|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2019 Криминал
Кешеләр ашаучы гаиләгә суд карары чыгачакКраснодар суды ирен җинаятькә тарткан Наталья Бакшееваны 10 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгарган. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә. 2017 елны табын янында кәеф-сафа корып утырганда хатын ирен таныш хатын-кызга көнли. Ул аны иренә үтерергә куша. Ир кеше хатыны сүзен тыңлап, аны үтереп, кисәкләргә бүлгәләп бетерә. Каннибал хатын-кызны үтереп кенә калмый, аның бүлгәләнгән әгъзалары белән селфи да ясый. Мәетне берничә көннән соң чыгарып ташланган җирдән эшчеләр табып алып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьче ир белән хатын яшәгән тулай торакта тентү вакытында тозлы суга салынган фрагментлар, суыткычта катырылган ит табыла. Тикшерү барышында аларның үтерелгән хатын-кыз тәненнән кисеп алынган булуы ачыклана.
Бакшеева гаебен танымаган. Ире исә туберкулез табылу сәбәпле, дәвалау учреждениесендә ята.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|