поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
21.02.2019 Җәмгыять

"Күршебез, хастаханәдә ятса да, бөтенесен күзәтеп торды”

Актаныш районының бер авылында гомер кичерүче Мәсгудә әби белән Зиннур бабай яңа елдан яңача яши башлаган. Сиксәненче дистәне ваклап килүче әби белән бабай, ишегалдына чыккан саен, күзәтү камераларына кул болгый. Шәһәрдә яшәүче балаларына сәлам җиткерәләр. Ул-кызлары әти-әниләрен “күзәтү” астына алганнар. Камералы тормыш өлкәннәргә ошыймы?

Балалары күптән үсеп җитеп, Казан, Чаллы, Әлмәт  якларына таралышкан. Һәр­берсенең – үз тормышы. Шуңа күрә газиз әнкәй, әт­кәйләре янына еш кайта алмыйлар. Аларны сагыналар, нишләп яталар икән, исән-саулармы дип борчылалар. Казанда яшәүче уллары Замир сагыну хисен бераз гына булса да җи­ңе­ләйтү чарасын тапкан. Туган йортына видеокамералар куйдырткан. Хәзер алар­ның үткән-сүт­кәнен дүрт камера күзәтә. Балаларга, оныкларга да эш табылган. Телефон аша  алар­ның  һәр адымын диярлек күзәтеп кенә торалар икән.
 
Уллары Замир  инженер булып эшли. Әти-әнисе янына ике-өч атна саен хәл белешергә кайта. ”Видео­күзәтү җайланмасын  хәзер күпләр  урнаштыра. Авыллар да читтә калмаска тырыша. Мин үзем шушы өлкәдә эшлим. Видеокамера куймасак,  читекченең читеге  булмаган кебек булыр иде.  Кайтып күрешеп килүгә җитмәсә дә, болай күңел тынычрак. Сеңел­ләрем телефон аша әти-әнинең һәр адымын күзәтеп тора”, – ди ул. 
 
Әлмәттә яшәүче Нурания апасы да: “Иртән торып, чәйнекне куям да тизрәк кулыма телефон алам. Бер­көнне әнинең туган көне иде. Аңа 79 яшь тулды.  Башта бер сәгать буе ишегалдына чыкканын күзәттем. Аннан, нигә мал-туар янына чыкмадыгыз, дип шалтыраттым. Туган көне белән котладым. Малларын иртә­рәк карап кергән булганнар, – ди.  – Соңгы тапкыр бәрәңге алышырга кайткан идек. Сагындык инде, менә хәл белергә кайтырга ният­ләп торабыз. Камералар уңайлы. Улыбыз да кызыкты әле. Сезне дә шулай кү­зәтеп торыр идек, ди. Өйдә ирем белән икәү генә яшибез. Авылда камера куйдырган кешеләр бар инде. Әнә күршебез, хастаханәдә ятса да, бөтенесен күзәтеп торды”.
 
– Башка эшләрне хәзер читкә куеп торабыз. Әти-әни фәлән сәгатьтә абзарга терлек карарга чыгарга тиеш, күрмичә калмагаек дип, тизрәк телефонга үреләбез. Ишегалдындагы аяк эзлә­ренә кадәр кадерле. Әнә урамнан күршеләр ат җигеп  үтеп бара. Вагыйз машинасында кайтып туктады. Мәчебез узып китсә дә, туган якка кайтып килгән кебек,  – ди Казанда яшәүче кызы Рәшидә. – Үз аякларында гына булсыннар, эш бетмәсен, дип телибез. Өч мәртәбә терлек карарга чыгалар. Кар еш яугач, әти көрәп кенә тора. Хәзер тимурчылар юк бит. Җәй көне бергәләп җиләккә йөриләр, печән әзерлиләр. Яшелчә, җиләк-җимеш утырталар. Әти  чишмә суын күрше авылга кадәр барып алып кайта. Чишмәнеке тәмле, ди. Урамда кемнәр йөрүен, ишегалдындагысын күреп торабыз. Аларны күргәч, җан­га рәхәт. Әйдәгез, чәйне бергәләп “эчәргә” аш-су бүлмәсенә дә куйыйк әле, дип шаяртабыз. Элегрәк булмады бу камера дигә­нең. Ихатадагы төсле металларны, хәтта өйдән акчага кадәр урлап чыктылар. Хәзер чит кеше керә алмый, капкага “домофон” куйдык. Әти-әниләргә, урамга чыккан саен,  камерага кул болгарга кушабыз. Алар безгә  сәлам юллый”.
 
Без шалтыратканда, әби-бабайның сөенечләре бар иде. Сарыклары бәрән­ләгән икән. “Балаларның, шалтыратып, сезне камерадан карап торабыз, диюен ишетү күңелле инде.  Әни кешегә тагын ни кирәк?  Әнә бабаң, нигә кирәк ул, дигән була. Без бит аның тәртибен аңлап бетермибез. Кем уйлаган шундый заман килер, камерадан гына күзәтеп ятарлар дип.  Ахырзамандыр инде бу!” – ди  Мәсгудә  әби.
 
Язма әзерләнеп беткән­дә генә әлеге гаилә, камералар куюга хокук саклаучылар каршы килергә мөмкин, дип, үз исемнәрен үзгәр­түебезне үтенде.  Казандагы юрист Рәшид Нәҗмет­динов әйтүенчә,  камералар кую – бик файдалы, яхшы әйбер. Әмма бу очракта әти-әни­ләр­нең ризалыгы кирәк. “Әлеге  йорт – аларныкы. Әти-әни рөхсәте бе­лән  видеокамераларны алырга да,  куярга да була.  Риза булмаган очракта, хокук бозу санала. РФ Гражданнар Ко­дексының 152.1 мад­дәсе буенча һәрбер физик зат үз сурәтенә үзе хуҗа. Аны каядыр кую өчен, алар­ның ризалыгы кирәк”, – ди ул. 
 
Моңа кадәр ничек элем­тәсез яшәгәннәр икән? Айлар буе – бер хәбәрсез. Рәх­мәт сиңа, интернет, заман тех­никасы! Син әле авыл белән шәһәрне, әти-әни бе­лән балаларны бәй­ләп то­расың. Аралашкач, ике як­ның күңеленә дә, исән-сау­лар икән, дигән җылы кереп китә. Әмма Замир  абый әйт­мешли, барыбер кайтып хәл белешүгә җитми инде. Җи­һаз кул җы­лы­сын алыштыра алмый. Әти-әни­ләр исән-сау булганда, ешрак кайтыйк, авыл­га сукмакларны суытмыйк.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.02.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»