поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
21.04.2010 «65»

ЙОЛДЫЗЛЫ КАПКАЛАР

Телевизор карарга яратучылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан күрсәтелгән фильмнарны карап барадыр. Болай дип язам язуын, ләкин мин карамыйм. Мылтык тавышлары, танкларның йортларны җимерүе, кешеләрне таптауларын карый алмыйм. Телевизор каршысыннан үтеп киткәндә генә күз төшереп алган чакта күргәннәр генә бу. Әмма, шундый куркыныч булып китә: бабайлар үлем, ут эчендә йөргән бит. Минем бер бабаем – әбиемнең әтисе Солтан исемле булган. Сугыш башлануга алып киткәннәр аны. Гармунда уйнап җырлап китте дип сөйли иде әбием.

– Мин кечкенә идем әле. Кызым, әти бүләге дип карарсың, мә сиңа мәрҗәннәр, дип күзем төсле зәп-зәңгәр мәрҗәннәр салды да учыма, утын пүләне өстенә куйган тальянын алып җырлый-җырлый китеп барды, – дип сөйли иде әбием. Бабай сугышта күп тапкырлар яралана. Госпитальләрдә дә еш дәвалана. Пуля тигән уң як аягы төзәлә алмый, кисәләр. Бабай сугыш кырында бер аягын калдырып кайта. Агач аяклы булса да әбиемнең әбисе белән бергәләп җиде бала үстерә. Мин аны фотолардан гына күреп беләм. Шулай да бабаем белән горурланам.

 

Икенче бер бабаемның да балачагы сугыш чорына туры килгән. үзе катнашмаган. Әмма аның Габделбәр һәм Мөхәммәтхади исемле ике абыйсы сугышта хәбәрсез югалган. Фамилияләре Хәйретдинов. Алар истәлегенә авылдагы зур зәңгәр капкада ике йолдыз да куелды әле. Аларны әнием укыган Саба районы Түбән Шытсу урта мәктәбендә хезмәт укыткан Шәйхенур абый Әхмәдуллин укучылар белән бергә ясаган булган. Йолдызлы капкалар башка капкалардан аерылып торса да, яңа капкаларга андый йолдызлар кадакланмасын иде инде.

 

Сугышта егетләр, абыйлар гына түгел кызлар да катнашкан бит әле. Безнең Теләче районының Күкчә авылында да яши андый апа. Таисия Павловна хәтта башка санитар врач яки пешекче дә булмаган. Пулеметтан атарга туры килгән аңа. Зур шәһәрләр янында күперләр саклаган.

 

Миңа ул апа турында әнием сөйләде. Әтиләре сугышка киткәч ашарга юклыктан кычыткан, черек бәрәңге ашаган балалар турында ишеткәч, хикәяләр укыгач чипс, кириешкига караганда икмәк нең тагын да тәмлерәк, кадерлерәк булуын аңлыйбыз!

 

Рәсемдәге бабайлар арасыннан минем агач аяклы бабайны эзләп табу кыен түгел.

 

Сугыш кабатланмасын

 

Сугыш килеп алып китте

Кемдер исән, кемдер үлеп калды.

Исәннәрнең хәтерендә сугыш,

Үлгәннәрнең баш очында

Йолдыз булып янды.

 

Күпме балаларның яшен койган сугыш

Күпме аналарны ялгыз калдырган.

Хәтта җир үзе дә елагандыр

Илгә килгән олы кайгыдан.

 

Яшь кызлар да курыкмыйча

Яуга кергән мылтык асып.

Бик күпләре чит-ят җирдә

Иле өчен калган ятып.

 

Кайтканнары инде бүген әби-бабай,

Күзләреннән яшьләр тама.

Армиягә киткән оныгын

Сагынып көтеп ала.

 

Авыр еллар егетләрне

Сугышка алып китмәсен.

Мәрхәмәтле җаннарны да

Яманга ул илтмәсен.

 

Дөньялар тыныч торсын,

Сугыш кабатланмасын.

Безнең өчен әниләрнең

Күз яшьләре таммасын!

 

 

 

                                            Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.


Ләйсән МУСИНА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»