поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
21.04.2010 Шоу-бизнес

ТАТАР МУЛЬТФИЛЬМЫНА ЕРАК КАЛМАДЫ

Мультфильмнар турында сөйли башласак – балачак, ә балачак турында сөйли башласак, мультфильмнарны телгә алмый мөмкин түгел. Без рус телендәге мультикларны һәм атнага бер тапкыр гына якшәмбе көн күрсәтелә торган Уолт Диснейның классик мультфильмнарын карап үстек. Мультиклар да дефицит замандагы тәмле кәнфит кебек бик сирәк эләкте. Татар телендәге мультфильмнарны карау түгел, ул турыда хыяллана да алмадык.

Балачагында мультфильм карап туймаганнар хәзер, балалары, оныклары белән бергә утырып, бүгенге көндә чамасыз күп булган мультикларны карап рәхәтләнә. Теләсәң, телевизордан көннең-көн буе барганын кара, теләмәсәң, диск сатып ал да үзеңә охшаганын тамаша кыл. Бүгенге көн балалары татарчага тәрҗемә ителгән мультикларны гына түгел, беренче татар мультфильмнарын да карау, туган телендә сөйләшүче мультик геройлары тәэсирендә үсү бәхетенә ия. Татар кино сәнгате белән бергә татар мультфильм сәнгатенең дә акрынлап булса да үсүе сөендерә. Моннан бер ундүрт-унбиш ел элек татар телевидениесында күрсәтелә башлаган беренче татарчага тәрҗемәләрне ишетү бер яктан боз кузгалу булса да, икенче яктан ничектер без русча ишетергә күнеккән татарча сөйләм колакка ят кебек тоелды. Берничә мультфильмда һаман шул берүк өлкән кешеләрнең тавышларын ишетү, тавышларның мультфильм образларына туры килмәве әле дә истә калган. Бу өлкәдә эшлисе эшләр күп әле, шуңа да хәзерге вакытта татарчага тәрҗемә ителгән мультфильмнар арта тора. “Барс-медиа” компаниясендә мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшен тулы бер цех гамәлгә ашыра дисәң дә, ялгыш булмас. Әлеге эшнең башында торучы – проектның продюсеры Нияз Вәлиев. Бу эшне ул гаиләсе белән башкара, Ниязның хатыны Гөлзар Вәлиева “Питер Пэн”, “Пиноккио”, “Бэмби” мультфильмнарын татарчага тәрҗемә иткән. Рольләрдә исә яшь җырчылар. Безнең колаклар күнеккән Гүзәл Уразова, Альбина Әхмәтова, Айрат Илъясов, Раяз Фасыйхов, Булат Җиһаншин, Нияз Вәлиев, Салават Миңнеханов, Илшат Вәлиев һәм “Татар радиосы” ди-джейлары Булат Бәйрәмов, Әмир Исламов, Ризәлә Исмәгыйлева, Роберт Исламов, Гөлназ Сәфәроваларның тавышларын мультикларда танып та булмый. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева да, олы башын кече итеп, мультфильмнарда Патшабикә, Фея, Убырлы карчык булып сөйләшә. Артистларыбызда актерлык осталыгы шулкадәр көчле ки, мультфильм караганда тәрҗемә караган кебек утырмыйсың. Экрандагы куяннар, боланнар, пиратлар, малайлар һәм кызлар үзләре шулай сөйләшә диярсең. Дисней әсәрләренең матурлыгына сокланмаган, аларны карамаган бала юктыр. Ә туган телебездә караганда, тирәнрәк тәэсирләргә чумасың, чит ил җырлары урынына татар халык җырлары яңгыравы тагын да күңеллерәк итә.

 

