|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2019 Криминал
Татарстанда авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтен прокуратура тикшерәТатарстан Прокуратурасы социаль челтәрләрдә таралган фотоны тикшерә. Анда авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. «Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков социаль челтәрләрдә таралган авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтләнгән фотоны тикшерергә йөкләмә бирде. Интернет файдаланучының гамәлләренә балаларны аларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турындагы закон таләпләренең үтәлеше җәһәтеннән, шулай ук хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтү факты буенча хокукый бәяләмә биреләчәк», - дигән агентлыкка Руслан Галиев.
Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Әлмәттә яшәүче күпбалалы ана шундый алым белән хатын-кызларны 8 Март белән котларга булган.
--- |
Иң күп укылган
|