поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.02.2019 Мәдәният

Илһам Шакиров: “Минем җаным елады...”

Татарның ачы язмышын, күңел кичерешләрен тирән моңын йөрәкләргә үтәрлек итеп җиткергән Илһамыбыз мәңгелеккә китте. “Татар халкының дине һәм моңы булмаса, милләте дә булмас иде”, - дигән сүзләрне еш кына кабатлый иде ул.

Илһам Шакиров белән беренче тапкыр 1967 елның көзендә, Ленинград шәһәрендә очрашып танышырга насыйп булган иде. Ул вакытта мин хәрби академиядә укый идем әле. Герцен исемендәге педагогия, Крупская исемендәге мәдәният институтларында укучы татар студентлары белән бергәләшеп үзешчән җыр-бию төркеме оештырып, Ленинградтагы Лиговка урамында урнашкан Тимерюлчылар мәдәният йортында концертлар куеп йөргән чак. Шуңа күрә Казаннан, Уфадан, Оренбургтан килгән атаклы артистларыбызны көтеп ала, зурлап каршылый, концерттан соң очрашулар үткәрә идек.
 
Илһам абый һәм аның артист дуслары Зиннур Гыйбадуллин (баянчы), Венера Шәрипова (җырчы) килгәч тә шулай булган иде. Ленинград филармониясе бинасында гөрләп узган зур концерттан соң мин Илһам абый янына кереп, аны иптәшләре белән бергә кунакка чакырдым.
 
Кунакханә - ул минем хатынның апасы Садия яши торган элеккеге “Смольный институт благородных девиц” бинасы эчендә урнашкан торак йорт. Илһам абый ризалык биргәч, без бу тантаналы очрашуга әзерләнә башладык: зур өстәлләр кордык, табынга үзебезнең үзешчән артистларыбызны да чакырдык, күршеләр дә керде. Билгеләнгән вакытта мин кунакларыбызны алып килдем. Халык аларны бик җылы каршы алды.
 
Без инде кунакларны хөрмәт итү генә түгел, ә Илһам абыйның тавышын ишетергә, аны магнитофон тасмасына язып алырга дигән өмет белән дә җыелган идек.
 
Аш-сулар ашаганнан соң, без Илһам абыйдан җырлавын үтендек. Ә ул, ашыкмыйча гына, өстәл тирәсендә утырган кунаклар белән танышу теләген белдергәч, үзешчән артистларыбызның җырлауларын ишетәсе килде. Кызлар-егетләр бер-бер артлы җырлаганнан соң, чират миңа да җитте. Мин Салих Сәйдәшевның “Хуш, авылым” җырын җырлагач, Илһам абый болай диде: “Энем, безнең татар җырын гомумән сузык аваз белән җырларга кирәк. Ә син “Хушшш..., авылыммм...һ.б.” дип җырлыйсың”, - дип үзе дә җырлап күрсәтте.
 
Табында утыручы кодагый әбигә дә игътибар бирергә онытмады ул: “Әби, син безнең концертка бардыңмы соң?” Әби: “Юк шул, улым, баралмадым. Идеал сезне кунакка алып киләм дигәч, шатландым”, - дип җавап бирде.
 
Илһам абый баянчысы Зиннур Гыйбадуллин белән өстәл артыннан чыкты да әбине түшәкле-мөндәрле карават өстенә күтәреп утыртты һәм, әбигә багышлап, “Уел” җырын җырлап җибәрде. Аның моңлы тавышы бөтен Смольныйга яңгырагач (өстәве бинаның биек түшәме, акустикалы булып, авазын тагын да көчәйтте), коридор күршеләр белән тулды - урысы, чувашы, мордвасы, хәтта Ганадан килгән студент негрлар да (алар шунда фатирда торалар иде) Илһам абыйның тавышына хәйран калып тыңладылар.
 
 
Истәлекле бу очрашудан соң кунакларны Казанга озаттык.
 
Хәрби хезмәт мине 1984 елда Куйбышев (Самара) шәһәренә алып кайтты. Биредә дә мин “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең концертларында катнашып, гармунда уйнап, җырлап, чыгышлар ясый идем, бер үк вакытта Самарада, Тольяттида танылган артистлар-ның концертларын оештыру белән дә мәшгуль булдым.
 
Бервакыт, Илһам абыйның гомерлек баянчысы, якташыбыз Рөстәм Вәлиевның зур сәхнәгә чыгуына 25 ел тулу уңаеннан Самараның Литвинов исемендәге мәдәният сараенда зур тантана уздырдык. Анда, әлбәттә, Илһам абый да катнашты.
 
