поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.02.2019 Милләт

Үкенечкә калмасын

Ана телебезне саклап калу - милләтебез алдында торган иң зур проблемаларның берсе. Кызганычка, бүген татар авылларында да кайбер әти-әниләр балалары белән рус телендә сөйләшәләр. Һәркем моны үзенчә аңлата. Берәүләр: “Без авылдан киткәндә русча белми идек, шәһәргә укырга баргач кыен булды. Балам да интекмәсен әле”, - диләр, икенчеләре: “Соңгы елларда авылыбызга читтән килеп төпләнүчеләр күп. Алар татарча белми, шуңа күрә барыбыз да рус телендә сөйләшәбез”, - дип акланалар.

Баланың теле ана телендә ачылмаса, үскәч өйрәтергә соң була икән шул. Хәер, балалыгы белән ул аның ни өчен кирәк икәнлеген дә аңлап бетерми әле. Димәк, өйрәнмәячәк тә. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып аңладым.

 
Шәһәрдә яшибез без. Кызыбыз, балалар бакчасына баргач, дуслары белән иркен аралашсын дип, гаиләдә русча гына сөйләштек. Хәзер аңа 16 яшь инде. Мәктәптә инглиз телен өйрәнә, уңышларын укытучысы мактап туя алмый. Ә менә татарчага өйрәтергә бик теләсәм дә, кызым аны кирәксенми.
 
Ә малаебызның теле 4 яшенә кадәр ачылмыйча торды. Шулай калыр инде, дип бик курыккан идек. Белгечләр: “Ике телдә сөйләшә күрмәгез, аңа болай да авыр”, - дигәч, аның белән дә рус телендә генә сөйләштек. Хәзер аңа җиде яшь һәм ул рус телендә бик оста сөйләшә. Ләкин мин бу юлы бирешмәскә булдым. Теле ачылуга акрынлап аның алдында татар сүзләре кыстырып сөйли башладык, үзара да татарча сөйләшәбез. Әбисе догалар укый, ә мин аны атнасына ике мәртәбә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте каршында эшләп килүче “Сабыйлар” түгәрәгенә йөртәм.
 
Үткән көздә ачылган бу түгәрәкнең максаты - балаларда туган телебездә сөйләшү теләге уяту. Анда 3 - 8 яшьтәге унлап бала шөгыльләнә. Арада ана телендә бик әйбәт сөйләшүчеләре дә бар, түгәрәккә сөйләм телен шомарту өчен генә йөриләр алар. Андыйларга сокланып карыйм, тәмле иттереп үз телебездә сөйләшүләрен ишетеп әллә нишләп китәм. Ник мин балаларым белән сабый чактан ана телендә сөйләшмәдем икән?! Хәзер бик нык үкенәм. Соң аңладым шул: баланың теле ана телендә ачылырга тиеш. Моны аңламаган яшь ата-аналарга шуны әйтәсем килә: минем ялгышларны кабатламагыз, сабыйларыгызга бишек җырларын татарча җырлап, халкыбызның әкиятләрен сөйләп үстерегез. Үкенечкә калмасын.
 
 

Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 17.02.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»