поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
05.03.2019 Фаҗига

Җинаять урынына килеп җиткән оперативниклар бу үтерүдән шок кичерә

Интернет-кулланучыларны янә бер вәхшилек тетрәндерде. Мәскәүдә шимбә иртәсендә 34 яшьлек Савва 29 яшьлек хатыны Марияны һәм 5 яшьлек улларын кара канга батырып үтерә.

Мария белән Савва Мәскәүгә 3 ел элек Кырымнан күчеп килә. Марияның икетуган картәнисендә яши башлыйлар.  Картәнисе сөйләвенчә, гаилә пары бик тату яши. Күптән түгел Савва эшсез кала. Йөк ташучы булып эшли һәм акча юклыктан машинасын сатарга уйлап йөри. Ләкин гаилә ул кадәр бөлгенлектә яшәми. Мәсәлән, былтыр алар гаиләсе белән Украинага туганнарына ял итәргә кайтып килә. 
Савва көн саен хатынын эштән каршылый, улларын балалар бакчасыннан барып ала. Савваның малае белән мөнәсәбәтләре бик җылы иде дип искә ала танышлары. Малай да әтисен өзелеп ярата.
 
Коточкыч вакыйга алдыннан фатир хуҗасы Галина Викторовна (Марияның икетуган картәнисе) сөйләве буенча бар да гадәттәгечә була. Гаилә җыелышып сәгать кичке 7ләрдә кайта, кичке аш ашыйлар, гадәттәгечә йокларга яталар. Нинди дә булса сүзгә килүне күрми хатын. Мария гына подъездга гадәттәгечәгә караганда ешрак тәмәке тартырга чыга.
 
Галина Викторовна иртәнге 5ләрдә малай кычкыруына уянып китә, ләкин “начар төш күргәндер” дип уйлап, кире йокыга тала. Сәгать 9 тулганда ул тора да юынырга ванна бүлмәсенә керә. Анда су тутырылган ваннада канга баткан Савва ятканын күрә. Ир:  “Янымда утырып тор әле”, -  дип үтенә Галина Викторовнадан. Ләкин Галина Викторовна шундук Мариялар бүлмәсенә ашыга, кровать янында яткан туганын күргәч, ашыгыч ярдәм чакырта.
 
Ашыгыч ярдәм бригадасы кроватьта малайның гәүдәсенә тап була. Табиблар аның тәнендә 70тән артык яра исәпли. Марияны исә Савва буып үтерә. Савваның үзенең тәнендә  хатыны белән көрәшү сәбәпле җәрәхәтләр, тырналган эзләр күп була. Күкрәген һәм беләкләрен үтерүче үзе яралый. Ләкин пычак белән үз йөрәген чәнчергә ихтыяры җитми, күрәсең... Ашыгыч ярдәм аны Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына алып китә.
 
Җинаять урынына килеп җиткән оперативниклар бу үтерүдән шок кичерә. Мария белән малай яткан бүлмә тулысынча канга баткан. Идәндә һәм тәрәзә төбендә вәхши кан белән  «Иуда — Маша. Я тебя породил, я и удавлю» дип яза. 4 язу да калдыра. Анда ул кодасыннан гафу үтенә һәм «Украинский и Русский народ — это братья, запомните!» ди.
 
Хастаханәдә Савва палатасына сак куйганнар. Табиблар полицейскийларга Савваның нәрсә эшләгәнен яхшы аңлавын һәм карап торышка   сәламәт кешегә охшаганын әйтә. Үтерүче 3 март иртәсенә кадәр үзенең кылыгына бернинди дә аңлатма бирми. Ә инде аның беренче сүзләре хокук сакчыларының һушларын алырдай була. Берничә көн элек ул малаен көчләве хакында әйтә. Мария бу хакта белеп кала. Кем белә, бәлки, Марияның полициягә мөрәҗәгать итми торуы  сабые һәм үзенең гомере өзелүгә сәбәпче булгандыр?
 
Башка сыймаслык хәлләр. Көнгә чыксаң, әнисе малае башына пакет кидереп, пакетны скотч белән урап, аны кышкы урманда адаштыра... Икенче кәккүк-ана баласын бер атнага фатирда ялгызын бикләп, бер йотым суга тилмертеп үтерә. Һәм менә әтисе үзеннән яралган баласын көчли. Аннары үтерә. Һәм ничек... Кечкенә бала гәүдәсендә 70тән артык яра. Боларның барысын да акылым да, зиһенем дә кабул итә алмый кебек. Гомумән шундый хәбәрләрне ишетәсем дә, укыйсым да килми. Ләкин җәмгыятьтә Интернетсыз булмый шул... Димәк, бу вәхши чынбарлыкны кабул итми чара калмый...
 
Әлфия Шакирҗанова. 
 
Фото ачык чыганактан алынды.

---
Өмет
№ --- | 05.03.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»