|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2010 Экология
1 МАЙ – ЧИШМӘ ЧИСТАРТУ КӨНЕБабаларыбыз гомер-гомергә саф сулы чишмәләрне изгеләштергән, аларны карап, чистартып торган. Һәр чишмәнең үз исеме булган. ХIX гасырда чиста су иң кыйммәтле әйбергә әйләнәчәк, ди галимнәр. Бүген үк күп илләрдә эчә торган су җитмәгәне сизелә. Авылларыбыз янында чишмәләр күп. Төрле оешмалар тарафыннан аларның кайберләре төзекләндерелсә дә, бик күбесе әле аяныч хәлдә. Шуларны истә тотып, “ТАМГА” төрки-татар берләшмәсе сезне 1 май көнне үз авылларыгыздагы чишмәләрне чистартырга, карарга дәшә. Көчегездән килгәнчә үз өлешегезне бу эшкә кертеп, сез чын мәгнәсендә изгелек эшләр идегез! Чишмәләрнең теле булмаса да, җаны бар.
1 май – барыбыз да чишмәләр чистартырга!
|
Иң күп укылган
|