поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
11.03.2019 Мәдәният

Халкыбызның моңлы сандугачы, Татарстанның халык артисты Флюра Сөләймановага 80 яшь (ФОТО)

Сөләйманова (Асеева) Флюра Зыятдин кызы 1939 елның 10 мартында Татарстанның Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туа.Татарстанның атказанган артисты (1983), Татарстанның халык артисты (2006), «Хезмәттәге батырлыгы өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре иясе.

Кечкенәдән ятим калган кыз яшьтәшләре арасында моңлы, сагышлы булуы белән аерылып тора. Тугызынчы классны  тәмамалаганнан соң,  Казанга килеп, киез итек комбинатына апасы янына эшкә урнаша. Шул ук вакытта 18 нче татар яшьләре кичке мәктәбендә  укуын дәвам итә, М. Горький исемендәге мәдәният йорты каршындагы  хорга да йөри. Бу хорның җитәкчесе күренекле композитор Сара Садыйкова аңа җырчы булыр өчен кирәкле күнекмәләр бирә. Флюра Сөләйманова  хорда дүрт ел җырлагач, һәр талантлы яшь кешегә игътибарлы  Сара Садыйкова аны җитәкләп, филармониягә алып бара. Яшь җырчы Флюра Гани Вәлиев җитәкләгән сәнгать бригадасына кабул ителә.
 
 
Филармониядә Флюра Сөләйманова җырчыларның Бөтенсоюз аттестациясендә җырлап, «СССРның эстрада сәхнәләрендә чыгыш ясау хокукы бирелә» дигән таныклык ала.
 
1960 елда Казахстанның Актүбә һәм Алма - Ата дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасына талантлы яшьләрне җыялар.Флюра Сөләйманова үзенең язмышын сынап карый. Аны бик рәхәтләнеп эшкә кабул итәләр. Биредә өч ел эшләп Казанга кайткач, Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев җитәкчелегендә Ульяновск өлкәсендә эшләүче татар артистлары бригадасында берничә ел эшли. Ә аннан соң ул – Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе җырчысы. Ул монда композиторлар, шагыйрьләр белән бергәләп яңа әсәрләр тудыруда катнаша, халык көйләреннән матур репертуар төзи.Үзенең концерт бригадасын оештыра, сәнгать дөньясында көннән-көн таныла бара.
 
 
Ләкин бервакыт ул сәхнәдән китеп, Казан радиосына китәргә мәҗбүр була. Флюра Сөләйманованың радиодан башкарган җырлары халык арасында таныла, тарала башлый. Татарстан радиосында аның шул елларда башкарган илледән артык язмасы бар. 1971 елда аны янәдән филармониягә чакырып алалар һәм ул биредә утыз елдан артык эшли.  Флюра Сөләйманова башкарган җырлар арасында  «Гөлшаһидә» (Г. Әпсәләмов сүз., Җ. Фәйзи көе), «Әниемә» (Г. Каербеков сүз., Ш. Калдаяков көе),  «Мәк чәчәге» (А. Абдуллин сүз.,М. Макаров көе), «Истә, һаман да истә» (Л. Айтуганов сүз., И. Шакиров көе), «Кыр казлары артынан» (И. Юзеев сүз., М. Имашев көе), «Тамчылар тамар чаклар» (Ш.Галиев сүз., Фасил Әхмәтов көе), «Йөрәк сере» (И. Ганиева сүз., С. Садыйкова көе), «Гүзәлия» җыры (С. Сөләйманова сүз., М. Имашев көе), «Алтын-көмеш» (М. Миншин сүз. халык көе), «Оренбур шәле», «Сибелә чәчем», «Хатирәм» (татар халык җыры) һәм тагын дистәләрчә татар композиторларының иҗат иткән  моңлы, матур җырлары һәм татар халык җырлары бар.
 
Заманында композитор Җ. Фәйзи үзенең «Халык җәүһәрләре» исемле китабында: «...Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов, Флюра Сөләйманова кебекләр исә профессиональ җырчылык алымнарын үзләреннән өйрәнеп, халык көйләрен оста башкаручылар булып танылдылар», – дип язды.
 
 
Халкыбызның яраткан җырчысы лаеклы ялга китсә дә, җырлавын дәвам итә, чакырулар буенча төрле кичәләрдә җырлый. Соңгы елларда ул филармония сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы концертларында еш чыгыш ясады.  2016 елның 30 сентябрендә филармония бакчасында җырчы үзе катнашында аның исеменнән истәлекле чыршы утыртылды.
 
 
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»