|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2010 Җәмгыять
БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАП, ХӘЙРИЯ КОНЦЕРТЫБалаларны яклау көне алдыннан Казанда, яман шеш белән авыручы балаларга ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты үткәреләчәк. Концерт Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан оештырыла. Алар менә инде җиденче ел балаларга шушы мәкерле авыру белән көрәшергә кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Фонд вәкилләренең тормыш девизы -чит кеше кайгысына битараф булмаска, бигрәк тә балаларныкына. Үткәреләчәк чарадан алган барлык керем балаларга булышуга тотылачак. 27 майда 19.00 сәгатьтә Цирк бинасында башланачак концертта “Factor-2” төркеме дә чыгыш ясаячак. Сатылган һәрбер билет - кемнеңдер гомерен саклап калырга зур мөмкинлек ул. Кадерле казанлылар һәм башкалабыз кунаклары, шушы изге эшкә Сез дә кушылырсыз, өлешегезне кертерсез дип өметләнәбез. Концертка рәхим итегез!
Концертны оештыручылар: ТР Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче җәмгыяти Хәйрия Фонды, “Мираж”, “Premium” компанияләр төркеме. Чараны оештыруда булышучы спонсорларга, шулай ук “5 секунд” журналына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Гаурангага аеруча зур рәхмәт!
--- |
Иң күп укылган
|