поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
13.03.2019 Җәмгыять

Язга кереп барыш (ФАРАЗЛАР)

Әйе, календарь буенча март яз ае санала. Димәк, язга аяк бастык. Әмма табигатьнең үз законнары. Русия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфандның белдерүенчә, Европаның Үзәк өлешендә кар катламы апрельнең беренче ун көнлегендә генә эреп бетәчәк, ягъни язгы ташу да әле апрель уртасында гына көтелә. Ә инде елгаларда ташулар булмыйча тулысынча яз килде дип әйтеп булмый.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев та әле март аенда үзенең бураннары белән кыш хакимлек итәсен, чын язның апрельдә генә киләсен фаразлый.
 
Чыннан да, табигатьнең холкын белеп булмый. Менә бу арада да температура гел уйнаклап тора: бер көнне кар яуса, икенче көнне җебетеп җибәрә. Шуңа күрә кышкы киемнәрне ераккарак алып куярга ашыкмагыз. Гриппның һәм кискен респератив вирус авыруларының (ОРВИ) нәкъ менә кыштан язга күчеп бару чорында котырып алуын да онытмыйк. Мәсәлән, узган атнада гына республикабызның 34 мәктәбендә 87 сыйныф тулысынча карантинга ябылган иде. Ә инде калган сыйныфларда да байтак кына балаларның авыру аркасында мәктәпкә йөрмәве сер түгел.
 
Инде язгы ташуга әзерлек чаралары күрелә – су басу куркынычы янаган торак пунктлар ачыклана. Һәр елдагыча Казан бистәләренең байтагын, Арча, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әлмәт, Тукай, Мамадыш, Лениногорск районнарындагы берничә авылны су басарга мөмкин.
 
Яз җитүен бар табигать түземсезлек белән көтә. Чөнки ул яңарыш, яшәрү, чистарыну, сафлану, үсемлекләр дөньясының яңадан туу чоры. Шагыйрь әйтмешли, “Язлар җиткән саен хастаның да китеп тора ди бит үлеме”. Әмма җылыта башлады дип киемнәрне салып атарга яисә балык тотарга дип ястык калынлыгы боз өстенә керергә ашыкмагыз. Чөнки борынгылар әйткәнчә, Ходай Тәгалә дә бит сакланганны саклармын, дигән. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.03.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»