Тантананы да, ә соңыннан Хәбил Бикташевның матди ярдәме белән оештырылган кунак итү мәҗлесен алып бару вазифасы да миңа тапшырылды. Мин Илһам абыйга Ленинградта 1967 елгы мәҗлестә төшкән фотосурәтләребезне тапшырдым. Ул миңа озак кына карап торганнан соң: “Хәзер, энем, мин сине таныдым. Син ул чакта капитан гына идең әле, ә хәзер полковник булгансың, чәчләрең дә агара башлаган икән”, - дип мине җылы кочаклады. Бераз утыргач, мин Илһам абыйга: “Илһам абый, синең алдыңда җырларга бик зур кыюлык кирәген беләм дә”... - дип башлаган идем, ә ул: “Кыюлык түгел, наглость кирәк, - дип шаяртып куйды. - Алай булса да, сиңа гына рөхсәт бар”, - диде. Мин аның Ленинградта “җыр дәресе” биргәнен дә исенә төшердем һәм халкыбызның “Шәмшәриф” дигән җырын җырладым. Илһам абый игътибар белән тыңлап торганнан соң, Рөстәм Вәлиевка карап: “Бу җырны беренче ишетүем, нигә ул минем репертуарымда юк соң?” - дип сорады.
 
Соңрак, 2009 елның 23 маенда, Шамил Галимов Кызылсу авылында оештырган яңа мәчет ачылуының 20 еллыгына багышланган тантанага Илһам абый да килгән иде. Ул миңа: “Энем, теге, син Самарада җырлаган “Шәмшәриф” җырын җырла әле”, - дигәч, мин рәхәтләнеп авыл сәхнәсендә шул җырны башкарган идем...
 
Шулай итеп, үзебезнең якларга кайткач, Илһам абый белән ешрак очраша башладык.
 
1987 еллар иде бугай. Дустым Ганс Сәйфуллин, улы Альбертның туган көне уңаеннан, Казанга кунакка чакырды. Бер төркем кунаклар арасында Илһам абый да, Хәйдәр Бигичев та утыра. Илһам абый сүз башлады:
 
- Беләсезме, бу егетне (кулын Хәйдәр Бигичев җилкәсенә куеп) мин ничек таптым? Без Нижгар якларына концертлар белән барган идек. Авыл мәктәбенә чакырдылар. Колагыма ниндидер бер моңлы аваз ишетелде. Мин бу малай янына якынрак килдем дә: “Энем, үзең генә җырлап күрсәт әле”, - дидем. Ул җырлады, ә мин игътибар белән тыңладым. Соңыннан әти-әнисенә, укытучыларга әйттем: “Бу егетнең моңы бар, аны, һичшиксез, Казанга музыкага укырга җибәрегез. Киләчәге бар”, - дидем. Ул егет бүген безнең белән утыра, Татарстанның халык җырчысы Хәйдәр Бигичев”, - дип сөйләде.
 
Моңа охшаган күп истәлекле очрашуларны Ходай миңа насыйп иткән.
 
Илһам абыйның баянчысы Рөстәм Вәлиев аның турында болай сөйләгән иде:
 
- Бервакыт Илһам абый белән минем машинада Самарадан Казанга кайтабыз. Гадәттә сүзчән Илһам абый юл буе бер сүз дә дәшмәде. Ә Казанга кайтып җиткәч, мин аңардан: “Илһам абый, нигә син юл буе бер сүз дә дәшмәдең?” - дип сорадым. Ул миңа тыныч кына: “Минем җаным елады”, - дип җавап бирде...
 
Ә бүген бөек җырчыбыз Илһам абый Шакировның бакыйлыкка китүенә сыкранып, бөтен дөнья татарларының җаны елый...
 
Син - татар моңының таҗы,
 
Син - Моң дигән Ил ханы.
 
Син - татарның тыңлап
 
туймас
 
Мәңге тынмас Илһамы!
 
Ну, җырлыйсың... һәрбер
 
җырың
 
Бәгырьләргә үтәрлек!
 
Синдәге моң татарымның
 
Гомеренә җитәрлек!
 
Бу шигъри юллар татар халкының атаклы халык шагыйре Роберт Миңнуллин каләме астыннан чыкканнар. Илһам абый халык йөрәгендә, күңелендә мәңге яшәр, инша Аллаһ!
 
 
РӘСЕМДӘ: сулдан беренче - Илһам ШАКИРОВ, өченче - Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ, дүртенче - Зиннур ГЫЙБАДУЛ-ЛИН.
 
Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ.
 
Самара шәһәре.

---
Бердәмлек
№ --- | 16.02.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»