поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.03.2019 Җәмгыять

Рөстәм Гибадуллин бөерендә 4 ел энә йөрткән

Башкортстанда яшәүче Рөстәм Гибадуллинның бөерендә 4 ел буена энәгә охшаш металл әйбер йөргән. Аны операция вакытында табиблар калдырган.

Ир кеше сөйләвенчә, бөерләрендә ташлар булу сәбәпле, ул Уфаның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсенә килеп эләгә. Аңа операция ясыйлар һәм өенә кайтырып җибәрәләр. Әмма хәле яхшырмый. Тикшерүләр үтә торгач, бер елдан соң аның тәнендә чит әйбер булуы ачыклана. Компьютер томографиясе 4 сантиметр озынлыгындагы энәгә охшаш предмет барлыгын күрсәтә. Ир шунда ук операция ясаган хирургка килә. Аның сөйләвенчә, табибның кылыгы аңа адекват түгел кебек тоела.
 
Рөстәм Гибадуллин өч ел буена төрле медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә, әмма бер табиб та энәне ала алмый. Ә менә Израиль һәм Германия клиникалары ризалык бирә. Ләкин алар операцияне миллионга якын сумга бәяли.
 
Ирнең бәхетенә, кирәкле техник корылмалар Башкортстан дәүләт медицина университеты клиникасында да табыла. Һәм биредә аның бөереннән ят нәрсәне алалар.
 
Дүрт ел буе бөерендә энә йөрткән Рөстәм Гибадуллин судка мөрәҗәгать итә. Тикшерү эшләре инде икенче ел бара. Беренче экспертиза медицина хезмәткәрләренең гамәлләрендә тәртип бозуны тапмый. Уфаның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсеннән әйтүләренчә, әлеге очракны табиблар комиссиясе караган, материаллар судка тапшырылган.
 
Пациент үз хокукын яклавын дәвам итә: әхлакый һәм сәламәтлегенә китерелгән зыян өчен ул 950 мең сум компенсация таләп итә. Алда аны чираттагы медэкспертиза һәм суд утырышы көтә.
 
Фото: скриншот ГТРК «Башкортостан» .

---
Өмет
№ --- | 07.03.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»