|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2019 Мәдәният
Илһам Шакировның фатиры өчен судлашулар башландыИлһам Шакировның 89 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева һәм туганнары соңгы озак елларда җырчының якын ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев белән судлаша. Гауга Казанның үзәгендә Апанай мәчете янындагы 78 квадрат метрлы торак аркасында. Фатир Илһам Шакировның ярдәмчесенә җырчы үләренә ярты ел кала гомерлек рента килешүе нигезендә күчкән. Туганнары исә бу килешүне дөрес дип санамый һәм Илһам Хаҗиевны әлеге документларны эшләгәндә легендар җырчының авыру булуыннан файдаланган дип гаепли, дип яза Бизнес Онлайн.
Илһам Хаҗиев үз фикерендә. Суд, нинди генә нәтиҗә чыгармасын, бу Илһам Шакировның репутациясенә тап төшерә ди ул.
Әлеге эштә хөкемдар 21 мартка кадәр тәнәфес игълан иткән.
--- |
Иң күп укылган
|