|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2019 Язмыш
Күкләрдән карап торадыр... (ЯЗМЫШ)“Бүген бездә бәйрәм булды. Залда мине укыткан барлык укытучылар да бар иде. Әминә Илдусовна гына юк. Мөгаен, күкләрдән карап торгандыр”. Кечкенә кызымның әнә шулай диюе уйларымны айкады. Моннан биш ел элек мәктәпкә укырга килгәндә, бергә өйрәнчеккә йөргән барлык татар балаларының әти-әниләре берсүзсез укытучыбыз итеп Әминә Гатинаны сайлап алган идек. Өйрәнчектәге татулык дәвам итте. Балалар да бер-берләрен белә, әти-әниләр дә туганлашырга өлгерде. Юк-бар сәбәпләр табып, әти-әниләр җыелышы да уздырып куябыз. Кирәкмәсә дә, сыйныф җыештырган булабыз. Балалар өчен бәйрәмнәр уйлап табабыз, төрле күңелле чаралар уздырабыз. Шулай итеп бер ел узып та китте. Балалар икенче сыйныфка күчте. Ә бер көнне мине укытучы чакырып алды.
– Минем хәлем яхшы түгел. Әлегә мәктәптән китеп торырга кирәк. Барлык әти-әниләр алдында гафу үтенәм. Әмма башка эшләп булмый”, – диде. Әминә ханымда яман шеш авыруы тапканнар икән. Дөресрәге, ул аның белән яшәгән инде. Вакыт-вакыт дәваланып, төрле анализлар тапшырып торган булган. Әмма бу юлы мәкерле авыру башка органнарга күчкән. Йомшак сүзле, йөзеннән нур балкучы, беркайчан да сабыйларга тавыш күтәрмәс иде ул. Һәр сабыйның гаиләсен белеп торды. Тормыш шартлары белән кызыксынды, авыр яшәүчеләргә барып хәл дә белә иде әле.
Моннан дүрт ел элек 8 Март бәйрәме алдыннан без укытучыбызны котларга бардык. Ул матур итеп киенгән, мул өстәл әзерләгән иде. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. “Тормышның матур якларын күрергә кирәк. Ашыкмаска, сабыр итәргә. Күп уйламаска, шөкер кылырга”, – ди Әминә Илдусовна. Ә үзе нур кебек балкый. Китәбез дигәч тә, бик озак җибәрмичә торды. Мин бу очрашудан укытучым өчен сөенеп кайттым. Әмма бер ай да узмады, аның вафат булганын хәбәр иттеләр. Баксаң, чираттагы химия терапиясе җиткән булган. Теләмәсә дә, табиблар шалтыратып чакыргач, барган була ул. Әмма даруларны күтәрә алмаган.
Бу авыр көннәрне искә алу да кыен. Әнисе Сания апаның йөрәге ничек түзгәндер? Соңгы елларда гел бергә яшәгән ана белән кыз үзара нык бәйләнгән иде. Сания апа бер минут та еламый тормады. Әминәсен сагынды ул. “Монда авыр. Кая карасам да, Әминә хәтерләткән әйберләр. Менә-менә мәктәптән кайтып керер кебек”, – ди иде. Казандагы фатирына килеп яшәргә дә көч тапкан иде югыйсә. Әмма биш вакыт намазын укып, һәр баласын үзенең догасыннан калдырмаган Сания апа сабыр була белде. Кызының ел ашларын да уздырды. Ә аннары үзе мәңгелеккә китеп барды. Оныгы Алсу белән апасына кунакка барырга дип тукталышка чыккан җирендә Сания апаның хәле китә. Ул аңын югалтып егыла. Табиблар хастаханәгә алып китсә дә, ярдәм итәргә соң була. Бер ел эчендә икесе дә безне калдырып китте. Әминә Илдусовна авырып торса да, һәрвакыт балаларга күчтәнәч өләштерә иде. Кайчак сабыйлар килгән бәйрәмгә дә килә, әмма күренми. Читтә генә елап басып торыр иде. Соңгы укыткан сабыйларын бик яратты. Әминә ханымны Нурлат районының Колбай-Мораса авылы мәктәбен тәмамлаучы укучылары да сагыналар. Казан гимназиясендә дә аны онытмыйлар. Кайчандыр кулларыннан җитәкләп мәктәп бусагасыннан алып кереп киткән, кулына каләм тотарга өйрәткән сабыйлары инде аңа атап дога кыла.
“Әминә апа безне 1 нче сыйныфтан алып 10 нчыга кадәр укытты. Икенче әниебез төсле иде. Аның сабырлыгына еллар узган саен сокланам. Бөтен җанын-тәнен биреп укытты. Үз баласы булмагач, безне газиз сабыйлары кебек күргәндер инде, – ди Колбай-Мораса мәктәбен тәмамлаган Илүсә Гыймранова. – Мине аеруча якын күрде. Үзенең туган көнендә гел төшемә керә. Авыр вакытларда киңәшләрен бирә. Әле менә бүген дә төштә күргән идем. Үлгән булса да, барысын да белеп тора. Еллар узган саен, укытучымның никадәр акыллы, төпле киңәшле икәнен аңлыйм. Чын мөгаллимә булган бит ул!”
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|