәргән. Рәхим итеп укыгыз.

2011 елда Чиләбе өлкәсендә беренче мәртәбә “Татар кызы” бәйгесе оештырылуын ишеткәч тә, ”Эх, безнең Тольяттида да шундый бәйге уздырасы иде”, дигән уй башыма кереп утырды. 2014 елда, ниһаять, Тольятти һәм Самарада бу бәйгене оештырып карадык. Беренче коймак төерле була, диләр. Без күзаллаган теләкләр тормышка ашып бетмәде бугай. Берничә елдан соң Казан егетләре Самарада “Татар кызы” бәйгесе оештырып, шул ук тырма башына бастылар.
 
“Татар кызы” бәйгесе күңел ачу гына түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен ачып күрсәтүче, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтаручы, телебезгә карата ихтирам уятучы, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләүче чара булырга тиешлеген аңладым мин. Үткән хаталарны җентекләп тикшергәннән соң, “Татар кызы” бәйгесенең кагыйдәләрен камилләштердек тә 2017 елда кабат, җиң сызганып, татар кызларын барларга керештек.
 
Ул чарада 8 кыз катнашкан иде. Туган телебездә үзләре белән таныштырдылар, яшәгән төбәкләре турында матур гына сөйләп, залда утыручыларның ышанычын яуладылар. Ашъяулыкларга төрелгән баурсак, пәрәмәч, кош теле, гөбәдия кебек милли ашлар сәхнәбезне бизәп торды. Иҗат бәйгеләре дә тамашачыны таң калдырды. Тольяттиның “Язлар моңы” иҗат фестивале белән беррәттән “Татар кызы” бәйгесе уздыруның да файдасы зур булуын күрергә насыйп булды. Ләкин ул бәйгедә кызлар арасында хөсетлек, көнләшү кебек табигый хисләр, ярыш кызулыгы сизелеп торды. “Татар кызы-2017” дип жюри бертавыштан Юлия Гыйниятованы атады.
 
Шул кимчелекләрне исәпкә алып, 2018 елда яңарышлар тагын да күбрәк булды. Тәрбияле, укымышлы, иманлы, шул ук вакытта, заман таләпләренә дә яраклаша белгән чып-чын татар кызларына хас сыйфатлар - оялчанлык, тыйнаклык та булырга тиешлеген аңлатып, бер булып көч сынашырга тәкъдим иттек. Болай эшләү, үзенә күрә, бик нәтиҗәле уен кебек булды. Шулай итеп, былтыр да, быел да кызлар ярдәмләшеп, спорт телендә әйтсәк, “чиста көрәш” алып бардылар. Берсен дә аерып әйтәсе килми, һәрберсенең чыгышы күңелгә ятышлы иде. 2018 елгы “Татар кызы” Алсу Әюпова, Самараның медицина университетында уку сәбәпле, Тольяттидан китте. Ә калганнары, ак калфакларын киеп, кызыл ленталарын тагып, “Сабантуй-2018” бәйрәменең бер бизәге булып сәхнәгә чыкканнар иде.
 
Быелгы бәйге тагын да эчтәлеклерәк, милли төсмерләргә тагын да байрак булды. Ана теле балага әнисенең бишек җырлары, әбисенең әкиятләре, сәхнәләрдән ишетелгән татар көйләре аша сеңә. Шуны истә тотып, быелгы конкурсның бишек җырларыннан торган өлешен мәҗбүри номер итеп куйдык һәм ялгышмадык та. Кызларыбыз борынгы милли киемнәрдән чыгып, бишек җырларын тамашачының күңеленә илтеп салдылар, минемчә. Аякларына ак оекбаш, чабата кигән, күлмәк өстеннән чиккән алъяпкыч япкан кызларның, “уфалла” арбасында яткан нарасыена карап, бишек җыры җырлауларын тыңлаганда күп тамашачыларның күзләре яшь-ләнде. Татарстаннан читтә, руслар арасында яшәүче чибәр кызлардан бишек җырын ишетү шатлык түгелмени?
 
Чын татар кызы үз халкының гореф-гадәтләренә тугры булып, хатын-кызлар башкарырга тиешле бөтен эшләрне дә белергә тиеш. Өсте дә һәрвакыт чиста һәм пөхтә, күңеле саф, ә намусы керсез булсын, дип тырышабыз без.
 
Татар кызларын сәхнәгә мендерү җиңел эш түгел, дуслар. Үткән гасырның туксанынчы елларында туган балалар арасында татар булуларын күрсәтергә теләмәүчеләр бик күп. Әле буйга җитеп кенә килүче кызларның да татарлыклары чәчрәп тормый. Шулай булса да, соңгылары татар баласы булулары белән горурланалар. Төрле чараларда катнашырга, “вата-җимерә” булса да, татарча сөйләшергә тырышалар.
 
“Татар кызы” матурлык һәм сәләт бәйгесендә җиңелүчеләр юк, әлбәттә. Быелгы бәйгедә “Тольятти татар кызы-2019” исемен Алсу Галәмгирова яулап, Казанда узачак халыкара бәйгегә юллама алу бәхетенә иреште. Диләрә Усманова, Асилә Исхакова (татар гаи-ләсендә тәрбияләнеп үскән рус кызы Анастасия Бажутова) да призлы урыннарны яуладылар. Ә Диана Иксанова йөзенә нур сибеп торган елмаюы белән тамашачылар мәхәббәтенә ия булды. Аңа бүләккә “Кунакчыл сервис” өлкәсендә эшләүче Лилия Кумукова торт тапшырды. Бөтенесенә дә Тольятти татар автономиясе исеменнән ленталар, үзем тегеп-чиккән калфаклар, акчалата бүләкләр әзерләгән идек. Фәрит Хәсәнов барысына да чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Бәйгедә беренче тапкыр катнашкан Суфия Шәкүрова, Елизавета Гафиятова, Ләйсән Ханбикова да татар кызлары булуларын исбатладылар. Киләчәктә дә аларның эшләре татар мохитына бәйле булыр, дип ышанабыз. Ә бу бәйге күңелләрендә бәйрәм булып калсын иде.
 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан Ленария Мөслимова, халыкара “Татар кызы-2019” бәйгесен оештыру комитеты вәкиле Чулпан Куртляева, Тольятти шәһәр администрациясе хезмәткәре Ирина Щёкина, Тольятти Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Александр Васильев, Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар оешмасы директоры Фәр-хәт Мәхмүтов һәм башкалар да һәр бәйгечегә бүләкләр тапшырдылар. Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова, халыкара конкурслар лауреаты Илгиз Зәкиевның чыгышлары да бәйгенең абруен бермә-бер күтәрде. Тик мондый бәйгеләр исем, бүләк алу белән генә чикләнмичә, милләтебез үсешенә дә өлеш кертсә иде, дигән теләктә калабыз.
 
Зөлфия ГАЛИХАНОВА.
 
Тольятти шәһәре.
 
Алсу ГАЛӘМГИРОВА - алгы планда.

---
Бердәмлек
№ --- | 16.03.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»