поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.03.2019 Матбугат

Бар булмышы – фотоларда (Шамил Абдюшев истәлегенә)

Кешенең кемлеге юлда беленә. Фотограф Шамил абый Абдюшев белән юлда шактый йөрергә туры килде. Соңгысы бик якында, Казаннан кул сузымында гына урнашкан Сәйдәш аланы булса, моннан берничә ел элек Ульян өлкә­сендәге Кулаткы районына сәфәр кылган идек. Кайтырга кузгалыр алдыннан югалттык без аны. Әле генә яныбызда иде, шул арада сиздерми генә юкка чыккан. Фанилыктан китүе дә шулай: кинәт, сиздер­мичә һәм көтелмәгәнчә булды.

Һәр очрашкан саен, мин инде күп йөри алмам, хастаханәгә кереп ятармын, дисә дә, берәр мөһимрәк вакыйга булса, килми калмый иде. Фотоларын, гадәттәгечә, безгә һәм тагын берничә җиргә җибәрә. Элегрәк бу рәсемнәр башка җирдә дә чыккан диешсәк, соңгы елларда бу хәлгә дә күз йомдык. Шамил абыйга фотоларының басылып торуының рухи яхтан да, матди яктан да бик кирәк булуын аңлый идек чөнки.
 
Бик күпләр аны юксынып, бик кызу кеше иде, дип яза. Әйе, аңар­дан безгә дә эләккәләде. Фотолары чыкмаса, ачуланып смслар яудыра, телефоннан аңлашканда инде тынычланган була. Шамил абый, ник алай итәсең, дигәч, миңа парны чыгарырга кирәк, алайса, үләм, дигәне дә бар. Үзе бик тиз кайтып төшә. Аны белгән кешеләр дә мондый “приступ”ларга үпкә­ләми. Шамил абыйның риясыз, чиста күңелле кеше, эшенә бөтен барлыгы белән бирелгәнлеге хакында барысы да белә.
 
Моннан биш ел элек ул Казанда үзенең шәхси фотокүргәзмәсен оештырды. Бер караганда, аның рәсемнәрендә дә шул ук кешеләр. Юк шул, Шамил абый аларны үзен­чә тотып ала белгән. Түрәләр, спортчылар, сәнгать әһелләренең рәсмилектән котылып, иркенәеп киткән чаклары. Кеше күрмәгәнне күрә белүе аркасында үзенчәлекле рәсемнәре белән сөендерде. Матбугат өчен төп сыйфатлардан саналган тизлек һәм оперативлык мәсьәләсендә исә аны уздыра алучылар бик сирәк булды. Фото­сән­гать – аның өчен иң югары сәнгать булды.
 
Теге вакытта Кулаткыда ашын-ялын белмичә эшләде дә эшләде тынгысыз җан. Ул ял итәргә туктаганда, кузгалырга вакыт җиткән иде. Ач, әмма канәгать килеш кайтырга дип автобуска кереп утырды. Сәйдәш аланы... Хәрәкәтләре салмакланган, бик күп кадрлары томанлы чыккан. Шамил абый, фотоаппарат ватылган, дип акланды. Бәлки. Куллары да хыянәт итә, туктаусыз дерелди иде шул.
 
Урыны оҗмахта, рухы шат  булсын риясыз җанның...

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.03.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»