поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.04.2010 Мәдәният

РЕЖИССЕР МИССИЯСЕН ҮТӘЯЧӘКМЕН

«Татарстан – Яңа Гасыр» каналыннан Рабит Батулла әсәре буенча куелган өч серияле «Бичаракай» кинофильмын карагач, андагы гаилә язмышына берәү дә битараф калмагандыр, мөгаен. Артистларның уйнавында ясалмалылык сизелсә дә, сукыр малай – Камил ролен башкарган Байбулат Батулла турында күпләр яхшы фикердә.

Байбулат Казан хореография училищесының халык биюләре бүлегендә I курста укый. Бирегә ул 7 нче сыйныфны тәмамлагач килә. «Абый да, калганнар да балет буенча китәргә тәкъдим иткәннәр иде, ләкин мин баш тарттым. Чөнки ул минеке түгел», – ди Байбулат. «Бичаракай»га кадәр рус телендәге «Зәңгәр күбәләкләр» («Синие бабочки») һәм «Зөбәрҗәт лотос серләре» («Тайны изумрудного лотоса») кинофильмында да төшкән була ул, әмма алары экраннар аша күрсәтелмәгән.

 

– Байбулат, «Бичаракай» кинофильмында төшәргә кем тәкъдим итте?

 

– Үзбәкстаннан кайткан режиссер Фәрит Дәүләтшин белән әтием Рабит Батулла кино төшерергә уйлаганнар. Әти төрле сценарийлар тәкъдим иткәч, Фәрит абый «Бичаракай»ны сайлап алган. Аннан соң 13-14 яшьлек малай ролендә миңа да әлеге кинофильмда төшәргә чакырды. Аңа кадәр әлеге режиссерның ике фильмында төшкән идем инде. Шуңа берсүзсез ризалаштым. Чакырсалар, кинода төшәргә ашкынып торам мин.

 

– Сукыр малай ролен башкару җиңел булмагандыр. Моңа ничек өйрәндең?

 

– Безнең нәселдә дә күрмәүчеләр бар. Әтинең бабасы сукырайган. Әмма тумыштан күрмәүчеләр белән яраланып сукыр калганнар арасында аерма бик зур. Камил – тумыштан сукыр. Шуңа күрә аның нечкәлекләрен өйрәнергә туры килде. Мин үзем сукыр кешене читтән ничек күрдем – шулай уйнадым. Кинога төшәр алдыннан алар белән аралаштым, махсус мәктәптә булдым, үз-үзләрен тотышын күзәттем.

 

– Кинога төшү дәверендә нинди кыенлыклар туды?

 

– Сукыр кешене уйнавы җиңел түгел, билгеле. Шулай да, эшеңне яратсаң, авыр булса да, җиңел тоела икән ул. Арысаң да, авырлыктан ләззәт табасың.

 

– Истә калган эпизодларың да бардыр.

 

– Гадәттә, авыр эпизодлар истә кала. Мәсәлән, мин егылгач, кулымдагы стакан ватылды. Ә чынлыкта исә ул ватылырга тиеш булмаган, аерым стаканны гына төшерергә планлаштырганнар. Әмма мин ишетеп бетермәгәнмен. Кулымнан кан ага башлады. Бу көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты.

 

– Байбулат, үзеңнең уйнавыңнан канәгать калдыңмы? Бу урында дөрес эшләп бетермәгәнмен, менә болай иткәндә уңышлырак чыгасы икән, дигән уйлар булдымы?

 

– Мин бервакытта да үземнән тулысынча канәгать калмыйм. Алдагы ике фильмның берсе дә экраннарда күренмәгәч, монысы да чыгар дип уйламаган идем. Канәгатьлек хисе уртача. Бөтенесе дә хәтердә түгел, шулай да кайбер урыннарда төзәтмәләр кертер идем. Нәрсәдер табигый булып бетмәгән кебек. Нилектән шулай икән дип уйланып йөри идем, Алмаз Гәрәев: «Ут сүнгән бүлмәдә йөргән кебек уйнадың», – диде. Соравыма җавап әнә шул булды.

 

– Башта рус телендәге киноларда төштем, дигән идең. Алар татар фильмыннан нәрсәсе белән аерыла?

 

– Бик зур аерма сизмәдем, чөнки режиссерлары бер үк. Соңгы фильмны төшергәндә бер авырлык булды: тавышны турыдан-туры яздырдылар. Алдагыларында нәрсә сөйләсәң дә ярый иде, аннан соң фильмны тавышлыландырдылар (озвучка). «Бичаракай»да сүзләрне яхшырак истә калдырырга кирәк иде. Алар онытылган очракта, синонимнарын тиз арада әйтә белергә кирәк. «Зөбәрҗәт лотос серләре»ндә үземнең тавыш түгел, рус телендә акцент булганга күрә, Мәскәү егетен сөйләттеләр. Мин уйнадым гына.

 

– Гомумән, «Бичаракай» кинофильмы турында нинди фикердә калдың?

 

– Әгәр үзем әлеге кинофильмда төшмәгән булсам, аның өч сериясен дә карамас идем. Ул спектакль шикелле бит. Бәлки, режиссер шулай күрәдер, анысы безнең эш түгел. Шулай да начар дип әйтмим. Ләкин миңа андый жанр ошамый. Бу шәхсән минем фикерем. Кино ясалма, табигый түгел. Спектакльне театрда куялар. Ә кино инде ул – тормыш. Анда уйнарга кирәкми, яшәргә кирәк. Акрынлап яхшы фильмнар да төшерелә башлар әле. Әмма хәзергә татарның үз киносы юк, минемчә.

 

– Кинофильмда син нечкә күңелле идең. Ә тормышта нинди?

 

– Үземне нечкә күңелле дип санамыйм. Мин түземсез, кызу канлы, ләкин усал түгел, бераз хыялыйрак та. Аралашырга яратам.

 

– Байбулат, актерлык буенча китәргә исәбең юкмы соң?

 

– Киләчәктә план бар. Әмма үземне актер итеп түгел, режиссер буларак күрәм. Кинода уйнаган очракта да, режиссер буларак, үземә үзем роль сайлар идем.

 

– Киләчәктә үзеңне режиссер итеп күрәсең алайса?

 

– Әйе, нинди юлдан китсәм дә, мин режиссер миссиясен үтәрмен: бию буенча да, кино буенча да. Актерлык хәзергә минем өчен бер шөгыль генә, ә хореография училищесына укырга кергәнмен икән инде, уку – төп эшем. Алдагысын тормыш күрсәтер.

 

– Буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?

 

– Мин кечкенәдән үк «Сәләт» яшьләр үзәгендә үстем. Гаиләбез белән «сәләтнеке»ләр без. Үзем хәзер «Сәләт»нең «Гуфи» КВН командасында. Буш вакыт булган саен, КВНда катнашам.

 

– Сер булмаса, иң зур хыялыңны да әйтеп кит әле.

 

– Кино буенча китсәм, үз киностудиямне ачарга телим. Бию буенча китсәм, үземнең ансамблемне булдырасы килә.

 

– Гаиләгездә аерым тәртипләр бармы?

 

– Гаиләдә әти – президент, әни – финанс министры, абый – милиционер, мин – гади халык. Гади халык – милиционерны, ул – финанс министрын, ә президентны барыбыз да тыңларга тиеш. Ул ничек әйтә – шулай була. Әлбәттә, җитди темаларны без бергәләшеп, барысын да уртага салып сөйләшәбез. «Ил»дә демократия.


Алинә ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»