|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2019 Сәясәт
Путин Кунаклар сараенда юллама белән чыгыш ясый (ВИДЕО)Россия Президенты Владимир Путин 15нче тапкыр Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясый. Мөрәҗәгать хәзерге Президент өчен генә түгел, гомумән, әлеге практика өчен дә юбилейлы —дәүләт җитәкчеләре мөрәҗәгатьләрне 25 ел укый. Чыгыш ясау ае гадәттәгечә түгел, шулай ук урыны да. Беренче тапкыр Путин 2000 елда июнь аенда чыгыш ясады, аннары 2001 елдан 2007 елга кадәр ул апрель яки май айларында юллама белән мөрәҗәгать итте. 2012 елда сайланганнан соң, чыгыш декабрь аенда ясалды. Узган ел Федераль Җыенга юллама мартта узган иде, дип яза Татар-информ.
2012 елга кадәр Владимир Путин Кремльнең Мәрмәр залында чыгыш ясады, аннары урынны Георгий залына алыштырдылар. 2018 елда Президент «Манеж» күргәзмәләр үзәге залында мөрәҗәгать укыды, мондый карарны чыгышның мультимедияле булуы аркасында кабул иттеләр. Ул вакытта Путин чыгышы кораллану өлкәсендәге эшләнмәләр, атом-төш энергоҗайланмалы белән канатлы ракеталар турында видеосюжетлар һәм слайдлар белән барды.
Шулай ук чыгышның күпме дәвам итәчәген дә беркем дә белми. 2004 һәм 2005 еллардагы мөрәҗәгатьләр иң кыскалары булды. Ул вакытта алар якынча 48 минут дәвам итте. Ә узган ел президентның иң озак юлламасы булды, ул 2 сәгать чамасы чыгыш ясады.
Традицион рәвештә чыгыш вакытында меңләп кеше була. Алар арасында хөкүмәт һәм Дәүләт Советы әгъзалары, төбәк җитәкчеләре, конфессияләр башлыклары һәм башкалар бар.
--- |
Иң күп укылган
|