Тамашачы ләззәтләнеп карасын өчен, тавыш яздыручылар кимендә дүрт ай буе баш күтәрми эшләргә тиеш. Проектның продюсеры Нияз Вәлиев әйтүенчә, эш процессы бик катлаулы. “Башта мультик сайларга кирәк. Теләсә ниндие бармый. Автор хокукларын бозмау нисбәтеннән, элек дөньяга чыкканына 50 ел үткән мультфильмнарны тәрҗемә итәргә рөхсәт иде. Хәзер закон үзгәргән, 70 ел узуы кирәк. Мультфильмдагы геройлар булып уйнарлык артистларны сайлыйсың, чакырасың, килә алмасалар, кабат ялынасың, тагын да килмәсәләр куркытып, ачуланып карыйсың. Һәр кешенең тавышы аерым языла. Тавыш яздырганда, мультикны тавыш белән видеога бүләм, һәр кирәкле авазны, тиешле урынына куеп, музыканы да кушып җыям. Тавышны мультфильмдагы җанварлар, кешеләр сөйләшкәнчә, авыз хәрәкәтенә туры китерү дә мәҗбүри. Элек чит телдәге җырларны шулай калдыра идек, хәзер җырларны да тәрҗемә итеп, артистлар тавышы белән яздырабыз. Тәрҗемә итү әллә нинди гениаль идея түгел, бөтен илдә дә ясыйлар аны, бездә генә әлегә бик киң таралмаган. Әлеге мультфильмнар дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә ителгән”, – диде Нияз. Сәйлән белән чиккән кебек һәр авазны тиешле урынына куеп, монтаж ясаучы Ниязга чираттагы соравымны бирәм:

 

– Үзебезнең татар мультфильмнарын ясау өчен, нәрсә кирәк? Бу бик кыен эшме?

 

– Иң беренче чиратта, акча кирәк. Акча булса, рәссамнар да, артистлар да табыла. Хәзерге вакытта заманча технологияләр ярдәмендә барысы да җиңелрәк башкарыла. Шул технологияләрне куллану өчен – белем, эшләү өчен финанслар гына кирәк. Элек мультфильмнарны рәссамнар кулдан ясаган булса, хәзер барысы да компьютерда башкарыла. Бәлки, якын киләчәктә мультикларны өйдәге компьютерда да ясарга мөмкин булыр әле.

 

Татар мультфильмнарын ясарга теләк тә, сәләтле артистлар да бар. Яшь татар җырчылары мультфильмнарда сәләтле актерлар буларак тагын бер ачылалар. Шуларның берсе – Альбина Әхмәтова турында аерым әйтәсе килә. Аның мультфильм геройларына ничек җан өрүе турында әйтеп кенә сурәтләп булмый, аны карарга, ишетергә кирәк. Ул Карсылу да, куян баласы да, Пиноккио да, тагын әллә кемнәр булып сөйләшә. “Күңелем белән мин һаман бала-чага әле. 23 яшь булуга карамастан, һаман йомшак уенчык аюымны кочаклап йоклыйм. Балалар белән уртак телне тиз табуым, төрлечә кыланырга оялмавым, үземне иркен тотуым да ярдәм итә бу эштә. Образга керү бик җиңел бирелә миңа, аннары бер-ике сәгать чыга алмый йөрим. Өйдә дә Пиноккио булып сөйләшеп йөргән чаклар була. Мультфильм тәэсир иткән кадәр кино да миңа шулкадәр нык тәэсир итми. Мультик караганда, андагы җәнлекләрне кызганып, күңелем тулып елап утырам”, – дип сөйләде Альбина.

 

Ә татар телендәге беренче чын мультфильм дип Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин төшергән “Шүрәле” мультфильмын әйтергә кирәк. Ул Тукайның “Шүрәле”сенә нигезләнеп эшләнгән. Сценарий авторы – Айсылу Хафизова. Тукайның китаптагы Шүрәлесе Рамил әфәнде күзаллаган Шүрәледән аерыла. Тукай бик килбәтсез, йонлы, кәкре озын борынлы дип тасвирлаган “урман сарыгы” – заманча мультфильмда яшел тәнле, сөйкемле күзле, почык борынлы зат. Тәне яшел һәм маңгаенда мөгезе булмаса, адәм дип атарга да була. Шулай да бу инде тәрҗемә генә түгел, ә чын татарча мультфильм. Биредә рольләрне Г. Камал исемендәге дәүләт академия театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Радик Бариев, Рамил Төхфәтулин, Искәндәр Хәйруллин башкара. Дәвамлылыгы 19 минут кына булган мультфильмның тәрбияви йогынтысы көчле. Мультфильмнарны туган телеңдә карау барыбер икенче икән шул. Осталык булганда, татар теле китап теле генә түгел, мультик теле дә була ала. Татар теленә камил тәрҗемә, образларның чын һәм кызыклы булуы мине катгый бер нәтиҗә ясарга мәҗбүр итте: әлеге мультикларның барысын да киләчәктә үз балаларым өчен алачакмын. Татарның үз мультфильмнары белән беррәттән дөнья классикасы булган Дисней мультикларын рус, инглиз һәм татар телендә карау мөмкинлеге булу бер дә начар түгел бит.


Салават КАМАЛОВ
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»